Көлмәмәт бистәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көлмәмәт бистәсе latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Казан, 16 гасыр (Ф. Халиков рәсеме)
Кабан арты мәчете - Көлмәмәт агачлы мәчете урынында урнашкан мәчет

Көлмәмәт бистәсе соңрак Архангел бистәсе (tat.lat. Kölmämät bistäse(үле сылтама), русча Кульмаметово, Архангельская слобода) - Казан шәһәрендә тарихи бистә. XIV гасырда мәшһүр болгар рухание Көлмәмәт имамы тарафыннан нигезләнгән бистә.

Кабан бәк[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы болгар-татар риваятьләре буенча, Амир Тимер Болгар шәһәренә һөҗүм иткәннән соң (1390 елларда) Болгар әмиренең Абдаллаһ улы - Кабан бәк һәм аның җитәкчесендәге болгарлар Казан янына күчә. Казан янында күл буенда Кабан бәк яңа кирмәнне нигезли. Кабан бәк истәлегенә бу күл - Кабан күле дип исемләнә.

Көлмәмәт бистәсе салыну[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кабан бәк белән килгән көрәштәше - Көлмәмәт имам Кабан күле янында яңа бистәне нигезли. Көлмәмәт имам җитәкчесендәге болгарлар агач мәчет төзиләр. Хәзер борынгы Көлмәмәт агач мәчете урынында таш Кабан арты мәчете урнашкан. Ул иске Көлмәмәт агач мәчете урынында 1923 елда ачылган.

Архангел бистәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан ханлыгы буйсындырылганнан соң Көлмәмәт бистәсе Архангел бистәсенә әверелә. Бүгенге Эсперанто һәм Һади Такташ урамнары кисешендә Архангел Микаил Чиркәвен руслар төзиләр. Бу чиркәвенең исеме сәбәпле Көлмәмәт бистәсен руслар Архангел бистәсе дип исемлиләр. Шушы бистәсендә кирпеч, таш, тәгәрмәч, арба осталары торганнар. Архангел зираты килеп чыга. Бистәнең чикләре Әмәт бистәсенә кадәр киңәйтелә.

Көлмәмәт бистәсендәге мәшһүр урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кабан арты мәчете
  • 1829 елда мәшһүр галим Карл Фукс нияте буенча Казан Университетының ректораты Булычев сәүдәгәреннән Казан күле буендагы җирен сатып ала һәм беренче Зоо-ботаник бакчасын нигезли.
  • 1910 елның 8 сентябрендә Казан очучысы Александр Андрей улы Васильев "Блерио-ХГ" очкычында Казан тарихында беренче очышны ясый.
  • 1918 елда беренче очыш урынында Казан ипподромы урнаштырыла.
  • Архангел зиратында Бөек Ватан сугышында һәләк булган күп гаскәри күмелгән.

Көлмәмәт бистәсе совет заманында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет заманында дингә каршы көрәше нәтиҗәсендә бөтенесе чиркәүләре ябыла яки җимерелә, Архангел чиркәве шул исәптә, Кабан арты мәчете ябыла. Мәчет эчендә балалар бакчасы, ДОСААФ һәм бүтән оешма урнашкан була. 1991 елда Кабан арты мәчете мөселманнарга кире кайтарыла. Изге Рух Чиркәвендә Совет заманында Әкият Курчак театры урнаша. 2012 елда бинасы Изге Рух Чиркәвенә кире кайтарыла. Әкият Курчак театры өчен яңа матур бина Постау бистәсендә ачыла.

Көлмәмәт бистәсе бүген[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көлмәмәт бистәсе бүгенге Һади Такташ урамы, Павлюхин урамы, Салимҗанов урамы, Эсперанто урамы, Ротор урамына кадәр мәйданында урнашкан була. Совет заманында бу бистә Вахитов һәм Идел буе районына керә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]