Александр Керенский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Керенский latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сурәт
Җенес ир-ат[1][2]
Ватандашлык Flag of the United Kingdom.svg Британия империясе
Тугандагы исем исп. Aleksándr Fiódorovichj Kérenski
Туу датасы 22 апрель (4 май) 1881 яки 2 май 1881(1881-05-02)[3][4]
Туу урыны Сембер, Россия империясе[5]
Үлем датасы 11 июнь 1970(1970-06-11)[2][6][7][…] (89 яшь)
Үлем урыны Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары[5]
Җирләнгән урыны Патни-Вейл зираты[d]
Ата Фёдор Михайлович Керенский[d]
Ире яки хатыны Lydia Tritton[d] һәм Olga Kerensky[d]
Балалар Керенский, Олег Александрович[d]
Туган тел Рус теле
Һөнәр төре сәясәтче, адвокат
Эш урыны Стәнфорд үнивирситите
Башкарган вазыйфа Русия Федерациясе Хөкүмәтенең Рәисе[d], член Государственной думы Российской империи[d] һәм член Всероссийского Учредительного собрания[d]
Әлма-матер Питырбур дәүләт университетының юридик факультеты[d]
Активлык урыны Санкт-Петербург[5]
Сәяси фирка әгъзасы Социал-инкыйлабчылар фиркасе[d] һәм Хезмәт төркеме[d]
Имза
Commons-logo.svg Александр Керенский Викиҗыентыкта

Александр Фёдор улы Керенский (рус. