Дөя
Дөя | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Camelus L., 1758[1][2][3][…] |
Әйтелеш | |
Таксономик ранг | ыру[1][2][3] |
Югарырак таксон | Верблюдовые[d][1][2] |
Таксономик төр | C. bactrianus[d][4] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Сытин хәрби энциклопедиясе (1911-1915)[d], В. Дальнең аңлатмалы сүзлеге[d], Библейская энциклопедия архимандрита Никифора[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Еврейская энциклопедия Брокгауза и Ефрона, 1906—1913[d], Гуцзинь тушу цзичэн[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] |
Башлану вакыты | 3600 тысячелетие до н. э. |
Дөя (лат. Camelidae) — бер яки ике өркәчле эре гәүдәле күшәүче хайван. Кешеләр аны йөртү һәм йөк ташу өчен файдаланалар. Чүлдә яки ярым чүлдә яши.
Урта Азияда ике өркәчле — бактриан (C. bactrianus) дөяләре һәм Гарәбстанда, Африкада бер өркәчле — дромедар (C. dromedarius) дөяләре очрый.
Дөянең авырлыгы 500–800 килограммга кадәр җитәргә мөмкин. Ә үзе ул 40–60 яшькә кадәр яши. Әлеге имезүчеләр табигатьнең кырыс һәм сусыз шартларында да яшәргә җайлашкан. Калын мех кояш кызуыннан да, төнге салкыннан да саклый. Ә ике кат булып урнашкан керфекләр күзгә ком кермәсен өчен уңайлы. Әгәр анда ком барыбер үтеп керә икән, күзләре яшьләнә һәм ул ком яшь белән юылып чыга. Дөяләр тирләми һәм шуның аркасында парга әйләнә торган сыеклык бермә-бер кими. Хәтта сулаганда бүленеп чыккан дым да борынның аерым катламнарына җыелып, организмга кире кайта.
Бик озак сусыз торган дөя 20 мин эчендә бертуктаусыз 57 л су эчеп бетерергә сәләтле икән. Аның организмы да суны үзендә саклау өчен җайлашкан. Ашказанында су өчен булган 800 дән артык кечкенә «кесәләр» бар. Шуларга тупланган су һәм өркәчләрдәге май хисабына дөя ике атна сусыз һәм бер ай чамасы ризыксыз яшәргә мөмкин. Дөяләрнең өркәчләрендә су түгел, ә май туплана. Ләкин өркәчнең табигать билгеләгән вазифасы башка: алар аркасын кояш кызуыннан саклый һәм күләгә төшерү өчен хезмәт итә.
Чүлләрдә дөяне хуҗалык шартларында авыр йөк ташу өчен файдаланалар. Алар 400 килограммга кадәр авырлыктагы йөк күтәреп, әллә ничә дистә чакрым үтәргә сәләтле. Машиналар комда батып калса, дөя аяклары нәкъ менә комнан һәм ташлардан йөрү өчен җайлашкан. Чөнки аларда тояк урынына ике сөял генә. Шул сөял очлы, үткен ташларга да, эссе комга да бик чыдам. Шундый ук сөялләр аның тезендә, күкрәк өлешендә дә бар. Алар турында бик күп язарга булыр иде.
Атамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яшь һәм җенескә карап дөя атамалары:
- Бура — үсеп җиткән печтерелмәгән иркәк дөя.
- Атан — печтерелгән иркәк дөя.
- Иңән — үсеп җиткән теше дөя.
- Тайлак — 2 нче яшьтәге дөя.
- Бута — 1 яшькә кадәр дөя.
-
Исәт провинциясе гербы нигезендә төзелгән Чиләбе гербы. Дөя сәүдә статусын күрсәтә[5]. Чиләбенең сәүдә тарихы Кәнифә юлында.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өч томда). — Казан, 1977.
- Безнең гәҗит. № 2 | 20.01.2010 Э. Фатыйхова. Мескен дөяләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 2012.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. Xie — Princeton: Princeton University Press, 2008.
- ↑ 4,0 4,1 International Commission On Zoological Nomenclature Opinion 2059 (Case 275) Camelus Linnaeus, 1758 (Mammalia, Artiodactyla): Camelus bactrianus Linnaeus, 1758 designated as the type species // The Bulletin of Zoological Nomenclature: The Official Periodical of the International Commission on Zoological Nomenclature — London: International Trust for Zoological Nomenclature, 2003. — ISSN 0007-5167; 2057-0570
- ↑ Городская символика | Администрация г. Челябинска. cheladmin.ru. әлеге чыганактан 2016-11-30 архивланды. 2017-01-10 тикшерелгән.