Казан трамвае
![]() | |
Ил | Русия |
---|---|
Шәһәр | Казан |
Ачу датасы | 1899 ел, 20 ноябрь |
Маршрутларның саны | 5 |
Колеяның озынлыгы | 1524 |
Трамвай паркларының саны | 1 |
Контактлы челтәрнең көчәнеше | 550 вольт |
Иң озын маршрут | 23 км (маршрут 5) |
Трамвай модельләре | 71-605А, 71-608КМ, 71-619К / КТ, ЛМ-93, ЛМ-99К, ЛМ-99АЭ, 71-402, АКСМ-843, АКСМ-62103 |
Йөртүче ширкәт | МУП «Метроэлектротранс» |
Казан трамвае — Казанның трамвай системасы. Русиядә иң картлардан берсе санала, 1899 елның 20 ноябрендә ачылган. Хәзерге вакытта 5 маршрут эшли. Юл бәясе — 30 сум.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казан трамвае — Русиядә иң борынгылардан берсе, ул 1899 елда Казан атлы тимер юлы системасы урынында ачылган. [1]
1930 елларның башында Казанда дүрт трамвай маршрутлары була. Беренчесе һәм иң озыны, Постау бистәсеннән Свердлов һәм Бауман урамнарыннан, карт Адмирал дамбасыннан "Ерак тамакка" үтә иде.
Трамвайларның базасы Арча зираттагы трампаркта була. Ә шәһәр үскәч, маршрутларның саны күбәйде. Мәсәлән, 30 елларның актыгында 9 маршрут була. Ә 1990 елларда инде 18 маршрут булган.
Ләкин бу сан озак тормады. Транспорт реформасы буенча шәһәр үзәгендә трамвай юллары бетерелгән һәм 1-нче трампарк ябылган.
Трамвайның киләчәге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2012 елда 5нче номерлы Казан тизләтелгән трамвае ачыла. Киләчәктә ул 3 номерлы трамвае белән кушылып боҗра маршрутын торгызыр, әлегә ул Кояшлы Шәһәргә кадәр бара. Бу трамвай Тимер юлы вокзалы — Декабристлар урамы — Фатыйх Әмирхан проспекты — Халитов урамы — Җиңү проспекты — Борисково бистәсе маршрут белән бара.
Маршрутлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 5 Тимер юлы вокзалы — Кояшлы шәһәр микраюны (элекке номер — 19)
- 1 Тимер юлы вокзалы — Химиклар урамы (элекке номер — 9)
- 4 Халитов урамы — 9нчы микраюн (элекке номер — 11)
- 6 Карабай бистәсе — Халитов урамы (элекке номер — 13)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Казан трамвае турында татарча сайт
- Маршрутлардан бөтенесе картада (рус.) 2011 елның 1 ноябрь көнендә архивланган.