Гданьск

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Торак пункт
Гданьск
пол. Gdańsk, кашуб. Gduńsk
Байрак[d] Тугра[d]
Байрак Герб
Ил
Польша
Воеводалык
Поморье воеводалыгы
Башлык
Нигезләнде
предп. 997
Беренче телгә алу
Мәйдан
261,96 км²
Халык саны
460 517 кеше
Сәгать кушагы
Телефон коды
58
Почта индекслары
80-008 – 80-958, 80-008 һәм 80-958
Рәсми сайт
Гданьск (Польша)
Red pog.png

Гданьск (пол. Gdańsk  [ˈgdaɲsk], кашуб. Gduńsk, лат. Gedanum, Dantiscum, 13081466 һәм 17931945 елларда Да́нциг, алман. Danzig) — Польша шәһәре, Поморье воеводалыгының административ үзәге.

Халык саны — 460 517 кеше (2011), Польшаның халык саны буенча алтынчы шәһәре, Сопот һәм Гдыня шәһәрләре белән Труймясто (ягъни Өч шәһәр) агломерациясене тәшкил итә.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гданьск Балтыйк диңгезе (Гданьск култыгы) буенда урнашкан.

Гданьск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 11,2 12,8 19,7 25,8 29,3 32,1 34,9 34,2 30,2 24,3 16,6 14,0 34,9
Уртача максимум, °C 1,5 1,9 6,8 12,5 17,9 18,8 20,4 20,1 16,4 11,8 6,0 2,9 11,4
Уртача минимум, °C −3,5 −2,5 −0,1 4,1 8,1 12,0 13,6 12,7 11,0 6,6 2,4 −0,9 5,3
Абсолют минимум, °C −23,8 −23 −17,5 −6,9 −2 0,9 4,1 2,0 −2,9 −5,8 −12,4 −16,6 −23,8
Чыганак: http://www.stat.gov.pl/cps/rde/xchg/gus

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр 997 елда беренче тапкыр телгә алынган. 10—13 гасырларда Көнчыгыш Помор кензәлегенең үзәге. 1793—1918 елларда Пруссия кулы астында, соңрак Алмания составында булган. 1919 елда Версаль килешүе буенча "Азат шәһәр" дип игълан ителде.

1939 елда Алмания Польшадан Гданьскны кире кайтарырга һәм Көнчыгыш Пруссия белән элемтә өчен юлларны бирергә таләп итте. Польшаның баш тартуы Икенче бөтендөнья сугышының башлануына сәбәп булган. 1939-1945 елларда алман оккупациясе астында.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында җитди зыян күргән. Сугыштан соң шәһәрдә яңа торак урыннар һәм җәмәгать биналары пәйда булганнар.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гданьск портының еллык йөк әйләнеше якынча 20 млн. т. тәшкил итә. Гданьск аша күмер, урман һ.б. нәрсәләр читкә чыгарыла; читтән руда, фосфатлар һ.б. китерелә. Сәнәгатьтә машиналар төзү, аеруча көмәләр төзү, электротехника алдынгы урыннарда. Химия (лак, буяулар), азык-төлек, нефть эшкәртү, тегүчелек сәнәгатьләре дә үсеш алганнар.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Польшада Татар уланына һәйкәл.2010.Гданьск

Гданьск — мөһим мәдәният үзәге. Униерситет, политехника, педагогия, табибият, диңгезчелек институтлари, һ.б. уку йортлары, опера һәм драма театрлары бар.

Мигъмарият һәйкәлләре: Рәтүш (14—15 гасырлар), Изге Мәрьям костёлы (14—16 гасырлар), Олы арсенал (17 гасыр башы) һ.б.

Татар уланы һәйкәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда Гданьск шәһәрендә «Речь Посполитая (Польша) татарына һәйкәл» ачылды.[1]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]