Николай Юденич
Николай Николай улы Юденич | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
![]() | |||||||||||||
Туу датасы | 30 июль 1862 | ||||||||||||
Туу урыны | Мәскәү, Россия империясе | ||||||||||||
Үлем датасы | 5 октябрь 1933 (71 яшь) | ||||||||||||
Үлем урыны | Каннар, Франция | ||||||||||||
Иялек | Калып:Байрак/Русия империясе Русия империясе ![]() ![]() | ||||||||||||
Хезмәт еллары | 1879—1919 | ||||||||||||
Дәрәҗә | |||||||||||||
Җитәкчелек иткән | * Кавказская гаскәре (гыйнвар 1915 — февраль 1917) | ||||||||||||
Бүләкләр һәм премияләр | {|style="background:transparent"
|![]() ![]() ![]() |}
| ||||||||||||
[[commons:Category:
![]() |
Николай Николай улы Юденич (рус. Николай Николаевич Юденич, 18 [30] июль 1862, Мәскәү — 5 октябрь 1933, Каннар, Франция) — рус хәрби эшлеклесе, инфантерия генералы (1915). Беренче бөтендөнья сугышы вакытында иң уңышлы хәрби башлыкларның берсе, Ватандашлар сугышы вакытында төньяк-көнбатыш юнәлешендә совет хакимиятенә каршы хәрәкәт иткән көчләре белән җитәкчелек иткән.
Тәрҗемәи хәл
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Коллеж киңәшчесе Николай Иван улы Юденич (1836—1892) гаиләсендә туган.
1881 елда Мәскәүдәге Александр хәрби укуханәсен, 1887 елда — Генштаб академиясен тәмамлый. 1892 елдан — Төркистан хәрби округы штабының өлкән адъютанты. 1894 елда рус гаскәренең Памир яуларында катнакан.
1902 елдан — 18-нчы укчы полкының командиры, шул полкының командиры буларак Рус-япон сугышында катнаша.
1907 елдан — Кавказ хәрби округынең генерал-фатирмейстеры, 1912 елдан — Казан хәрби округынең штабы башлыгы; бер елдан соң Кавказ хәрби округынең штабы башлыгы вазыйфасына тәгаенләнә.
Беренче бөтендөнья сугышы башында Кавказ гаскәрнең шатаб башлыгы, 1915 елның гыйварыннан аның командиры. 1916 елда уңышлы Әрзүрүм һәм Трабзон операцияләрен үткәрде. Февраль инкыйлабыннан соң — Кавказ фронты сәргаскәре, 1917 елның 2 (15) маенда Александр Керенский тарафыннан «борыкка буйсынмау» өчен вазыйфасыннан алынган. Истигъфага (отставкага) чыгып, гаилә белән Петроградта яшерен рәвештә яши.
1919 елның гыйнварында ялган документлар буенча, Финләндиягә, аннан соң Эстониягә мөһәҗирлеккә китә. Шул ук елның июлендә Юденич Александр Колчак тарафыннан Петроградка һөҗүм итәчәк Төньяк-Көнбатыш гаскәрнең башлыгы итеп тәгаенләнән һәм «Төньяк-Көнбатыш хөкүмәте» составына хәрби министр буларак керде.[1] Петроградка уңышсыз һөҗүмненнән соң (октябрь — ноябрь 1919) Юденич гаскәренең калдыклары Эстониягә китәргә мәҗбүр булганнар.
1920 елда Бөекбританиягә, ә соңрак Франциягә мөһәҗирлеккә китә. Мөһәҗирлектә сәясәттән читкә киткән. 1933 елның 5 октябрендә үпкә туберкулөзыннан вафат булган.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
1916
-
М. Мизернюк рәсеме, 1916
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әлифба буенча шәхесләр
- 30 июль көнне туганнар
- 1862 елда туганнар
- Мәскәүдә туганнар
- 5 октябрь көнне вафатлар
- 1933 елда вафатлар
- Каннарда вафатлар
- Инфантерия генераллары (Русия империясе)
- II дәрәҗә Изге Георгий ордены кавлерлары
- III дәрәҗә Изге Георгий ордены кавлерлары
- IV дәрәҗә Изге Георгий ордены кавлерлары
- «Батырлык өчен» алтын корал белән бүләкләнгәннәр
- Изге Александр Невский ордены кавалерлары
- Ак бөркет орденының кавалерлары
- 2 дәрәҗә Изге Владимир орденының кавалерлары
- III дәрәҗә Изге Владимир ордены кавлерлары
- IV дәрәҗә Изге Владимир ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Изге Анна ордены кавалерлары
- II дәрәҗә Изге Анна ордены кавалерлары
- III дәрәҗә Изге Анна ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалерлары
- II дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалерлары
- III дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалерлары