Компьютерлы томография

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Компьютерлы томография latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Компьютерлы томография
Сурәт
Кыскача исем CT һәм КТ
ICD-9-CM 88.38
Commons-logo.svg Компьютерлы томография Викиҗыентыкта

Компьютерлы томографиядә (КТ) тукымаларның тыгызлыгы турында мәгълүматны алу өчен рентген нурларының тар бәйләмен кулланалар, аның буенча компьютер тикшерелгән өлкәнең җентекле аркылы кисемнәрен төзи.

Физик мәсләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тукымаларның тыгызлыгы соры бүлемнән гыйбарәт, анда югары тыгызлык (мәсәлән сөяк) ак, ә түбән (мәсәлән һава) кара төстә була. Орбита КТ-сында томограммаларны ким дигәндә ике проекциядә анализлау мөһим (гадәттә күчәр һәм таҗлы җитәрлек). КТ өлкәсендәге соңгы казанышлар күп каналлы сканерларның киң кулланышына китерде. Бу юкарак кисемнәр алырга, сыйфатны арттырырга һәм рентген нурланышы дозасын арттырмыйча тикшерүне тизләтергә мөмкинлек бирде. Томограф күчәрле сканлау башкара, ә компьютерлы эшкәртү рәсемне төрле яссылыкта реконструкцияләргә мөмкинлек бирә. Күп торышлы мәгълүматны алу мөмкинлеге магнит резонанслы томография (МРТ) белән чагыштырганда тукымаларны җентекләүдә бу ысулның өстенлеген билгели.

Контрастлы матдәләрне куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йодлы контрастлы препаратлар тикшерүнең сизгерлеген һәм үзенчәлеген арттыра, ләкин йодка аллергиясе булган һәм бөер эше бозылган авыруларга куллану тыела. Бу препаратлар томограммада югары тыгызлыктагы төзелешләрне яшерә ала, шуңа аларны кертү кискен кан китүдә, сөяк тукымалары зарарланганда һәм чит җисем булганда күрсәтелми.

Күрсәтмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

КТ - киң таралган, үткәрүе җиңел булган һәм берничә минут кына алган чагыштырмача арзан тикшерү. КТ-ны гадәттә клаустрофобия белән авырулар яхшы кичерә. Ләкин, МРТ-дан аермалы буларак, КТ-да авырулар ионлаштыручы нурланышка дучар була. КТ үткәрү өчен төп күрсәтмәләр түбәндә.

1. Орбита җәрәхәте. КТ сынулар (рәс. 2.32а), эрозия кебек сөяк җәрәхәтләрен ачыклау һәм баш сөяге төзелеше үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кулланыла. КТ ярдәмендә шулай ук ​​чит җисемнәрне, канны, эмфиземаны һәм орбита дивары сынганда гаймор куышлыгында экстраокуляр мускулларның кысылуын чагылдырып була.

2. Эндокрин офтальмопатиядә экстраокуляр мускулларның халәтен билгеләү (рәс. 2.32б). Бу максат белән МРТ башкарырга була, ләкин КТ яхшырак.

3. Орбитаның сөяк диварына шешнең үсеп керүен ачыклау өчен МРТ үткәрү белән чагыштырганда КТ яхшырак.

4. Орбита целлюлиты. КТ орбитадагы барышның күләмен бәяләү һәм барлыкка килүче субпериосталь абсцессны ачыклау өчен кулланыла.

5. Орбитада кальцийлашу өлкәләрен ачыклау, мәсәлән, КНД друзаларында, менингиома яки ретинобластомада.

6. Баш миенә яки субарахноидаль аралыкка кискен кан савуны ачыклау (рәс. 2.32в, г), чөнки беренче сәгатьләрдә МРТ ярдәмендә аларны чагылдыру кыен.

7. Күрүне кискен югалту. КТ тиз һәм җиңел башкарылган тикшерү буларак, КН-ның кысылып зарарлануын төшереп калдыру өчен күрүне кинәт югалту сәбәбен ачыклау ысулы санала.

8. МРТ-га каршылыклар (мәсәлән, металл чит җисемнәр белән авырулар).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.