Трамвай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
БКМ (Минск) маркалы 3-секцион трамвай (Казан, 2013 ел)

Трамвай, шәһәр җирендә электр көче белән хәрәкәт ителә торган рельслы, пассажирлар йөртә торган транспорт. Асылмалы контакт челтәре аша 500-700 ватт егәрлектәге даими ток белән (кире тогы рельста) тәэмин ителә. «Трамвай» сүзе инглиз теленнән «tram» – вагон, «way» – юл дигәнне аңлата.

Тарихи белешмә[үзгәртү]

Әгәр тарихка күз салсак, XIX гасырда бик күп завод, фабрикалар ачыла. Алар шәһәр читендә төзелгәнлектән, кешеләргә эш урыннарына йөрү ераклаша. Шуңа күрә пассажир транспорты мәсьәләсе кискен тора ул вакытта. Беренче урам трамвае 1832 елда Нью-Йоркта җибәрелә. Тимер юлга куелган вагонны пар ат тартып барган һәм ул сәгатенә 10 километр тизлектә хәрәкәт иткән. Ә икенче трамвай юлы 1835 елда Яңа Орлеанда барлыкка килә. Европада алар беренче булып Парижда, шуннан соң Лондонда, Копенгагенда булдырыла. Русиядә мондый төр транспортны беренчеләрдән булып 1854 елда инженер Полежаев эшли.

Яңа электр трамвае 1881 елда «Сименс» фирмасы тарафыннан Берлинда төзелә. Тик аның бик күп уңайсызлыклары була. Яңгырлы көнне бөтенләй йөрмәс хәлгә килә. Америка инженеры Ю.Спрэг ток алгычны аның түбәсенә куя. Һәм бу төр трамвай 1888 елда тиз арада барлык илләргә дә тарала. Русиядә электр транспорты үсешен Петербургның баш артиллерия идарәсендә эшләгән Ф. Пироцкий исеме белән бәйлиләр. 1880 елның 26 мартында ул үзенең уйлап табу казанышы турында хәбәр итә, шул ук елның 22 августында Петербургта электр трамвайлары йөри башлый.

Казан трамвае[үзгәртү]

Казандагы трамвайлар тарихы йөз елдан да артып китә. 1899 елның 20 ноябрендә Казанда беренче электр трамвае җибәрелгән. Мондый трамвайлар ул вакытта Русия империясенең башкаласы – Санкт-Петербург шәһәрендә дә булмый әле. Аңарчы, 1875 елның 2 октябреннән башлап, атлы трамвайлар йөргән.

“Бөтен Казан кесәдә” белешмәсе мәгълүматларына караганда (1914), Казанда биш хут (ягъни маршрут) гамәлдә булган: “Идел-Проломный”, “Воскресенский”, “Грузинский”, “Екатеринский”, “Түгәрәк”. Вагоннар ике класстан гыйбарәт булып, беренче класска билет икенчесенә караганда ике мәртәбә диярлек кыйммәтрәк торган. Бүгенгедән аермалы буларак, ул чорда трамвай хәзерге Ирек мәйданын турыга кисеп үткән, Кремль, Бауман, профсоюз, Университет, Лобачевский һ.б. урамнардан йөргән.[1]

2000 елда трамвай юлы озынлыгы, икә янәшә юлны кушып исәпләгәндә, 152,3 км, вагоннар саны – 588 данә, ел саен 260,5 млн. пассажир йөртелә.

Хәзерге вакытта шәһәр трамвайлар паркында кулланыла торган заманча модельләр барысы да Русиядә эшләнгән. Күптән түгел генә трамвайлар паркын да яңарту башланды. Шәһәр өчен күбрәк сыйдырышлы, киң, уңайлы вагонлы трамвайлар сатып алына. Әлеге трамвайлар гамәлгә кертелгәннән соң әлеге транспорт төре белән файдаланучылар саны артыр, дип көтелә. Трамвай иң уңайлы шәһәр транспорты санала. Чөнки хәрәкәтләнгәндә ул автомобиль агымына тәэсир итми, үз юлыннан бара. Казан трамвай паркында экскурсияләр, туристик сәяхәтләр өчен аерым маршрутлар да бар. Шулай ук Казанда вагон-ресторанлы трамвай да бар.

1967 елда Түбән Камада һәм 1973 елда Чаллыда трамвай хәрәкәте ачыла.

Казан тиз йөрешле трамвае[үзгәртү]

Уфа трамвае[үзгәртү]

Уфада бу төр транспорт 1937 елда йөри башлый. Бөек Ватан сугышы елларында трамвай заводларда хезмәт салучы эшчеләргә бару-кайту өчен бердәнбер транспорт чарасы була. Сугышка кадәр Уфада 21,4 километр озынлыкта трамвай юллары салынып, өч маршрут буенча 17 моторлы ңәм 15 тагылма вагон йөри. Черниковск шәһәрендәге предприятиеләргә кадәр трамвай йөрмәгәнлектән, заводларда хезмәт салучылар эшкә җәяүләп яки товар поездларына утырып бара.

Бөек Ватан сугышыннан соң шәңәрдә электр транспорты зур үсеш ала. 1956 елда Черниковск һәм Уфа кушыла. 1995 елда трамвай юлларының озынлыгы 156 километрга җитә. 23 маршрут эшли, елына бу төр транспорт 90,17 миллион пассажирны хезмәтләндерә. 2000 еллардан шәңәрнең трамвай челтәре кыскартыла башлый. 2008 елның август-сентябрендә Октябрь проспектында “Аграр университеты” тукталышыннан алып Космонавтлар урамына кадәр трамвай рельслары алынды, М. Калинин һәйкәле тирәли һәм “Дәүләт циркы” тукталышында трамвай боҗралары эшләнде.

Бүген “Уфа электр транспорты идарәсе” предприятиесенә караучы ике депода 167 трамвай (көн саен 105е линиягә чыга), ике депода 221 троллейбус (көн саен 154е линиягә чыга) бар. Трамвай линияләре — 97,47, троллейбус линияләре озынлыгы 230,75 километр тәшкил итә. 12 — трамвай, 21 троллейбус маршруты тәүлегенә 150 меңгә якын пассажирны хезмәтләндерә. Предприятиедә 269 трамвай йөртүче, 394 троллейбус водителе, 651 кондуктор, 350 ремонт персоналы эшли.

Шулай ук кара[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]