Әмәт бистәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әмәт бистәсе latin yazuında])
Әмәт бистәсе
Әйтелеше æˈmæt
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан һәм Вахитов районы
 Әмәт бистәсе Викиҗыентыкта
Казан, 16 гасыр (Ф. Халиков рәсеме)

Әмәт бистәсе яки Әмәт тавы яки Әхмәд тавы (tat.lat. Ämät bistäse(үле сылтама), русча Ометьево) – Казан шәһәрендә тарихи бистә. XVI гасырда татар рухание Әмәт имамы тарафыннан нигезләнгән бистә.

Әмәт метро һәм тимер юл станциясе

Әмәт бистәсен салыну[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы татар риваяте буенча Казан ханлыгы чорында изге кеше Әхмәд (Әмәт) Казан кирмәне һәм Кабан шәһәрлеге арасында авыл нигезләгән. Риваять буенча Әхмәд имамы тау итәген таяк белән казыган һәм чиста чишмә килеп чыккан, чишмә тирәсендә Әхмәд якташлары, аннары шифалы чишмә янында башка килгән мөселманнар яши башлаган.

Соңрак шушы тау Әхмәд тавы яки Әмәт тавы дип атала башлаган, ә Әхмәд авылы – Әмәт бистәсенә әверелә. Әмәт тавы исеменнән русча Ометьево исеме килеп чыга.

Әмәт бистәсе бүген[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әмәт бистәсенә хәзер Вишневский урамыннан Әмәт магистраленә кадәр зур торак комплекс керә. Риваятьтәге чишмә юкка чыккан, ләкин туфрак сулары бар һәм Казан метросы төзегәндә үзе турында бик хәтерләткән.

Казан метрополитенында Әмәт станциясе бар, Горький тимер юлында "Әмәт тавы" (Ометьево) стансасы һәм "Метро Әмәт" тукталыш платформасы бар.

Хәзер Әмәт бистәсе Казанның Вахитов районына керә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]