124нче санлы Ютазы һөнәри укуханәсе
124нче санлы Ютазы һөнәри училищесы | |
---|---|
Нигезләү елы | 1983 |
Ябылу елы | 2016 |
Урын | Ютазы |
Адрес | 423952 ТР Ютазы районы Ютазы, Ленин ур., 9нчы йорт. |
Сайт | https://edu.tatar.ru/yutaza/org6232/page976308.htm |
124нче санлы Ютазы һөнәри училищесы, 2012-2016 елларда Бөгелмә аграр көллиятенең 1нче санлы филиалы (рус. Профессиональное училище № 124, филиал № 1 Бугульминского аграрного колледжа) — Татарстанның Ютазы районы Ютазы авылында 1983-2016 елларда эшләгән махсус урта белем бирүче уку йорты.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1983 елның октябрендә Баулы районы (1991 елдан Ютазы районы) Ютазы авылында 82нче санлы Баулы урта һөнәри училищесынең филиалы ачыла. Киң юнәлештәге тракторчы-машинист һәм «В», «С» категорияле машина йөртүчеләр әзерләүче беренче төркемгә 16 кеше кабул ителә.
1992 елның декабрендә мөстәкыйль 124нче санлы һөнәри укуханә оештырыла. Киң профильле станокчылар, пешекче-кондитерлар, авыл хуҗалыгы оешмалары бухгалтерлары, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар әзерләнә башлый. Беренче директоры — Камил Гали улы Шаһалиев, 1995 елдан Павел Алексей улы Кулагин, 1999 елдан Ралит Мәрван улы Хәйдәров, 2013-2016 елларда Мансур Гайнулла улы Вәлиуллин.
2006 елдан Казан «Элекон» заводының бүлекчәсе булган «Электросоединитель» заводы өчен белгечләр (токарьлар) әзерләнә.
2012 елда 124нче санлы Ютазы һөнәри училищесы ТР министрлар кабинеты карары[1] белән Бөгелмә аграр көллиятенең 1нче санлы филиалы итеп үзгәртелә[2].
2016 елда ТР министрлар кабинет карары[3] белән филиал ябыла, укучылар уку елын Бөгелмә аграр көллиятендә укып бетерәләр[4].
Белгечлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2014-2015 уку елында Ютазы филиалына 105 укучы кабул ителгән[5]:
- Аш-су остасы, кондитер — 35
- Эретеп ябыштыручы( электр һәм газ белән) — 35
- Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты — 35
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе 2020 елның 12 август көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 869 17.10.2012
- ↑ Тр муниципаль районнары порталы. Бөгелмә(үле сылтама)
- ↑ ТР министрлар кабинет карары № 432 23.06.2016(үле сылтама)
- ↑ Кабмин Татарстана ликвидирует филиалы двух колледжей для повышения качества образования. realnoevremya.ru, 29.06.2016, archived from the original on 2016-07-02, retrieved 2017-05-30
- ↑ Приложение 7 к Порядку формирования объёмов и профилей подготовки квалифицированнных рабочих и специалистов в системе профобразования РТ(үле сылтама)