Краков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Краков
Краков (Польша)
Краков
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Польша
Воеводалык Кече Польша воеводалыгы
Координатлар 50°04′00″ т. к. 19°57′00″ кч. о.HGЯO
Башлык Jacek Majchrowski[d] һәм Józef Walenty Krzyżanowski[d]
Мәйдан 327 км²
Халык саны 760 700 кеше
Сәгать кушагы UTC+1, җәен UTC+2
Телефон коды 12
Автомобиль коды KR
Wawel castle.jpg

Краков (пол. Kraków  [ˈkrakuf], лат. Cracovia, алман. Krakau) — Польшаның көньяк өлешендәге шәһәр, Кече Польша воеводалыгының үзәге, Висла елгасы буендагы порт.

Польшаның халык саны буенча икенче шәһәре. Краков поляк милли үзаңында аеруча зур рольне уйный, чөнки монда 1038—1596 елларда Польша башкаласы урнашкан булган. Шәһәр тарихи һәйкәлләргә бай, тарихи үзәге ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. 1364 елда нигезләнгән Ягеллон универстеты илдә иң борынгы универститет булып тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр 966 елда телгә алынган. 1038 елдан Польша башкаласы булып киткән. 1241 елда шәһәргә монголлар бәреп керәләр һәм аны җимерәләр. 1259 елда монголлар шәһәрне кабат җимерәләр. Өченче һөҗүм 1287 елда булган, ләкин бу юлы монголлар шәһәрне ала алмаганнар. 1364 елда Казимир III Бөек тарафыннан Ягеллон университеты нигезләнгән. 15 һәм 16 гасырларны Краковның «алтын гасыры» булып санарга мөмкин — ул бай һәм һәм бөек дәүләтнең пайтәхете булган. 1596 елда, Люблин униясеннән соң, дәүләт башкаласы Варшауга күчерелә, ләкин Краков Польша кыйралларның таҗ кию урыны булып калган. Швед ябырылулары һәм чума эпидемиясе шәһәр халкын нык киметкән һәм аның мөһимлеген төшергән.

1794 елда Краковта Тадеуш Костюшко җитәкчелеге асытында кузгалыш башлап киткән. Польшаның өченче бүлүе нәтиҗәсендә шәһәр Австрия составына күчкән. 1809 елда Наполеон Варшау һерцоглыгын булдырылган, аның составына Краков да кертелгән. 1815 елда, Вена конгрессы карары буенча, шәһәр формаль рәвештә бәйсезлек алган (Ирекле Краков шәһәре). 1846 елгы кузгалышны бастыруыннан соң шәһәр Австрия составына күчкән.

1918 елда Польша составына күчкән. Бөтендөнья сугышлары арасында Краков аның мәдәни һәм мәгърифи мәркәзе статусын тагы да ныгыткан. Технология һәм сәнгать академияләре барлыкка килгәннәр. Өстәвенә шәһәр яһүди мәдәнтенең һәм сионизм хәрәкәтенең үзәге булган. Польшага Өченче Рейх бәреп керүеннән соң, шәһәр Генерал-губернаторлыкның башкаласы итеп билгеләнгән.

Социалистик Польша дәверендә шәһәрнең сәнәгый әһәмиятлелеге арта, Нова-Хута металлурги комибианты төзелә.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1890[1] 1900[1] 1910[1] 1921[1] 1931[1] 1946[1] 1950[1] 1960[1] 1970[1] 1978[1] 1988[1] 2002[1] 2011[1]
69 100 85 300 137 592 183 751 219 300 299 396 343 638 481 296 583 444 693 200 746 440 757 547 759 137

Икътисад һәм мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләнең мөһим икътисади, гыйльми һәм мәдәни үзәге. Транспорт юллары төене. Аэропорты халыкара әһәмиятенә ия. Кара металлургия һәм машаиналар төзү үзәге (авыр машиналар төзү, электротехника вә радиоэлектроника) сәнәгатьләре үсеш алган. Химия, цемент, мибел, тегүчелек, фармацевтика, парфюмерия, полиграфия, тәмәке, азык-төлек сәнәгате эшлханәләре бар. Универстет (1364) һ.б. югары уку йортлары, музейлар, театрлар бар.

Краков — туризмның эре үзәкләрдән берсе. Краковның тарихи үзәге — Висланың сул ярындагы Вавель калкулыгында. Мигъмарият һәйкәлләрдән Изге Мәрьям Капелласы (10 гасыр), кыйрал сарае (13— 17 гасырлар), костёллар, Польша ФА бинасы һ.б. сакланган. Краковта кинофестивальләр вә халыкара күргәзмәләр үткәреләләр.

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]