Лев Толстой

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Лев Николаевич Толстой
L.N.Tolstoy Prokudin-Gorsky.jpg
Туган 9 сентябрь 1828(1828-09-09)
Русия империясе, Тула губерниясе, Ясная Поляна
Үлгән 20 ноябрь 1910(1910-11-20) (82 яшь)
Рәсәй империясе, Тамбов губерниясе, Астапово
Үлем сәбәбе пенивмания
Күмү урыны Якты Алан[d]
Яшәү җире Япиев урамы, Казан[1]
Дзержински урамы, Казан[1]
Толстой урамы, Казан[1]
Җомга урамы[d], Мәскәү[2]
Лев Толстой урамы[d], Мәскәү[2]
Акча тыкрыгы[d], Мәскәү[2]
Милләт рус
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Альма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы-прозаик, публицист, фәлсәфәче
Җефет София Толстая[d]
Ата-ана
Leo Tolstoy signature.svg
Commons-logo.svg Лев Николаевич Толстой Викиҗыентыкта

Лев Никола́евич Толсто́й (18281910) — рус язучылары һәм фикер йөртүчеләре арасында иң күренеклесе. Мәгърифәтче, публицист, фәлсәфәче, аның фикерләре яңа әхлакый юнәлешнең – толстойчылыкның нигезен тәшкил итә.

Севастополь оборонасының катнашучысы. Аурупа һуманизмына зур тәэсир иткән.

1899 елда Толстой "Воскресение" романын яза, анда ул православие руханиләрен кискен тәнкыйтьли. Шул роман өчен Рус Православие Чиркәве 1901 елда Толстойны Чиркәүдән аерып куа.

Толстойның иң танылган әсәрләре: романнар «Война и мир», «Анна Каренина», «Воскресение», «Детство», «Отрочество», «Юность», хикәяләр – «Казаки», «Смерть Ивана Ильича», «Крейцерова соната», «Хаджи-Мурат», очерклар «Севастопольские рассказы», драмалар «Живой труп» һәм «Власть тьмы», дини-фәлсәфә әсәрләре – «Исповедь», «В чём моя вера?».

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лев Толстой вегетарианчылык белән шөгыльләнде.
  • Лев Толстой гомернең соңгы елларында үзен мөселман итеп санарга сораган хатлар язган иде[3].

Өзекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Гыйлеме булганнары байлыклары белән бүлешергә теләсә, ачлар шундук канәгәть булачак дип уйларлык иде. Әммә гыйлем ияләренең белемне тарату эшендә хәл нык аерыла икән. Туклар ни бирергә белми, башта берсен, соңыннан икенчесен карап-карый, ачлар исә, үз ачлыкларына карамастан, аларга тәкъдим ителгәненнән борынларын тарта. Ник шулай? Мин фәкать өч сәбәбен генә күрәм:
  • беренчесе - тукларның ачны ашатырга түгел, ә билгеле, үзләре өчен файдалы булган килеш җайга салырга теләүләре;
  • икенчесе - ачларга үзләрен тукландырган әйбер урынына хәттә этләр дә ашамаган калдыкларын бирүләре;
  • өченчесе исә - тукларның хәттә үзләре уйлаганынча тук урынына фәкать кабартылган булуларында, һәм үзләре ашаган ризыкларының да шәп булмавында...

Китапларның өченче төре — бу нәкъ үзебез ашаган ризык, ләкин монысы майдан тук булган үзебезгә кабул ителерлек булганы, безне кабарткан, әммә тукландырмаганы. Мондыйны халыкка тәкъдим иткәнебездә дә ул аркасы белән борыла. Бу китаплар исә: Пушкин, Жуковский, Гоголь, Лермонтов, Некрасов, Тургенев, Толстой язганнары — әлбәттә тарихчыларны һәм рухият өлкәсендәге яңа барлыкка килгән язучыларныкын да онытмыйча,— соңгы 50 ел эчендә безнең язылган яңа әдәбият. Без анарга чумган, безгә ул чын ризык булып күренә, ә халык барыбер алмый.

Бу хәлне төзәтә алыр өчен, иң беренчедән - кирәкмәгән һәм зыян китерүче гамәлләрне кылуны туктатырга кирәк. Гади халыкның безнең кебек үк кешеләр булуын кабул итергә кирәк, фәкать алар сан ягыннан күберәк һәм дөреслеккә сизгеррәк һәм таләпчәнрәк. Халык безнең рухи һәм акыл ризыгыбызны ашамый: Жуковскийны, һәм Пушкинны, һәм Тургеневны — димәк, бу ризык — начар дип әйтмәм, әммә әһәмиятле түгел. Әһәмиятле булырлыкны табарга кирәк. Аны тапсак, ач булган һәрберәве аны кабул итәр. Алса, димәк, бу ризык - чын. Ләкин шундый ризык үзебездә дә аз — бу яктан үзебез фәкыйрь.[4]

»

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Wikibooks-logo.png
Викикитапта? бу тема буенча мәкалә бар:
Викиханәнең эмблемасы
Викиханәдә темага текстлар бар  
Лев Толстой

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 http://www.иске-казан.рф/kazan-literaturnaya/113-yunosheskie-gody-l-n-tolstogo-v-kazani
  2. 2,0 2,1 2,2 http://enc-dic.com/enc_moscow/Tolsto-lev-nikolaevich-2427.html
  3. http://www.islam.ru/newmuslim/izvestn/Lev/
  4. Лев Толстой, «Халык өчен басмалар турында» чыгышы (рус.), 1884 ел: "Казалось бы, только пожелай делиться просвещенные, и голодные будут довольны. А в деле передачи знающим знаний выходит совсем не то. Сытые не знают, что давать, пробуют то то, то другое, и голодные, несмотря на свой голод, отворачивают носы от того, что им предлагают. Отчего это так? Я вижу только три причины: одна, что сытые не накормить хотят голодного, а хотят настроить голодного известным, для сытых выгодным образом; другая, что сытые не хотят давать того, что точно их питает, а дают только ошурки, которые и собаки не едят; третья, что сытые совсем не так сыты, как они сами воображают, а только надуты, и пища-то их самих не хороша...

    Третий разряд книг — это наша самая пища, но такая, которая годится нам, сытым с жиру, которая надувает нас, но не кормит и от которой, когда мы предлагаем ее народу, он тоже отворачивается. Эти книжки это: Пушкин, Жуковский, Гоголь, Лермонтов, Некрасов, Тургенев, Толстой — с прибавлением историков и духовных новейших писателей,— наша новая литература за последнее 50-летие. Мы питаемся этим, и нам кажется, что это самая настоящая пища, а он не берет.

    Чтобы поправить это дело, надо, первое, перестать делать то, что не нужно и вредно. Надо признать то, что народ есть люди такие же, как мы, только их больше нас и они требовательнее и чутче к правде. Народ не берет нашей пищи: Жуковского, и Пушкина, и Тургенева — значит, пища — не скажу дурная, но не существенная. Надо найти ту, которая существенна. Если мы найдем ее, то всякий голодный возьмет ее. Если он возьмет пищу, значит, это настоящая. Но у нас мало этой пищи — мы сами бедны."