Чиләбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чиләбе latin yazuında])
Чиләбе
Карта
Ил Россия
Өлкә Чиләбе өлкәсе
Шәһәр округы Чиләбе
Координатлар 55°9'тн, 61°24'кнч
Эчке бүленеш 7 район
Башлык Наталья Котова[1]
Нигезләнгән 1736
Мәйдан 530 км²
Халык саны 1 130 273 кеше
Сәгать кушагы UTC+6
Телефон коды +7 351
почта индекслары 454000—454999
Рәсми сайт cheladmin.ru
Кардәш шәһәрләр Коламбия (Көньяк Каролина)[2], Омск[3][4], Ноттингемшир[d][5], Казан[6], Рамла[d][7], Уфа[8], Өремче[9] һәм Чанчунь[d]
Кардәш шәһәрләр Коламбия (Көньяк Каролина)[2], Омск[3][4], Ноттингемшир[d][5], Казан[6], Рамла[d][7], Уфа[8], Өремче[9] һәм Чанчунь[d]
Бүләкләр Ленин ордены

Чиләбе (баш. Силәбе, рус. Челябинск, каз. Челябі) — Россиядә эре шәһәр, Чиләбе өлкәсенең үзәге. Мияс елгасы буена урнашкан. Шәһәргә 1736 елда татар морзасы Котлымөхәммәт Тәфкилев нигез сала.

Халык исәбе 1 130 273 меӊ кеше (2010).[10]

2020 елның 2 июленнән«Хезмәт даны шәһәре»[11].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Көньяк Уралның көнбатыш битләвендә, Мияс елгасы өстендә, Мәскүдән 1919 километр көнбатыштарак урнаша.

Чиләбедән эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)
Ижау ~ 852 км
Пермь ~ 581 км
Түбән Тагил ~ 365 км
Екатеринбург ~ 225 км
Тубыл ~ 637 км
Төмән ~ 391 км
Уфа ~ 417 км
Самар ~ 880 км
Җилләр розасы
Җилләр розасы
Курган ~ 269 км
Омск ~ 812 км
Эстәрлетамак ~ 542 км
Ырынбур ~ 753 км
Магнитогорски ~301 км
Орски ~ 598 км
Казакъстан Казакъстан Костанай ~ 315 км
Казакъстан Казакъстан Көкшетау ~ 709 км

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиләбе халыкара стандарт буенча Yekaterinburg Time Zone (YEKT) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +6:00 гә тигез.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиләбе климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 4,1 8,0 15,3 30,5 35,7 37,3 41,0 36,0 32,5 25,5 16,1 6,5 41,0
Уртача максимум, °C −10,8 −8,1 −0,6 10,2 18,4 22,8 24,5 21,5 17,5 8,5 −1,9 −8,2 7,5
Уртача температура, °C −14,1 −12,5 −4,8 4,7 12,1 18,3 19,3 17,1 10,9 4,1 −5,2 −11,1 3,2
Уртача минимум, °C −20,5 −19,3 −12,2 −0,8 6,2 11,5 14,2 11,4 6,4 −1 −9,3 −16,9 −2,5
Абсолют минимум, °C −48,1 −45 −36 −26,3 −11,1 −2,9 3,3 0,2 −10,1 −24 −36,4 −42,6 −48,1
Явым-төшем нормасы, мм 19 16 18 27 47 58 87 43 41 30 26 21 429

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1811[12] 1840[13] 1856[12] 1897[14] 1913[12] 1926[12] 1931[12] 1939[12] 1959[15] 1970[16] 1979[17] 1989[18] 2002[19] 2010[10]
~2 700 3 568 ~7 700 19 998 ~65 100 ~57 700 ~116 900 ~273 100 689 049 875 210 1 029 522 1 141 777 1 077 174 1 130 273

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 2002[20] 2010[21]
руслар 85,1% 86,6%
татарлар 5,2% 5,0%
башкортлар 2,8% 3,1%
украиннар 2,1% 1,4%

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исәт провинциясе гербы нигезендә төзелгән Чиләбе гербы. Дөя сәүдә статусын күрсәтә[22]. Чиләбенең сәүдә тарихы Кәнифә юлында.
Чиләбе гербы (1782)

Чиләбе крепосте 1736 елда татар морзасы Котлымөхәммәт Тәфкилев тарафыннан башкорт тарханы Таймас Шәһимов җирләрендә нигезләнә.

1744 елданЫрынбур губернасы Исәт провинциясе үзәге. 1775 елда Чиләбене Емельян Пугачёв гаскәрләре тарафыннан яулап алына; алар крепостьтә 2 ай эчендә торып калганнар.

