Магнитогорск

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Магнитогорск latin yazuında])
(Магнитогорски битеннән юнәлтелде)
Магнитогорск
рус. Магнитогорск
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1929
Сурәт
Рәсми исем Магнитный
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Магнитогорский городской округ[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Чиләбе өлкәсе һәм Урал өлкәсе
Сәгать поясы UTC+05:00
Хөкүмәт башлыгы Сергей Николаевич Бердников[d][2][3]
Халык саны 418 241 (2017)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 370 метр
Кардәш шәһәр Бранденбург-ам-ден-Һафел, Гомель, Хуайань[d] һәм Даугавпилс[4]
Бүләкләр
Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены
Мәйдан 392,35 км²
Почта индексы 455000–455999
Феноменның икътисады экономика Магнитогорска[d]
Беренче язма телгә алу 1743
Рәсми веб-сайт magnitogorsk.ru(рус.)(ингл.)
Шәрәфле ватандашлар төркеме [d]
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Җирле телефон коды 3519
Карта
 Магнитогорск Викиҗыентыкта

МагнитогорскЧиләбе өлкәсенең зурлыгы буенча икенче шәһәре. Кара металлургия үзәге, биредә Россиядәге иң зур металлургия заводы урнашкан.

2020 елның 2 июленнән«Хезмәт даны шәһәре»[5].

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Магнитогорск бүген – кара һәм төсле металл җитештерүче, дөньякүләм металлургия предприятиеләре белән дан тотучы, үз продукциясен чит илләргә дә чыгаручы заманча шәһәр. Аның металлургия комбинаты иң мөһим стратегик объект та булып тора. Бөек Ватан сугышы елларында биредә һәр өченче снәрәт һәм һәр дүртенче танк җитештерелгән. Металлургия промышленностеннан тыш, монда азык-төлек, химик, аграр тармаклар да актив рәвештә үсә.[6]

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1745 елда Җаек елгасы ярында Әтәчтау янында Магнит ныгытмасы корыла. Ырынбур казак гаскәренең казаклары чик саклау хезмәтен үти. Якындагы Магнит тавыннан тимер рудасы чыгарыла һәм Белорет заводына олаулар белән озатыла. 1920 елдан Белореттан Магнит тавына тимер юл сузу башлана. 1929 елны СССР Совнархозы урындагы металлургия заводын төзергә карар чыгара.

Төзелеш меңәрләгән брезент палаткалардан, дистәләгән такта бараклардан, җир асты куышларыннан, тирән котлованнардан, булачак домна мичләренең һәм завод корпусларының төзелеп яткан биналарыннан тора. Боларны «спецпереселенец» дип атап йөртелгән тоткыннар, коллар төзи, соңыннан шәһәрне исә әсир алманнар да төзеячәк.[7] Яңа төзелүче комбинатны эшче көч белән тәэмин итү максатыннан 1930 елның 30 гыйнварында ЦК ВКП(б) «О мероприятиях по ликвидации кулацких хозяйств в районах сплошной коллективизации» дип аталган карар кабул итә, соңыннан ул закон буларак рәсмиләштерелә. Татарстандагы татар авылларында “сыйнфый дошман” дип аталган катлам барлыкка килә, аңа элеккеге байлар, берничә ат-сыер тоткан хәлле кешеләр, укымышлы муллалар, җирле зыялылар керә, алар совет власты тарафыннан “ышанычсызлар” дип игълан ителә һәм эзәрлекләнә башлый.

1931-1932 елларда Магнит төзелешенә Татарстаннан поезд белән һәр айны 10-12 мең тоткынны китереп торалар, әйткәнебезчә, аларның абсолют күпчелеге татарлар була һәм күпчелеге шул елларда ук үлеп бетә. Бер Татарстаннан гына да Магнитогорскга 60 меңнән артык татар сөрелә, башка төбәкләрдән сөрелгән татарларны да исәпкә алсаң, әлеге сан йөз меңгә якынлаша.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931[8] 1939[8] 1959[9] 1970[10] 1979[11] 1989[12] 2002[13] 2010[14]
~64 100 ~145 900 311 101 364 209 440 321 440 321 418 545 408 401

Милли состав (2010): руслар — 84,75%, татарлар — 5,22%, башкортлар — 3,88%, украиннар — 2,6%.[15]

Магнитогорск татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге көндә биредә 400 меңнән артык кеше яши. Аларның 24,5 меңе – татарлар. Барысының диярлек ата-бабалары сөргенгә куып китерелгән. Дин тыелган булса да, алар башта кача-поса, бераз ирек килгәч, сугыштан соң, аерым йортларны мәчет итеп, намаз укыганнар, дин тотканнар. Утызынчы елларда Магниткада җидееллык ике татар мәктәбе – 18нче һәм 35нче номерлы мәктәпләр эшләгән, сөргенгә сөрелгәннәрнең балалары саф татарча белем алганнар, әмма ул татар мәктәпләре сугыш вакытында ябыла һәм яңадан ачылмый.

Сугыштан соң 40 ел буе татар халык театры[16] эшләп килгән – 1993 елны аны шәһәр хакимияте карары белән ябалар. Узган гасырның туксанынчы еллар башында татарлар үз тырышлыклары белән милли һәм дини хәрәкәтне башлап җибәрәләр, “Төп Йорт”, “Татар Рухы” дип аталган оешмалар төзелә, шул исемдәге газеталар чыгарыла башлый, “Иман” фонды оештырыла, милли ансамбльләр эшләп китә, җирле радио-телевидениедән татарча тапшырулар яңгырый башлый, татар китапларыннан торган зур китапханә барлыкка килә. Әмма бүгенгесе көндә боларның күбесе юк инде, матбугатның бер өлеше ябылды, татарча телевидение бетте, милли хәрәкәтне озак еллар буе утырган подвалыннан да куып чыгардылар, ул хәзер бинасыз хәлдә урамда торып калды. Бүген биредә берничә милли ансамбль, татар теленә өйрәтү курслары эшләп килә, «Татар Рухы» дип аталган газета чыга, ике мәчет эшли.[17]

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарлар

Магнит шәһәренә гаиләләре белән булачак шагыйрьләр Гамил Афзал, Басыйр Рафиков, композитор Рафаил Бакировның, хор дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Лима Кустабаеваның ата-аналары сөрелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]