Ниңчә-Хуэй мөхтәри районы
Башкала | Иньчуань |
---|---|
Халык исәбе | 7 202 654 (2020, Җанисәп) ![]() |
Нигезләнгән | 25 октябрь 1958 |
Вакыт зонасы | UTC+08:00 |
Кардәш шәһәрләр | Симане (префектура) |
География | |
АТБ | Кытай |
Мәйдан | 52,188 км² |
Координатлар | 38.4665°N 106.2706°E ![]() |
CN-64 | |
Сәясәт | |
Хөкүмәт башлыгы | Сянь Хуэй, Чжан Юйпу |
![]() | |
Финанс | |
ТМП | 392 060 миллион юән ![]() |
Ниңчә-Хуэй мөхтәри районы (кыт. 宁夏回族自治区; пиньинь Níngxià Huízú Zìzhìqū) — Кытай Халык Җөмһүриятенең төньяк өлешендәге провинция.
Башкаласы — Инчүән шәһәре.
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Район Лөсслы платосында урнашкан, Ниңчә террииториясе аша Хуанхэ елгасы ага. Көнчыгышта Шенчи провинциясе белән, көньякта һәм көнбатышта Гәнсу провинциясе белән, төньякта Эчке Монголия мөхтәри районы белән чиктәш.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1982[2] | 1990[2] | 2000[2] | 2010[2] |
---|---|---|---|
3 895 578 | 4 655 451 | 5 486 393 | 6 301 350 |
Милли состав (2010): кытайлар — 4 086 367 кеше (64,85%), хуэй — 2 173 820 кеше (34,50%).
Шуның өстенә, җанисәп провинциядә 2 татарны теркәлгән.[3]
Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Харита | # | Исем | Кытайча Пиньинь |
Халык саны (2010) | ||
---|---|---|---|---|---|---|
![]() | ||||||
Шәһәр бүлгеләре | ||||||
1 | Инчүән | 银川市 Yínchuān Shì |
1,993,088 | |||
2 | Шизуйшән | 石嘴山市 Shízuǐshān Shì |
725,482 | |||
3 | Вуҗуң | 吴忠市 Wúzhōng Shì |
1,273,792 | |||
4 | Җуңвей | 中卫市 Zhōngwèi Shì |
1,080,832 | |||
5 | Гуюән | 固原市 Gùyuán Shì |
1,228,156 |
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хуҗалыкның төп тармагы — игенчелек. Дөге, бодай, тары, гаолян, мамык, майлы үсемлекләр үстерелә. Терлекчелектә нигездә сарык һәм МЭТ асрала. Радиотехника, электроника, металлургия, тукымачылык һәм азык-төлек сәнәгате эшханәләре бар. Инчүән шәһәре янында ташкүмер һәм аш тозы казып алына. Хуанхэ елгасы — көймәләр йөрешле.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-07-27, retrieved 2015-02-15
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 архив күчермәсе, archived from the original on 2016-07-01, retrieved 2015-02-15
- ↑ 中华人民共和国国家统计局: 1-6 各地区分性别、民族的人口