1781 елданПермь калгайлыгы Чиләбе өязе үзәге; шул ук елда Уфа калгайлыгы составына күчерелә. 1787 елда шәһәр статусын ала. 1796 елданЫрынбур губернасы составында.

1856 елда Чиләбедә 3 чиркәү, 629 йорт һәм 229 лавка (кибет) булган

1892 елда шәһәрне Мәскәү белән тоташтыручы Ызлатавыс—Чиләбе тимер юлы төзелә; шул ук елда шәһәр аша Транссебер магистрале төзелә.

1917 елның ноябрьдә шәһәрдә совет хакимияте игълан ителә. 1918 елның 25 маенда шәһәр чехословак корпусы тарафыннан алына. 1919 елның июльавгусттагы Чиләбе операциясе нәтиҗәсендә шәһәр кызылларга кире кайтарыла.

19191924 елларда Чиләбе губернасы үзәге, 19241934 елларда Урал өлкәсенең Чиләбе округы үзәге булып торган. 1934 елданЧиләбе өлкәсе үзәге.

1927 елда Россияне электрлаштыру турындагы (ГОЭЛРО) дәүләт планы буенча Чиләбе ГРЭСы төзелә башлый (1930 елда беренче токны бирә). 1930-елларда Чиләбе эре төзелешләр үзәге була: ферросплавлар, трактор, цинк, абразив, электрод заводлары, һ. б. Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәргә якынча 60 сәнәгый предприятие эвакуациләнә.

1976 елда Чиләбе дәүләт университеты ачыла. 1980 елда Чиләбе Константин Черненко тарафыннан Ленин ордены белән бүләкләнә.

2013 елның 15 февралендә шәһәр өстеннән 270 километр югарылыкта метеорит очып узды.[23][24][25][26] Метеорит Чибәркүл шәһәре тирәсендә төшкән.[27]

Эчке бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Калинин районы
  2. Курчатов районы
  3. Ленин районы
  4. Металлургия районы
  5. Трактор заводы районы
  6. Үзәк районы
  7. Совет районы

Символика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиләбе гербы (1782) Чиләбе гербы (совет пеироды) Чиләбе гербы (1994). Хәзерге герб

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эре транспорт төене (тимер һәм автомобиль юллары, аэропорт). Эре сәнәгатле үзәк (металлургия, машина төзү, металл эшкәртү, прибор ясау, җиӊел һәм азык-төлек сәнәгате).

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Автомобиль транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Автомобиль юлларының гомум озынлыгы — 1055 километр.[28] Шәһәр урамнардагы хәрәкәтен 305 светофор тәртипкә сала.[29] 2008 елда шәһәрне транзит йөк транспортыннан саклап калучы Чиләбе боҗра автомобиль юлы ачылган.

Шәһәр аша М5 «Урал» (МәскәүРязаньПензаСамарУфа — Чиләбе), М51 (Чиләбе — КурганПетропавел (Казакъстан) — ОмскНовосибирск), А310 (Чиләбе — Казакъстан белән чиге) автоюллар баралар.

Тимер юл транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиләбе — Транссебер магистралендә төен станциясе. Чиләбе аша 4 юнәлешләр буенча баручы пуезлар үтәләр: төньяк һәм төньяк-көнбатышка (Екатеринбург, Түбән Тагил, Түбән Варта, Төмән, Яңа Уренгой, Киров, Петербург калаларга), көнчыгышка (Новосибирск, Новокузнецк, Красноярск, Иркутск, Тында, Чита, Тум, Владивосток калаларга), көньякка (Нурсолтан, Караганда, Ташкәнт, Ырынбур калаларына) һәм көнбатышка (Уфа, Ижау, Мәскәү, Самар, Пенза, Сембер, Брест, Симферополь, Адлер, Кисловодск, Анапа, Әстерхан, Бакы, Воронеж калаларына).

Шәһәртирә элемтәсе 5 юнәлештә хезмәт күрсәтә: төньяк-көнбатыш (Аргаяш, Югары Уфалей), төньяк (Каменск-Уральский), көнчыгыш (Каясан, Щучье, Шумиха, Курган), көньяк (Яманъелга, Южноуральск, Троицк, Карталы), западное (Кисегач, Мияс, Ызлатавыс, Кропачёво).

Тимер юл буенча ташуның төп үзәге — Челябинск-Главный станциясе; шуның өстенә, шәһәрдә тагын якынча 20 станциясе урнаша.

Чиләбе шәһәрендә Көньяк Урал тимер юлының идарәсе урнаша. Көньяк Урал тимер юлы Россиянең 8 субъекты һәм Казакъстан территориясе аша бара.

Һава транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каланың кырый төньяк-көнбатышында Чиләбе халыкара аэропорты (2008 елга кадәр «Баландино» исемен йөрткән) урнаша.

