Аксубай универсаль технологияләр техникумы
Внешний вид
Аксубай универсаль технологияләр техникумы | |
Нигезләнү датасы | 1973 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Аксубай районы һәм Аксубай |
Идарә итүче орган | Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгы |
Ана ширкәт | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы |
Адрес | 423060, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Аксубай районы, Аксубай штб, Филипп Мазилин урамы, 2 йорт |
Рәсми веб-сайт | edu.tatar.ru/aksubaevo/ATUT |
Аксубай универсаль технологияләр техникумы, «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» дәүләт бюджет һөнәри белем учреждениесе [1] (рус. Аксубаевский техникум универсальных технологий) — Татарстанның Аксубай районы үзәге (1930-1963 елларда һәм 1965 елдан башлап) Аксубай эшчеләр бистәсендә (1973 елдан эшчеләр бистәсе)[2] урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Гамәлгә куючысы — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[3].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1973 елда 22 нче санлы Аксубай урта һөнәри техник училищесы (СПТУ-22) буларак ачыла[4].
- Дәресләр 1974 елның 25 гыйнварында бистәнең элекке сигезьеллык мәктәп бинасында башлана. «3нче класслы тракторчы-машинист» белгечлеге алу өчен (бер ел уку срогы белән) 25 укучылык төркем оеша.
- Уку йортының төп бинасын һәм 5 катлы тулай торакны төзү 1973 елда башлана, 1975 елда тәмамлана, ашханә һәм башка биналар 1979 елда сафка баса[5]
- 1975 елдан 22нче санлы Аксубай урта һөнәри техник училищесы Аксубай авыл урта һөнәри техник училищесы итеп үзгәртелә (ССПТУ-22).
- 1985 елның гыйнварыннан 88нче санлы Аксубай урта һөнәри техник училищесы (СПТУ-88).
- 1994 елда ТР мәгариф министрлыгы фәрманы белән 88нче санлы Аксубай урта һөнәри техник училищесы 88нче санлы һөнәри лицей итеп үзгәртелә (ПЛ-88).
- 2013 елдан Аксубай универсаль технологияләр техникумы (АУТТ)[6].
Белгечлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты (слесарь, машина йөртүче таныклыгы бирелә)
- Аш-су остасы, кондитер
- Эретеп ябыштыручы (техник)
- Авыл хуҗалыгын җитештерү остасы
- Ветеринария фельдшеры
- Кече ветеринария фельдшеры
- Коммерция (сату буенча менеджер)
- Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (техник-механик), 3 ел 10 ай укыйсы
- Автомобиль транспортын техник карау һәм ремонтлау (техник)
- Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше (техник)
- Җәмәгать туклануы азык-төлек технологиясе (техник-технолог)[7]
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Директорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1973 елдан ― Салихҗан Вәлиҗан улы Вәлиуллин
- ???? елдан ―
- ???? елдан ―
- 2008 елдан ― Фәргат Фоат улы Әюпов, «Татарстанның мәгарифе өлкәсендәге уңышлары өчен» күкрәк билгесе иясе[8]
Укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Аксубай универсаль технологияләр техникумы укытучылары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Аксубай универсаль технологияләр техникумын тәмамлаучылар.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Уку йортының Устав буенча атамасы(үле сылтама)
- ↑ Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-04-26
- ↑ ТАССР министрлар шурасы карары, 22.12.1973
- ↑ Аксубаевский техникум — кузница кадров для села. Kazan-news.net, 15.10.2015
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 373 01.06.2013
- ↑ Уку йортына 26.06.2015 бирелгән 6698нче санлы лицензия буенча(үле сылтама)
- ↑ Аксубай муниципаль районы порталында, archived from the original on 2018-07-02, retrieved 2017-04-26
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Техникумның рәсми сайты 2020 елның 8 август көнендә архивланган.
- Аксубай универсаль технологияләр техникумы турында (видеоролик, 4:50)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Роза Гомәр кызы Сәхабетдинова, татар теле укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы.