Бронхиаль астма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бронхиаль астма latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бронхиаль астма — сулыш юлларының еш кабатланучан хроник ялкынсынуы. Ул бронхларның төрле дәрәҗәдә һәм дәвамлылыкта һава үткәрүчәнлеге бозылу, реактивлыгы арту, йөткерү, тын бетү өянәге белән характерлана. Авыруның сулыш юлларында өлешчә яки тулысынча кире кайтырлык ябылу күренеше күзәтелә. Төнлә яки иртәнге сәгатьләрдә еш кабатлана торган сызгыручан гыжлау белән сулыш чыгару өянәге, сулыш алу авыраю, йөткерү, күкрәк томалану тойгысы барлыкка килү — мондый авыруларга бик таныш симптомнар. Бронхиаль астма шактый еш очрый торган авыру, өлкәннәрнең якынча 5 % ы астма авырулы, балалар арасында тагын да ешрак күзәтелә, бу чир белән 10 % ка якын балалар авырый.

Чирнең куәтлелеген түбәндәге күрсәткечләр ярдәмендә билгелиләр: бер атна эчендә ничә тапкыр төнге симптомнары була, бер көнгә һәм бер атна буе көндезге симптомнары ничә тапкыр күзәтелә, дәвалау өчен күпме дару кабул ителә, йокы никадәр бозылган, физик активлык никадәр кимегән.

Авыруны дүрт дәрәҗәгә бүләләр.

Җиңел алмашынучан: өянәк атнага бер тапкыр, төнге симптомнар бер ай буена 2 тапкыр булырга мөмкин, үпкәләр нормаль эшли. Җиңел персистенцияле (әгъзаның акрын гына кирегә үсеш алуы): симп­ томнар атнага бер тапкыр күзәтелә, ләкин тәүлек саен түгел. Йокы бозыла, төнге симптомнар аена 2 тапкырдан арта. Уртача дәрәҗәдәге персистенцияле: симптомнар көн саен булып тора. Физик активлык һәм йокы бозыла, төнге симптомнар атнага бер тапкыр кабатлана. Адреномиметиклар кулланырга кирәк була.

Авыр дәрәҗәдә персистенцияле астма: симптомнар даими рәвештә булып тора. Физик активлык һәм йокы начар. Төнге өянәкләр бик еш була. Сулыш чыгару тизлеге 60 % тан түбән.

Хәзерге вакытта бронхиаль астманы түбәндәге клиник группаларга аералар: атопик, инфекциядән соң барлыкка килгән, аспирин бронхиаль астмасы, физик йөкләнешкә бәйле бронхиаль астма, профессиональ бронхиаль астма. Бер авыруда боларның төрле вариантлары бер үк вакытта күзәтелергә мөмкин.

Атопик (экзоген — тышкы факторлар тәсирендә барлыкка килүче) бронхиаль астма өчен түбәндәге билгеләр характерлы: бронхиаль астмага ки­ терүче аллерген булу, аллерген тәэсир иткәннән соң, авыруның көчәеп китүе, аллерген ялкынсынуның күп төрле симптомнары барлыкка килүе; күзләрнең лайлалы тышчасы, сулыш юллары, шулай ук тән тиресе зарарлануы.

Инфекциядән соң барлыкка килгән (эндоген — организмда эчке сәбәпләр тәэсирендә барлыкка килүче) бронхиаль астма өчен аның алдан кичерелгән инфекцияле авыруга охшаш булуы хас. Аспирин бронхиаль астмасы белән авыручылар өчен өч төрле симптом булуы характерлы: полиплы риносинусит (борын куышлыгы һәм борын тирәсе куышлыкларның лайлалы тышчасы ялкынсыну), ялкынсынуга каршы стероидсыз чараларны (НПВС) бик авыр кичерү һәм аларны кабул иткәннән соң тын бетү өянәге барлыкка килү. Бу форма бик авыр кичерелә һәм салицилатлар, НПВС-дарулар кабул иткәннән соң, анафилактик реакция булуы да ихтимал.

Физик йөкләнеш булганнан соң барлыкка килә торган бронхиаль астма еш кына яшьләрдә күзәтелә. Бу авыруларда сулыш кысылу халәте йөгергәндә, тиз атлап барганда, көлгәндә барлыкка килә. Мондый бронхиаль астма белән интегүчеләрдә сулыш кысылу өянәге физик йөкләнештән соң 10 минут узгач күзәтелә һәм бу — диагноз кую өчен критерий дә булып тора.

Хәзерге заманда профессиональ бронхиаль астманы аерып карыйлар, производство факторларына аеруча сизгер булган кешеләрдә очрый ул.

Авыруның барлыкка килүендә генетик факторлар да бик зур роль уйный.

Шуңа күрә нәселдәнлек тә инкяр ителми.

Кагыйдә буларак, бронхиаль астма өянәкләре төнге 2-4 сәгатьләр . арасында башлана. Сулыш алу авыраю һәм тын бетү өянәге, йөткерү, тахикардия симптомнары җәфалый. Сулыш чыгарганда, коры сызгыручан гыжлау барлыкка килә. Авыр өянәк очрагында сулыш алу фазасы кыскара.

Битнең, тышкы лайлалы тышчаларның күгәрүе, сулаганда систолик басымның төшүе, авыруның ирексездән куллары белән тезләренә таянуы яки урындыкка, караватка сөялеп, аркасын терәп утыруы күзгә ташлана.

Авыруларга лаборатор тикшерүләр уздыралар, үпкәләрнең функциясен тикшерәләр, аллергиягә тире пробасы ясала, үпкәләрне тикшерү йөзеннән рентгенография, сирәк кенә рентгеноскопия һ.б. үткәрелә.

Дәвалауны уңышлы алып бару өчен, авыруны көчәйтүче сәбәпләрдән котылу зур әһәмияткә ия. Авыруны үзенә ярдәм күрсәтергә өйрәтү таләп ителә, моның өчен аңа ингаляторны куллану ысулын яхшылап аңлатырга кирәк. Өянәкне бетерергә кислород та ярдәм итә. Спейсер яки небулайзер аша 20 минут саен 1 сәгать буе өянәкне бетерергә ярдәм итә торган бирелергә мөмкин. Боларның нәтиҗәсе булмаса, преднизолон дигән гор­ мональ дару да кулланыла.

Бронхиаль астма авыруы катлауланганда, астматик статус, ателектаз (альвеолаларның куышлыгы бетү), пневмоторакс (плевра куышлыгында һава яки газлар булу) халәтләре алгы планга чыга. Әгәр авыруга елына өч тапкырдан да артык хастаханәгә кереп дәваланырга туры килсә, аның үлү куркынычы зур, шуңа күрә бронхиаль астма белән бик көчле авыручылар хастаханәнең интенсив дәвалау бүлегенә салына.