Вокзал Аэропорт Чиләбе боҗра автомобиль юлы

Иҗтмагый транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Автобус хәрәкәт Чиләбедә 1925 елда ачыла, хәзерге вакытта ул 55 маршрутыннан тора.[30]. 1932 елда трамвай хәрәкәте ачыла, хәзерге вакытта ул 15 маршрутыннан тора.[31] 1932 елда троллейбус хәрәкәте ачыла, хәзерге вакытта ул 16 маршрутыннан тора.[32]

1992 елдан метрополитен төзелеше башланган.[33] Метро якынча 2016—2017 елда ачылачак.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ак мәчет

Мәчетләр:

  • 129 № Ак җамигъ мәчете (Елькин ур., 16)
  • 90 № җамигъ мәчете (Брянск ур., 17)
  • 901 № Исмәгыйлә мәчете (Җиңү (Победа) пр., 398а)
  • 812 № Металлургия районы мәчете (Байкал ур., 29а)

Югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк Урал дәүләт университетының баш бинасы
  • Көньяк Урал дәүләт университеты
  • Чиләбе дәүләт университеты
  • Чиләбе дәүләт педагогика университеты
  • Урал дәүләт физик мәдәнияте университеты
  • Чиләбе дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе
  • Төньяк Урал дәүләт медицина университеты
  • Чиләбе дәүләт агроинженерик академиясе
  • Урал эшкуарлык институты
  • Рус-Британ идарә итү институты
  • Чиләбе икътисад һәм хокук институты
  • Россия ЭЭИ Чиләбе юридик институты
  • Петр Чайковски исемле Төньяк Урал сәнгать институты
  • Төньяк Урал икътисад һәм идарә итү институты
  • Төньяк Урал профессиональ институты
  • Кызыл Байраклы Чиләбе Югары хәрби авиация штурманнар училищесы
  • Урал икътисади-иҗтимагый институты филиалы
  • Хокук һәм идарә итү академиясе филиалы
  • Мәскәү дәүләт педагогика университеты филиалы
  • Мәскәү психолог-социаль институты филиалы, һ. б.

Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәлләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.rbc.ru/rbcfreenews/5dd3d55f9a7947f971a9a6a5
  2. 2,0 2,1 https://www.cheladmin.ru/ru/gorod-chelyabinsk/goroda-pobratimy/kolambiya-ssha-shtat-yuzhnaya-karolina
  3. 3,0 3,1 https://www.cheladmin.ru/ru/gorod-chelyabinsk/goroda-pobratimy/omsk-rossiya
  4. 4,0 4,1 http://admomsk.ru/web/en/city/international/russian#chelyabinsk
  5. 5,0 5,1 https://www.cheladmin.ru/ru/gorod-chelyabinsk/goroda-pobratimy/grafstvo-nottingemshir-angliya
  6. 6,0 6,1 https://www.cheladmin.ru/ru/gorod-chelyabinsk/goroda-pobratimy/kazan-respublika-tatarstan
  7. 7,0 7,1 https://www.cheladmin.ru/ru/gorod-chelyabinsk/goroda-pobratimy/ramla-izrail
  8. 8,0 8,1 https://www.cheladmin.ru/ru/gorod-chelyabinsk/goroda-pobratimy/ufa-bashkortostan
  9. 9,0 9,1 https://www.cheladmin.ru/ru/gorod-chelyabinsk/goroda-pobratimy/urumchi-kitay
  10. 10,0 10,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-01-23 
  11. Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
  12. 12,0 12,1 12,2 12,3 12,4 12,5 http://www.mojgorod.ru/cheljab_obl/cheljabinsk/index.html
  13. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  14. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=311
  15. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  16. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  17. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  18. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  19. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  20. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-01-23 
  21. 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-02-14 
  22. Городская символика | Администрация г. Челябинска. cheladmin.ru. әлеге чыганактан 2016-11-30 архивланды. 2017-01-10 тикшерелгән.
  23. http://news.vse42.ru/feed/show/id/743299
  24. http://chelyabinsk.ru/text/news/621775.html#comments/c621775/page/2
  25. Чибәркүлләр: "Метеорит калдыклары төшү бездә җир тетрәү кебек булды"
  26. Чиләбедә төшкән метеоритның ВИДЕОлары
  27. http://maps.yandex.ru/?um=XQvrYjTxm28ZxvbLSMYkAwZcy18rFVTt&l=map%2Cmap
  28. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-05-21, retrieved 2013-02-20 
  29. http://chelyabinsk.ru/text/news/501152.html
  30. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-05-21, retrieved 2013-02-20 
  31. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-05-21, retrieved 2013-02-20 
  32. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-04-25, retrieved 2013-02-20 
  33. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-05-24, retrieved 2013-02-20