Казанның атлы тимер юлы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казанның атлы тимер юлы latin yazuında])
(Казан атлы-тимер юлы битеннән юнәлтелде)
Казан атлы тимер юлы
Ил Россия империясе
Шәһәр Казан
Ачылган 1875 ел, 2 октябрь
Ябылган 1900 ел, 13 декабрь
Сызыклар саны 5
Парклар Адмираллык паркы (200 ат), Арча паркы (130 ат)
Озынлыгы 18,3 км
Варис Казан трамвае

Казанның атлы тимер юлы - 1875 елдан бирле 1900 елга кадәр Казан шәһәрендә булган атлы тимер юллар системасы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1867 елда Казанда атлы тимер юл системасын оештыруның беренче тырышуы булган: Проломная урамыннан Иделгә кадәр 7 чакрымдагы юлны төзелү өчен сәнәгатьче Шитов һәм Казан губернасы идарәсе арасында шәртнәмә имзаланган, ләкин соңрак Шитов баш тарткан.

1870 елда Юллар элемтәсе министрлыгы инженер Панаев проектын хуплаган һәм 1875 елның 2 октябрендә Казанда атлы тимер юллары ачылган.

Ачылганда 40 кеше сыйдырган 12 вагон файдаланган, ике сызык булган:

XIX гасыр ахырында 5 сызыкның озынлыгы 18,3 км тәшкил итә. Казанның атлы тимер юл системасында ике парк булган: Адмираллык паркы (200 ат) һәм Арча паркы (130 ат, Арча капкасы янында, бүгенге Мәдәният һәм ял паркы).

1900 елның 13 декабрендә Казанның атлы тимер юлы урынында электр трамвае эшли башлаган, атлы тимер юллары - аның нигезе булып чыккан.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]