Рафаил Бакиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафаил Бакиров latin yazuında])
Рафаил Бакиров
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Рафаил Мулланур улы Бакиров

Туу көне

7 июль 1946(1946-07-07)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Магнитогорски

Үлү көне

30 апрель 2021(2021-04-30) (74 яшь)

Эшчәнлек еллары

1985―2021

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

композитор

Кораллар

баян

Жанрлар

җыр, сюита, баллада

Хезмәттәшлек

Магнитогорски консерваториясе

Бүләкләр

РФ атказанган сәнгать эшлеклесе

ТР атказанган сәнгать эшлеклесе
Милләт

татар

Рафаил Бакиров, Рафаил Мулланур улы Бакиров, рус. Бакиров Рафаил Мулланурович (1946 елның 7 июле, Магнитогорски2021 елның 30 апреле) — композитор, профессор (2003), РФ һәм Татарстан (2000) композиторлар берлекләре әгъзасы, РФ (2008) һәм Татарстанның (1997) атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1987).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елның 7 июлендә Магнитогорскида туган. Баян классы буенча Магнитогорски 1нче санлы балалар музыка мәктәбен, Фирганә музыка укуханәсен, читтән торып Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары бүлеген (1970, Ильяс Шәрипов классы) тәмамлаган. 1993-1995 елларда Казан консерваториясендә композиция буенча стажировка үткән.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Үзбәкстан ССРның Маргелан шәһәре балалар музыка мәктәбе педагогы.
  • 1966-1971 елларда Магнитогорски 65нче урта мәктәбе каршындагы кичке музыка мәктәбендә укыта.
  • 1971 елдан М.И. Глинка исемендәге Магнитогорски музыка укуханәсендә (хәзер Магнитогорски дәүләт консерваториясе, МДК) баян классы буенча укыта, 1998-2015 елларда МДК халык уен кораллары кафедрасы профессоры. 2015 елдан пенсиядә [1]
  • 1971-1996 елларда Магнитогорскида Д.Н. Мамин-Сибиряк исемендәге Төзүчеләр мәдәният йорты каршында «Яшьлек» татар-башкорт халык җыр һәм бию ансамблен оештыручы һәм алыштыргысыз җитәкчесе. 1981 елда ансамбльгә «халык коллективы» исеме бирелә [2].
  • 1989 елдан Магнитогорски дәүләт консерваториясе каршындагы «Айгөл» музыка ансамблен оештыручы һәм җитәкчесе.
  • 1994-1997 елларда Магнитогорски татар мәдәни үзәге җитәкчесе.

2021 елның 30 апрелендә 74 яшендә вафат [3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

100 дән артык татар һәм башкорт халык җырын баян, халык уен кораллары ансамбле, оркестр өчен эшкәртә. Магнитогорски, Чиләбе, Троицк шагыйрьләре һәм Резедә Вәлиева, Мәхмүт Хөсәен сүзләренә язган 120 җыр авторы.

Төп әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1985 Болгар турында симфония-легенда (симфоник оркестр өчен баллада, 4 өлештән).
  • 1985 Татар триптихы (балалайка һәм халык уен кораллары оркестры өчен).
  • Баян өчен баллада
  • Баян өчен 3 балалар сюитасы.
  • Баян һәм оркестр өчен концерт.
  • 1996 Халык уен кораллары ансамбле өчен 2 сюита.
  • 2001 Халык уен кораллары ансамбле өчен мөнәҗәт һ.б.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

20 авторлык җыентыгы,60 мәкалә,очерк авторы. Музыка әсәрләре Казан, Магнитогорски, Киев, Мәскәү, Уфа, Чиләбе нәшриятларында басылган.

  • Яшь баянчы. Ноталар җыентыгы. Казан: ТКН, 1985.
  • Уралда туган моңнар. Җырлар. Магнитогорски: «Магнит», 1992.
  • Яшь баянчы. Музыка мәктәбенең өлкән сыйныфларында укучы балалар өчен. Магнитогорски: «Магнит», 1992.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 1997 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 1987 Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Суфия (Мохитова), җырчы, Чүпрәле районыннан.

  • Кызы Дилә (Канбекова), җырчы; улы Ренат, музыкант һәм композитор; оныгы Илина (Канбекова), җырчы [4].

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. М. Бакиров — Магнитогорскида беренче Сабантуй (1974 ел), Нәүрүз (1991 ел) бәйрәмнәрен оештыручыларның берсе [5] .

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар баянчылары (төзүчеләре Нияз Акмал, Кирам Сатиев). Казан: «Мәгариф», 1996. ISBN 5-7761-0446-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]