Эчтәлеккә күчү

Ялкынсыну

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ялкынсыну latin yazuında])
Ялкынсыну
Сурәт
Дәвалануда кулланыла торган дару флурбипрофен[d][1], сулиндак[d][1], кортизол[d][1], rimexolone[d][1], бетаметазон[d][1], clocortolone[d][1], триамцинолон[d][1], fluorometholone[d][1], пироксикам[d][1], alclometasone[d][1], Предникарбат[d][1], напроксен[d][1], diflorasone[d][1], дексаметазон[d][1], flurandrenolide[d][1], индометацин[d][1], преднизолон[d][1], amcinonide[d][1], преднизолон[d][1], метилпреднизолон[d][1], Ибупрофен[1], desoximetasone[d][1], nabumetone[d][1], desonide[d][1], fluocinonide[d][1], loteprednol etabonate[d][1], диклофенак[d][1], halcinonide[d][1], клобетазол[d][1], Ацетилсалицилат кислотасы[1], fluocinolone[d][1], meclofenamic acid[d][1] һәм ketorolac tromethamine[d][1]
WordLift сылтамасы data.wordlift.io/wl01714/entity/inflammation.html[2]
 Ялкынсыну Викиҗыентыкта

Кискен ялкынсыну авыруларының төре организмга нинди микроорганизмнар керүгә бәйләнгән. Аэроб микрорганизмнар—ирекле кислороды» булган тирәлектә генә яши алучы организмнар (стафилококк, стрептококк, ( диплококк, гонококк, зәңгәр эрен, эчәк, тиф, дизентерия таякчыклары) эренле ялкынсынуның төп сәбәпчеләре булып тора. Бик еш эренләү организмга кокк микроблары кереп торганда күзәтелә. Ялкынсыну процессы берничә период аша уза. Башлангыч периодта инфекция кергән зонада тукымаларның шешенүе, аннан лейкоцитлар һәм фагоцитозда катнашучы башка күзәнәкләрнең тукымага сеңүе күзәтелә.

Нәтиҗәдә ялкынсыну өлкәсе агач кебек тыгызлана һәм шешеп чыга. Ял­ кынсыну инфильтраты (тукымаларда кан, лимфа белән катнашкан күзә­ нәкләр җыелу) барлыкка килә. Бу үзгәрешләр беренче периодка хас.

Шешенү һәм инфильтрация — ялкынсыну продуктларының, шеш күзә­ нәкләренең тукымаларга сеңүе, үтеп керүе булганда, тәннең бу өлешен кан белән тәэмин итү тоткарлана һәм әлеге процесс бу өлкәнең бозылуына китерә, нәтиҗәдә, инфильтрат уртасының тукымалары некроздан җимерелә һәм үлекле шеш куышлыгы барлыкка килә. Бу күренеш икенче период буларак карала. Үзеннән-үзе тишелеп яки операция ярдәмендә үлек чыгарганнан соң барлыкка килгән эренле яра әкренләп грануляцияле (бөртекчелсыман) ту­кыма белән каплана. Ялкынсыну күренешләре кими башлый. Грануляцияле тукыма тоташтыргыч тукымага алышына һәм ялкынсыну учагында җөй ясала. Бу халәт өченче периодта күзәтелә. Ялкынсыну периодларына бәйле рәвештә, дәвалау һәм авыруларны карау төрлечә була. Авыруның беренче периодында ялкынсыну процессының башка тукымаларга таралуын чикләү—төп максат. Бу зарарланган органга яки гәүдәнең бер өлешенә бәйләвеч, тугым, косынка ярдәмендә тынычлык бирү, салкын кую (бозлы куык, салкын примочкалар, буров сыекчасы) һәм микробларга тәэсир итә торган препаратлар белән дәвалаудан гыйбарәт.

Ялкынсыну процессының башлангыч чорында җылыткыч компресслар (аракы, спирт белән), җылыткыч приборлар, УВЧ белән тәэсир иткәндә яхшы нәтиҗә көтәргә була. Вакытында башланган дәва, процессны тоткарлап, үлекле шеш ясалуны туктатырга да мөмкин. Икенче периодта төп бурыч — ясалган шешнең үлеген чыгару һәм ор­ ганизмны зарарлаучы матдәләрдән саклау. Үлекле шешне ачып эренен чыгарганнан соң, ясалган тишем аркылы дренаж ясау авыруга савыгырга ярдәм итә. Бу периодта авыруның гомуми хәле сизелерлек начарлануы ор­ ганизмның агулануын күрсәтә. Авыруны дәвалау, аңа ярдәм итү йөзеннән күп сыеклык эчертү, парентераль ысул белән медицина препаратлары кертү файдалы. Шеш ачылып үлек чыкканнан соң, авыруларның халәте яхшыра башлый, температура төшә, аппетит яхшыра, газаплаган авыртулар кими. Авыруның кәефе күтәрелә. Ярага гипертоник эремәгә манчылган марля турунда куела.

Өченче периодта, үлекле шеш куышлыгыннан некрозлы массалар чыгып беткәннән соң, грануляция яхшы барсын өчен, уңай шарт тудырырга кирәк.Моңа Вишневский мазе һәм башка төрле мазьләр, эмульсияләр белән дренажлар, тампоннар кую булыша.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]