Инфантерия генералы
Внешний вид
Инфантерия генералы [1] — Россия империясенда җәяүле гаскәрләрдә «Табель о рангах» белән билгеләнгән II класс генерал дәрәҗәсе. Югары генерал дәрәҗәсе, 1722 елгы «Табель о рангах» белән билгеләнгән, XVIII гасырның азагына хәтле, генерал-аншеф дәрәҗәсе белән алмаштырылган.
1796 елның 29 ноябренда импиратыр Павел I тарафыннан кертелгән. II класска туры килгән, «Галиҗәнап» (Ваше высокопревосходительство) мөрәҗәгате белән.
Инфантерия генералы - җәяүле гаскәр, укчы өлеше генерал-инспекторы, хәрби округ сәргаскәре, зур хәрби берләшмә башлыгы вазифасын башкара алган.
1917 елның 16 (29) декабрендә СҺК декреты белән «Об уравнении всех военнослужащих в правах» дәрәҗәне юкка чыгарылган.
Бүгенге мәгънәдә — генерал-полковник.
Танылган инфантерия генераллары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Пётр Багратион,
- Михаил Милорадович
- Алексей Тормасов
- Дмитрий Дохтуров
- Николай Муравьёв-Амурский
- Николай Муравьёв-Карсский
- Михаил Скобелев
- Николай Юденич
- Лавр Корнилов
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Инфантерия (иске итальян телендә infanteria, infante сүзеннән — «яшүсмер, җәяүле гаскәри»), кайбер чит илләр гаскәрләрендә - җәяүле гаскәрләр исеме. XVIII — XX гасырда башында Россияда «инфантерия» термины «җәяүле гаскәр» исеме беррәттән рәсми документларда кулланыла.
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Волков С. В. Русский офицерский корпус. М., 1993. С. 38-49.
- Ганичев П. П. Воинские звания. М., 1989. С.119.
- Троицкий С. М. Русский абсолютизм и дворянство в XVIII веке. М., 1974. С. 88, 92, 368—370.
- Шестаков А. В. Экономика и право: Энциклопедический словарь. М., 2000.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу — Хәрби көчләр турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |