Көнбагыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Көнбагыш
Helianthus annuus
Helianthus annuus
Фәнни классификация
Халыкара фәнни атамасы

Helianthus L., 1753

Тип төре
Төрләре
Wikispecies-logo.svg
Викитөрләрдәге
систематика
Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта
Сурәт
ITIS   36611
NCBI   4231
EOL   44915
GRIN   g:5474
IPNI   9250
Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Көнбагыш, айбагар, көнбакты (лат. Helianthusкояшлы чәчәк) — Астралар гаиләлегеннән үсемлек ыругы. 108 төре бар дип исәпләнә.

Кояш чәчәгенең иң беренче күзгә ташлана торган өлеше бик зур алтын «ромашкасы». «Ромашка» – чәчәкләрдән торган тулы бер колония. Һәрбер көнбагыш башында якынча 1500ләп аерым чәчәк бар. Алар «кәрзиннең» иң кырыенда урнаша һәм үзенә күрә бер такыя сыман булып тора. Нектары юк. Аларның бурычы – җете төсләре белән бөҗәкләрне алдап китерү. Мондый шудырма график серкәләнү өчен бөҗәкләргә генә ышанып ятмаска, ә бәлки чәчәкләргә бер-берсен серкәләндерергә дә мөмкинлек бирә.

Чәчәк кәрзинен тыгыз боҗра итеп яшел яфраклар колачлап алган. Алар алтын чәчәкне салкыннардан да, кирәкмәгән артык дымнан да, корткычлардан да саклыйлар. «Кәрзин» эчен тутыручы чәчәкләр төрлесе төрле «яшьтә». Иң яшьләре – нәкъ уртада, ә кырыйларда картраклары – боларының инде орлыклары өлгереп маташа.

Европага көнбагыш 1510 елда килеп эләгә. Аны Испаниягә Мексикадан алып кайталар һәм башта ул бары тик Мадридның ботаника бакчасында гына үстереләр. Ләкин озак та үтми, «кояш чәчәге»н Европаның башка илләрендә дә үстерә башлыйлар. XVI гасыр азагында ботаник Лобелиус беренче булып көнбагышның тасвирламасын эшли һәм исемен законлаштыра. Шул гомердән бирле Америка «кунагы» хелиантус (грек теленнән гели – кояш, анто – чәчәк) дип атала башлый. Көнбагышның исеме үзен аклый. Чөнки ул иртәдән кичкә кадәр күктәге кояшка йөзе белән борылып, аны озата «йөри».

Русия территориясенә көнбагышның үтеп керүе Петр I исеме белән бәйле, диләр тарихчылар. Өч йөз ел элек ул көнбагышны Русиягә алып кайта һәм кояш чәчәге, бәрәңгедән аермалы буларак, халык арасында бик киң таралыш ала, аны үз итәләр. XVIII гасыр азагына көн-багыш һәр крестьянның бакчасында урын ала, ә орлыгы халык бәйрәмнәрендә, ярминкәләрдә чикләвекләрне дә кысрыклап, иң шәп сатыла һәм сатып алына торган ризыкка әйләнә.

Әле шул елларда ук орлыкларының бик майлы булуына игътибар итә кайбер галимнәр. 1773 елда «Известия» газетасында (аны Русия Фәннәр Академиясе чыгара) «О приготовлении масла из семян подсолнечника» дигән мәкалә басыла. Мәкалә уңаеннан кузгалып киткән бәхәсләрдә шул вакытның абруйлы кешеләре – академик Северин белән агроном Болотов катнашуга карамастан, көнбагыштан май сыгу эше теория булып кына кала. Бары тик 70 елдан соң гына дөньяга көнбагыш мае туа.

1841 елның язында крепостной крестьян Данила Бокарев (граф Шереметевның крепостное) бакчасына көнбагыш утырта һәм җәй азагында аның орлыкларын май сыккычтан чыгарып карыйсы итә. Һәм, гаҗәпләнүенә каршы, искиткеч хуш исле, тәмле май сыгылып чыга: «...какого он никогда не видывал и какого здесь не было в продаже...» дип язып чыга бу искитмәле вакыйга турында «Экономические записки» газетасы.

Шунысы кызык, көнбагыш Русиядән яңадан тарихи ватаны Америкага әйләнеп кайта – бу юлы чәчәк булып түгел, ә бәлки хуш исле шәп май чыганагы булып.

1860 елдан башлап, селекционерлар ХХ гасыр башына көнбагышның инде 30лап бик майлы сортын китереп чыгаруга ирешәләр. Хәзер көнбагыштан 49,3 процент май сыгып алырга мөмкин булган сортлар бар.

Галимнәр көнбагышның тамыры белән дә кызыксына. Селекционерлар бу эштә аның якын туганы булган топинамбурны ярдәмгә «чакырганнар». Күп тәҗрибәләрдән соң, топинамбур бәрәңгеле һәм көнбагыш башлы яңа үсемлек китереп чыгарылган. Исеме – «топинсолнечник». Гибрид, шәп азык культурасы буларак, терлекчеләргә бик ошаган, чөнки ул гектардан 80 тонналап яшел масса һәм 35-40 тонна туклыклы «бәрәңге» дә бирә икән.

Көнбагыш мае[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнбагыш мае — үсемлек маеның төре. Чистартылмаганы — карачкыл төстә, көнбагыш тәме килә, озак сакланса, төбенә юшкын утыра. Чистартылганы ачык төстә, иссез. Аңарда 65 процент липоевая кислота бар, ул тән күзәнәкләрен яңартуда зур роль уйный. Бу майны салатка, винегретка кушалар, аңарда ит, балык һ.б. кыздыралар. Шулай ук ул маргарин, майонез, консервалар җитештергәндә кулланыла. Башланган шешәдәге майны озак сакларга ярамый. Тәмен кайтарам дип кайната күрмәгез, маегыз әлифкә әйләнәчәк. Көнбагыш маен берничә кат куллану (кыздырганда, мәсәлән) сәламәтлек өчен зыянлы.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]