Бауман урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Бауман урамы
Baumana Street Kazan Russia 2009 sept 06.jpg
Кем/нәрсә
хөрмәтенә аталган
Николай Бауман
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Казан
Халык саны, кеше 1,544[1]
Почта индексы 420111[2]
Якындагы метро стансасы Кремль, Тукай мәйданы
Кисеп үтә
Меңъеллык мəйданы, Һөнберлек урамы, Чернышевски урамы, Муса Җәлил урамы, Кави Нәҗми урамы, Астрономия урамы, Пушкин урамы һәм Тукай мәйданы[d]

Бауман урамыКазанның Вахитов районында, тарихи үзәктә урнашкан урам. Урам Казан Кремле янында Меңъеллык мəйданында башланып, көньяк-көнчыгышка таба дәвам итә, Тукай мәйданында тәмамлана.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бауман урамы Казанда иң борынгы урамнарның берсе. Ул Казан ханлыгы чорында ук булган (шул вакытта ул Ногай юлы атамасын йөрткән). Әлеге вакытта 1905 елда Мәскәүдә үтерелгән инкыйлабчы Николай Бауман хөрмәтенә атала.

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 3 нче йорт — Шәһәр магистраты бинасы.
  • 5 нче йорт — Покрау һәм Ниса Микулае чиркәүләренең гыйбадәтханә комплексы.
  • 7 нче йорт — Муса Җәлил эшләгән «Татарстан» гәҗите мөхәрририяте бинасы.
  • 8 нче йорт — Геркен йорты, XIX гасыр уртасы (сүтелгән).
  • 9/15 нче йорт — Мелниковнең табыш йорты («Казан» мөсафирханәсе), 1843 ел.
  • 10 нчы йорт — Интендант складлары, XVIII гасыр азагы — XIX гасыр башы (сүтелгән).
  • 12 нче йорт — Лебедев казармалары, XIX гасырның беренче яртысы (сүтелгән).
  • 14 нче йорт — Гарипләр йорты, 1786 ел (сүтелгән).
  • 15 нче йорт — Меркулов йорты, 1874, 1902 еллар.
  • 17 нче йорт — сәүдәгәрләр биржасы йорты, XX гасыр башы.
  • 19 нчы йорт — Матбугат йорты, 1933-1935 еллар.
  • 20 нче йорт — Татарстан Җөмһүрияте фәннәр академиясе.
  • 30 нче йорт — Смоленцев һәм Шмелев иптәшлегенең табыш йорты, 1907-1909 еллар.
  • 32 нче йорт — Щетинкин йорты, XIX гасырның беренче яртысы.
  • 34 нче йорт — Щетинин йорты, 1841-1844 ел.
  • 35 нче йорт — Оконишников йорты, 1873 ел.
  • 36/12 нче йорт — Себер нумирлары бинасы (сүтелгән).
  • 37 нче йорт — Дәүләт банкы бинасы, XX гасыр башы.
  • 39 нчы йорт — Волков йорты, 1863 ел.
  • 40 нчы йорт — Ивановның табыш йорты, 1840 ел.
  • 42/9 нчы йорт — Жаров йорты, 1836 ел.
  • 45 нче йорт — Гагаев йорты, XIX гасыр азагы.
  • 47 нче йорт — Ключников йорты, XIX гасырның беренче яртысы.
  • 48 нче йорт — Театр бинасы, ???? ел.
  • 49/48 нче йорт — Бренинг даруханәсе йорты, XIX гасыр азагы — XX гасыр башы.
  • 52/7 нче йорт — Табыш йорты, XIX гасыр азагы — XX гасыр башы.
  • 56 нчы йорт — Ульянов-Золина йорты, XIX гасырның беренче яртысы, 1851, 1887 еллар.
  • 58 нчы йорт — Григорьев йорты, XIX гасырның беренче яртысы, 1859.
  • 62/9 нчы йорт — Соломин-Смолин йорты.
  • 66 нчы йорт — Каретников йорты, 1888 ел.
  • 68 нче йорт — В.Каретников йорты, XIX гасырның беренче яртысы.
  • 70 нче йорт — П.Каретников йорты, 1866 ел.
  • 74 нче йорт — Калинин-Жадина йорты, 1887, 1911 еллар.
  • 76 нчы йорт — Р. Нәҗметдинов яшәгән йорт.
  • 78 нче йорт — Аллаһның күренүе чиркәве (1 нче корпус), Аллаһның күренүе чиркәвенең чаң манарасы (2 нче корпус).
  • 80 нче йорт — Смоленцев-Шмелевның сәүдә йорты, 1869-1873 еллар.
  • 86/7 нче йорт — «Тиҗарәт нумирлары» кунакханәсе бинасы, 1906-1907 еллар.

Фотосурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]