Висла

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Висла
Wisła
Kraków Wisła 11.jpg
Краковтан күренеш
Тасвир
Озынлыгы 1047 км
Бассейн мәйданы 198 500 км²
Бассейны Балтыйк диңгезе
Су чыгымы күләме 1080 м³/с
Елга башы Карпатлар
Елга тамагы Балтыйк диңгезе

Ви́сла (пол. Wisła, лат. Vistula) — Польшаның иң озын һәм мөһим елгасы. Шулай ук Балтыйк диңгезнең иң озын һәм су күләме буенча икенче елга. Висла елгасы озынлыгы 1047 км, бассейн мәйданы — 198,5 мең км².

Көнбатыш Карпат тауларыннан башланып, Балтыйк диңгезенең Гдәнск култыгына дельта хасил итеп коя. Эре кушылдыклары: уң — Дунаец, Вислок, Сан, Көнбатыш Буг һ. б.; сул — Пилица, Брда. Висла башланган урыныннан 40 кмны тау арасыннан, Пшемша койганнан соң тигезлектән ага.

Висла— Пүлшәнең мөһим транспорт мәгистрәле. Кою урыныннан 940 километрда көймәләр йөрешле. Висла каналлар аркылы Неман, Днепр, Одра елгалары белән бәйләнгән. Висла буенда Варшава, Краков, Плоцк, Торун шәһәрләре, дельтасында Гдәнск шәһәре урнашкан.