Казанның Төньяк автовокзалы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казанның Төньяк автовокзалы latin yazuında])
Казанның Төньяк автовокзалы
Ил Татарстан Җөмһүрияте, Русия
Шәһәр Казан
Ачу датасы 2012
тип шәһәрара, шәһәртирә
Юнәлешләр Чиләбе, Чабаксар
Иң ерак Чиләбе, Чабаксар, Йошкар-Ола
Түләү ысулы Казан-2 вокзал бинасында
Адрес Казан-2

Казанның Төньяк автовокзалы яки "Төньяк" автовокзалы - Казанның өченче автовокзалы. Казан-2 күчеп утыру төенендә (тимер юл, автовокзал, метро), Воровский урамында, Төньяк вокзалы метро станциясе янында урнаша. Өч Казанның автовокзалыннан иң кечкенә пассажир әйләнешенә ия була.

2012 елда Казан-2 тимер юлы вокзалы белән ачылган.

Шәһәртирә, шәһәрара рейслар бар. Әлегә Яшел Үзән, Чиләбе, Чабаксар, Йошкар-Ола шәһәрләренә автобуслар йөриләр.

Автовокзал бинасы Казан-2 күчеп утыру төененә керә, анда көтү залы, билет залы, медпункт, кафе, әни һәм сабый бүлмәсе, кунакханә, бушлай Wi-Fi хезмәте бар.

Казанның Төньяк автовокзалына кадәр метро белән (Төньяк вокзалы станциясе), Декабристлар урамы буенча 6, 18, 20, 33, 37, 40, 43, 53, 60, 62, 76, 78, 89 номерлы автобус, 1, 6 номерлы трамвай, 13 номерлы троллейбус белән барып җитеп була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]