Эчтәлеккә күчү

Екатерина II

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Екатерина II latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Екатерина II
Туган телендәге исеме София Фредерика Августа Ангальт-Цербстлы
Туган 2 май 1729(1729-05-02)
Штеттин, Пруссия
Үлгән 17 ноябрь 1796(1796-11-17) (67 яшь)
Кышкы Сарай, Санкт-Петербург
Үлем сәбәбе инсульт
Күмү урыны Питыр һәм Павал җәмигы[d]
Яшәгән урын Щецин
Санкт-Петербург, Россия империясе
Ватандашлыгы Россия империясе[1]
 Пруссия кыйраллыгы[d]
Һөнәре сәясәтче, монарх, сәнгать әсәрләре коллекционеры, аксөяк
Җефет Петр III
Өйдәш Станислав Август Понятовский[d], Григорий Григорьевич Орлов[d], Александр Семёнович Васильчиков[d], Григорий Александрович Потёмкин[d], Сергей Васильевич Салтыков[d], Пётр Васильевич Завадовский[d], Зорич, Семён Гаврилович[d], Римский-Корсаков, Иван Николаевич[d], Ланской, Александр Дмитриевич[d], Ермолов, Александр Петрович[d], Александр Матвеевич Дмитриев-Мамонов[d] һәм Платон Александрович Зубов[d]
Балалар Павел I
Ата-ана
  • Христиан-Август Ангальт-Цербстлы (әти)
  • Иоганна-Елизавета Гольштейн-Готторплы (әни)
Кардәшләр Фридрих Август Ангальт-Цербстский[d], Вильгельм Кристиан Фридрих Ангальт-Цербстский[d], Августа Ангальт-Цербстская[d] һәм Елизавета Ульрика Ангальт-Цербстская[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар войны Екатерины II[d]
Хәрби дәрәҗә полковник

 Екатерина II Викиҗыентыкта

Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Романова.

Екатери́на II, Әби патша (Екатерина Алексе́й кызы; чын исеме София Фредерика Августа Ангальт-Цербстлы, алм. Sophie Auguste Friederike von Anhalt-Zerbst-Dornburg) — 1729 елның 2 мае, Штеттин, Пруссия1796 елның 17 ноябре, Кышкы Сарай, Санкт-Петербург) — Русия патшабикәсе (17621796)

Князь Ангальт-Цербстский кызы Екатерина тәхеткә үз иренә - тиздән ачыкланмаган шартларда һәлак булачак Петр III гә каршы сарай түнтәрелеше нәтиҗәсендә менгән. Ул тәхеткә менеп, үзенең «Бөек» Петр ирен 1725 елда алыштырган Екатерина I ясаган прецедентка иярә. Екатерина заманында Русия империясенең чикләре көнбатышка (Речь Посполитаны басып алып) һәм көньякка («Новороссия», Кырым, өлешчә Кавказ) сизелерлек җәелдерелә[чыганагы?].

Аның идарә итү чорын еш кына Русия империясенең «алтын чоры» дип атыйлар. Шулай ук татарларга мәчетләр төзү рөхсәте биргән патша буларак билгеле. Екатерина II халыкларга аз-маз дин иреге хокукларын кайтарта, дини эзәрлекләүне туктата. 1788 елның 22 сентябрендә Екатерина Уфа Диния магометаннар законы җыенын оештыру турында фәрман имзалый.

Екатерина II урыс халкына мәгърифәт бирү яклы булган. Идарә иткән чорда ул дәүләт үсеше өчен файдалы булган бик күп реформалар кабул итте.

Екатерина II вакытында дәүләт идарәсе системасы Петр I заманыннан беренче тапкыр реформалаштырыла. Екатерина II реформалары рус дәүләтенең һәм җәмгыятьнең XIX гасырның беренче чирегендә трансформациясен әзерләгәннәр һәм 1860-еллар реформалары өчен кирәкле шарт булган[чыганагы?].

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]