Казанның Киров районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Киров районы
Ил Русия
Статус Шәһәр районы
Керү Казан
Халык (2010) 109 066 кеше[1]
Мәйдан 108,79 км²
Рәсми сайты

Казанның Киров районы (рус. Кировский район) — шәһәрнең көнбатыш өлешен биләп торучы Казан районы. Шәһәрнең үзәк өлеше буенча чик Идел һәм Казансу елгалары буенча үтә, көнчыгышта һәм төньякта Мәскәү районы белән чиктәш, көнбатышта — Татарстанның Яшел Үзән районы белән.

Районга шулай ук Юдино поселогы, һәм тагын 10 поселок керә: Залесный, Яңа Юдино (Беляевский), Займище, Куземетьево, Красная Горка, Яңа Аракчино, Калинин, Иске Аракчино, Игумново-Лагерная, Лебяжье. Районның зур өлешен Казандагы иң эре урман зонасы һәм сәнәгый зона алып тора.

Юбилей аркасы — район символы

1920 елда Адмиралтейский һәм Ягодный бистәләрен Казансу артындагы поселоклар белән кушу нәтиҗәсендә Объединённо-Слободской район барлыкка китерелә, 1925 елда ул Зареченский дип үзгәртелә, 1928 елданПролетарский. 1934 елда Пролетарский районыннан Ленин районын аерып чыгаралар. 1935 елда Пролетарский район Киров районы дип атала башлый.[2]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киров районы урамнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]