Павел I
| Павел Беренче Петр улы | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Петр Беренче Петр улы |
| Туган | 1 октябрь 1754 Санкт-Петербург, Елизавета Петровнаны Җәйге сарае |
| Үлгән | 24 март 1801 (46 яшь) Санкт-Петербург, Михайл сарае |
| Үлем сәбәбе | протыкание[d] һәм Буылу |
| Күмү урыны | Питыр һәм Павал җәмигы[d] |
| Яшәгән урын | ГМЗ «Павловск»[d] |
| Милләт | рус |
| Ватандашлыгы | Россия империясы |
| Һөнәре | дәүләт эшлеклесе, император |
| Җефет | Наталья Алексеевна[d] һәм Мария Фёдоровна[d] |
| Өйдәш | Анна Петровна Лопухина[d], Разумовская, Софья Степановна[d], Мавра Исидоровна Юрьева[d] һәм Нелидова, Екатерина Ивановна[d] |
| Балалар | Александр I |
| Ата-ана |
|
| Кардәшләр | Алексей Григорьевич Бобринский[d] һәм Анна Петровна[d] |
| Хәрби дәрәҗә | янарал-әмирәл[d] |
- Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Романов.
Па́вел I Беренче (Па́вел Петр улы) — Россия империясе императоры. Мальта ордены бөек магистры, Петр III һәм Екатерина II улы.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Тумыштан соң әнисеннән алына һәм Елизавета II сараенда тәрбияләнә.
1762 елда дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә әтисе Петр III үтерелә, ә Павел тәхет мирасчысы итеп игълан ителә, ләкин яше җиткәч хакимияткә кертелми.
Тик әнисе Екатерина II үлгәннән соң Павел хакимияткә килә.
Үзгәрешләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Павел I хакимияткә килгәч
- хәрби-дәүләт тәртибен ныгыта
- дворяннар өстен хокукларын чикли
- крестьян эшен ял көннәрендә тыя
- крестьяннарны җәберләүне бераз киметә
- гаскәрдә Пруссия тәртибен кертә
- тышкы сәясәттә инкыйлаби Франциягә каршы чыгыш ясый, ләкин 1800 елда Наполеон белән берек төзи.
- 1797 елда тәхет тапшыруы турында фәрманны (ир нәселе буенча) кабул итә
- Үз канат астына Мальта ордены ала
- Һиндстанда Инглиз колонияләрен басып алмакчы булган
- Христиан булмаган диннәргә тигез карашны яклый
- Рус булмаган милләтләргә карата золымны йомшарта
Сарай түнтәрелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Павел I эшчәнлеге нәтиҗәсендә дворяннар өстен хокукларын югалтып сарай түнтәрелешен оештыра, улы Александр түнтәрелешкә каршы булмаган. Дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә Павел I үтерелә, аның улы Александр I тәхеткә утыра.
Кайбер чыганаклар буенча сарай түнтәрелеше Бөекбритания тарафыннан оештырылган, төп сәбәбе: Павел сәясәте Һиндстанда һәм Аурупада инглиз мәнфәгатьләренә янаган.
Түнтәрелештән соң Павел I ясаган бөтенесе диярлек үзгәрешләр юкка чыгарыла. Улы Александр I яңадан Бөекбритания яклы көчләрне яклый башлый һәм Россия империясе инглиз ягында Наполеонга каршы сугышка керә.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Павел Петрович: предки и потомки (От Руси древней до империи Российской).
- Сухарева О.В. Император (Сухарева О.В. Кто был кто в России от Петра I до Павла I, Москва, 2005).
С*ахновский Н. Русский император (Энциклопедический словарь Русской цивилизации).
- Шикман А.П. Российский император (Шикман А.П. Деятели отечественной истории. Биографический справочник. Москва, 1997