Буа ветеринария техникумы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Буа ветеринария техникумы latin yazuında])
Буа ветеринария техникумы
Нигезләү елы 1931
Урын Россия байрагы Татарстан байрагы Буа
Адрес 422430 ТР Буа, Төньяк Коммуна ур., 41нче йорт
Сайт https://edu.tatar.ru/buinsk/org6192
Техникум бинасы

Буа ветеринария техникумы, «Буа ветеринария техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе[1] (рус. Буинский ветеринарный техникум) — Татарстанның Буа шәһәрендә (1780 елдан өяз шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[2].

Техникум директорлары [3]: 2015 елдан — Илдар Мәҗит улы Гыйниятуллин. 1998-2015 елларда — Вәгыйзь Сәгыйть улы Сөнгатов (1949), педагогия фәннәре кандидаты[4]. 1990 елданИлгизәр Гафиятулла улы Зәйнуллин.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елда, урта буын ветеринария белгечләре хәзерләү максаты белән, Татнаркомзем коллегиясе карары[5] буенча оештырылган.

РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы[6] белән статусы «Буа ветеринария институты» федераль урта һөнәри белем бирү дәүләт оешмасы итеп үгәртелә.

2005 елда РФ мәгариф һәм фән министрлыгы карамагына күчерелә.

Техникумны тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

85 ел эчендә 18 меңнән артык белгеч (шул исәптән, 12 000 ветеринария фельдшеры, 4 000 зоотехник, 150 фермер, 1 020 бухгалтер, 1 меңнән артык юрист, 500 газ буенча техник) әзерләнгән[7].

  • Газыйм Җиһанша улы Идрисов (1938), ТР ФА академигы, ТР дәүләт бүләге иясе, ветеринар-патологоанатом.
  • Галимҗан Фазылҗан улы Кәбиров
  • Азат Миргасыйм улы Алимов (1946), ветеринария фәннәре докторы, эпизоотолог.
  • Аркадий Василий улы Иванов
  • Иван Николай улы Никитин (1934), ТР дәүләт бүләге иясе, ветеринария фәннәре докторы, профессор, эпизоотолог.
  • Шамил Әсгат улы Мостаев (1929-2012), ТАССР финанс министры (1969-1984), ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе (1986-1990), РСФСР атказаган икътисадчысы һ.б.[8]

Буа ветеринария техникумын тәмамлаучылар КГАВМ, Социаль мәгариф академиясе (элекке КСЮИ), ИСГЗ, КНИТУ, Татар агробизнес институты кебек югары уку йортларында укуларын дәвам итә ала.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1907-1910 елларда Сембер губернасы Буа өяз шәһәренең элекке Зур Поп урамы белән Зират урамнары (хәзерге Төньяк Коммуна һәм Космовский урамнары) чатында кызыл кирпечтән төзелгән. Архитектор — Ф.О. Ливчак (1878-1919). Бина бизәлешендә XX гасыр башы сәнәгать модерны, эклектика һәм ампир стильләре кулланылган, төп керү юлының һәм фронтоны булган үзәк ризалитның корылышында готик архитектура мотивлары бар.

Бинада 1907-1919 елларда Буа түбән баскыч һөнәр мәктәбе (1899 елда ачылган), 1919-1931 елларда Буа һөнәри эшчеләр мәктәбе, 1931 елдан Буа ветеринария техникумы урнаша[9].

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017-2018 уку елына Буа ветеринария техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[10] буенча 195 студент кабул ителә.

  • Гомуми төзелеш эшләре остасы
  • Электр җиһазларын ремонтлау һәм файдалану буенча электромонтер
  • Аш-су остасы, кондитер
  • Газ белән тәэмин итү корылма һәм системаларын монтажлау һәм файдалану
  • Ветеринария
  • Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В.С. Сунгатов. Академия Жизни (к 75-летию Буинского ветеринарного техникума).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Уку йортының ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы 1448/16 26.07.2016 белән расланган уставы буенча рәсми исеме(үле сылтама)
  2. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-05-18 
  3. Директора техникума(үле сылтама)
  4. Буа районы рәсми порталында(үле сылтама)
  5. Татнаркомзем коллегиясе утырышы беркетмәсе № 14/30 29.08.1931
  6. РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы № 1050 22.11.2001
  7. Буа ветеринария техникумы турында Eduscan.net порталында, archived from the original on 2015-05-09, retrieved 2017-05-18 
  8. Кузница кадров для АПК республики. BezFormata.Ru(үле сылтама)
  9. Мусина Э.Н. Историко-культурное наследие родного края. «Инфоурок», 09.12.2014
  10. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016