Зыялылар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Зыялылар (яки Интеллигенция, халыкара әйләнешкә рус теленнән алынмасы[1][2] интеллигенция аркылы керә, Калып:IPA-ru; латынча: intelligentia):

  • Оксфорд сүзлекләре онлайн: Интеллигенция - интеллектуаллар яки югары белемле кешеләр төркеме, аеруча мәдәни яки сәяси тәэсире булган берлек буларак каралганда.[4]

Төшенчәнең тарихы[үзгәртү]

Интеллектуаль элитаны аерым җәмгыяви сыйныф буларак күрү төшенчәсе тарих өчендә борыңгы заманнардан күзәтелә. Үрнәкләр буларак фәлсәфәче патшалар, Платонның Җөмһүрият саклаучылары һәм хәзер тарих һәм мәдәният саклаучылары буларак күренгән урта гасыр Аурупа монахлары.

"Интеллигенция" терминының беренче кулланылышы Русия империясендә XIX гасырның беренче яртысында урын ала. Мәсәлән, Василий Жуковский бу сүзне үзенең 1836 елгы көндәлегендә куллана. Пруссия патшалыгы өлеше булган Бөек Польшада термин бүгенгесенә якын мәгънәдә поляк фәлсәфәче Карол Либелт тарафыннан алга сөрелгән иде, Польша фәнни даирәләрдә аеручa 1844 елда аның O miłości ojczyzny (Туган якны сөю турында) әсәренең бастырылуыннан соң киң тарала. Бу хезмәтендә Либелт "интеллигенция"не халыкка үрнәк күрсәтүче галим, укытучы, дини хезмәтче, инженерлар һәм барлык үзләренең югарырак гыйлемнәре кушканча башкаларга үрнәк күрсәтүче укымышлы халык әгъзалары буларак билгели. Шулай ук бу термин белән аны 1860нчы еллар дәвамында актив кулланып популяштырган рус язучысы Петр Боборыкин бәйле - 1904 елда ул үзен анарга исем бирүчесе дип билгеләгән иде. Шулай бу термин инглизчәгә һәм берничә башка телгә кергән.

Шулай ук интеллектуаллар яки укымышлы кешеләрдән торган элита сыйныфларның барлыкка килүе башка Аурупа илләрендә дә күзәтелә (мәсәлән, "intellectuels" Франциядә һәм "Gebildete" Алманиядә).

Др. Виталий Тепикин билгеләгән интеллигенция билгеләре:[6]

Рус марксистларның концепциясе[үзгәртү]

Советлар Берлеге[үзгәртү]

1977нче ел татар телле чыганакларда: Фән, техника һәм мәдәниятнең төрле өлкәсе буенча белем алган һәм шул өлкәдә даими рәвештә акыл хезмәте белән көн күрүче кешеләрдән торган җәмгыяви катлау.[7]

Киңрәк кулланылыш[үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү]

en:Intelligentsia

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. intelligentsia on Merriam-Webster Online
  2. Etymological definition of words derived from Latin word "intelligentsia" on etymonline.com
  3. en:Intelligentsia соңгы карау вакыты 6 May 2012, 03:18 UTC.
  4. Оксфорд сүзлекләре онлайн:intelligentsia.
  5. Merriam-Webster сүзлеге онлайн:intelligentsia.
  6. Tepikin, V. (2006). Culture and intelligentsia. Ivanovo: Ivanovo University
  7. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Казан:ТКН, 1977. 1нче том. 398 бит.
  • Boborykin, P.D. Russian Intelligentsia In: Russian Thought, 1904, # 12 (In Russian; Боборыкин П.Д. Русская интеллигенция// Русская мысль. 1904. №12;)
  • Zhukovsky V. A. From the Diaries of Years 1827-1840, In: Our Heritage, Moscow, #32, 1994. (In Russian; Жуковский В.А. Из дневников 1827–1840 гг. // Наше наследие. М., 1994. №32.)
    • The record dated by February 2, 1836 says: "Через три часа после этого общего бедствия ... осветился великолепный Энгельгардтов дом, и к нему потянулись кареты, все наполненные лучшим петербургским дворянством, тем, которые у нас представляют всю русскую европейскую интеллигенцию" ("After three hours after this common disaster... the magnificent Engelhardt's house was lit up and coaches started coming, filled with the best Peterburg dvoryanstvo, the ones who represent here the best Russian European intelligentsia.") The casual, i.e., no-philosophical and non-literary context, suggests that the word was in common circulation.