Казан дәүләт консерваториясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан дәүләт консерваториясе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе (академия)
Здание консерватории.jpg
Халыкара исем
N.G. Zhiganov Kazan State Conservatory
Төр академия
Нигезләнгән 1945
Ректор Рубин Кәбир улы Абдуллин
Укытучылар
205
Студентлар 700
Адрес Зур Кызыл урам, 38
[1]
Сайт kazanconservatoire.ru һәм kazanconservatoire.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=21&Itemid=286[1]
Казан консерваториясе студентларының күмәк җырлавы

Нәҗип Гаяз улы Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе (академия) — Казанның югары музыкаль уку йорты. 1945 елда нигез салынган. 2001 елда уку йортына Нәҗип Җиһанов исеме бирелгән.

Казан дәүләт консерваториясе Идел буе һәм Урал республикалары халыклары арасыннан югары дәрәҗәле музыкантлар (педагоглар, башкаручылар, композиторлар, музыка белгечләре) әзерләр өчен барлыкка китерелә. Аның беренче ректоры татар мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклесе Нәҗип Җиһанов (1911 - 1988) була[2].

1990 елда консерватория нәшер итү хокукына ия була һәм фәнни, укыту һәм нота басмалары чыгара башлый. 1997 елда консерваториядә опера студиясе ачыла[2].

Югары уку йортында 8 факультет һәм егерме кафедра бар. Шулай ук өч еллык аспирантура да бар.

Танылган шәкертләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]