Кизик бистәсе
| Кизик бистәсе | |
|---|---|
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Казан |

Кизик бистәсе (Кизисә,[1] tat.lat. Kizik bistäse(үле сылтама), рус. Кизическая слобода, Кизицы, Хижицы) – 1687 елда Кизик Чиркәве янында килеп чыккан Казанның бистәсе. Казан ханлыгы чорында бу урын янында Алат юлы һәм Алат бистәсе булган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Казан янындагы рус авылларында 17 гасырда бизгәк чире котырынган. "Тугыз изге җәфа" христиан риваяте буенча аларның мәет калдыклары (мощи) бизгәктән дәвалыйлар. Шуңа күрә бу урында 1687 елда Кизик Чиркавен һәм монастырен салына. Соңрак Кизик монастыре янында бистә килеп чыга.
Кизик монасыренең зиратында Лев Толстой бабае, Казан губернаторы (1815 -1820) И.А. Толстой, рус романтик-шагыйре Гавриил Каменев күмелгән.
Бетерү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1920 елда Совет хакимияте Кизик монастырен юкка чыгара, монастырь 300 дисәтинә җире дәүләткә бирелә.
Кизик зираты урынында Декабристлар урамы, торак йортлары, Идел буе арбитраҗ хөкеме төзелгән.
Алат һәм Кизик бистәләре бүген
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Хәзер Алат һәм Кизик бистәләре Казанның Мәскәү районына керә. Урын тирәсендә Яшьлек метро станциясе бар.
Халык сайлавы буенча бу станциясена "Алат" исеме бирергә тиеш иде, ләкин Казан мэриясе халык пәрәвез сайлавының нәтиҗәләреннән баш тартып, "Яшьлек" исемен бирде.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Алат бистәсе
- Кәҗә бистәсе
- Әмәт бистәсе
- Көлмәмәт бистәсе
- Җиләк бистәсе (Казан)
- Бишбалта бистәсе
- Иске татар бистәсе
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Кизик бистәсе
- Топонимия современной Казани эпохи Казанского ханства
- Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989; Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв. Казан, 1972.
- Идел Болгар иле
- Повесть временных лет. М.-Л., 1950. Ч. 1-2; Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.
- Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.
- Татар иле 2016 елның 5 март көнендә архивланган

