Пневмония

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Пневмония (гр. pneumon — үпкәләр), үпкә ялкынсынуы, эчке альвеоляр экссудация белән барган үпкәнең респиратор бүлекләренең чыганак урыны зарарлануы белән сыйфатланган авырулар төркеме.

Кеше пневмониясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Этиологиясенә бәйле бактериаль, вируслы, микоплазмалы һ.б. пневмония; катнаш (вируслы бактериаль), аллергик, физик химик факторлар белән билгеләнгән (травмадан соңгы, аспирацион, операциядән соңгы һ.б.); барлыкка килгән урыны буенча — хастаханәдән тыш (амбулатор) һәм нозокомиаль (госпитальдә); үсеш механизмы буенча — беренчел (бронхоген) һәм икенчел (инфекция тудырган кан йәки лимфа аша таралганда) һ.б.; педиатриядә кискен һәм хроник пневмония аерыла. Үсешенә булышлык итүче факторлар: иммунитет какшавы, салкын тию, тәмәке тарту, стресс һ.б. Төп билгеләре: температура күтәрелү, төчкерү, тын кысылу. Диагностика өчен клиник, инструменталь (рентгенологик, ультратавыш, радиоизотоплы һ.б.) һәм лаб. (микроскопик, бактериологик һәм серологик) тикшерү мәгълүматлары кулланыла. Дәвалау: медикаментоз (антибактериаль, дезинтоксикацион, ялкынсынуга каршы, бронхолитик, какырткыч, иммуномодульләүче препаратлар), физиотерапевтик һ.б., шифаханә-курорт учреждениеләрендә реабилитацияләнү. Ихтимал булган өзлегүләр (осложнение): кискен тын алу җитешмәүчәнлеге, инфекцион токсик шок, сепсис, үпкә тукымасы деструкциясе һ.б.

Хайваннар пневмониясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Этиологиясе буенча специфик (инфекциядән килеп чыга; туберкулез, томау авыруы һ.б. булганда) һәм специфик булмаган (шартлы патоген микроорганизмнар тудыра) пневмония аерыла. Булышлык итүче факторлар: терлекләр тотуның санитария гигиена нормалары бозылганда организмның саклану үзенчәлекләре кимү (үтәдән үтә ел, суык, дымлы булу һ.б.), хайваннарны дөрес файдаланмау (артык эшләтү һ.б.). Яшь терлекләр тизрәк бирешә. Диагностика өчен клиник, лаборатор, рентгенологик, патоморфологик һәм башка тикшерү мәгълүматләре кулланыла. Дәвалау: медикаментоз (бактерияләргә каршы, бронхолитик, иммуномодульләүче һ.б. чаралар, новокаин блокадасы), физиотерапия һ.б. Өзлегүләр: плеврит, йөрәк җитешмәүчәнлеге һ.б. Профилактика: мал тотканда нормаль шартлар булдыру, авыл хуҗалыгы малларын яхшы азык белән ашату һ.б.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]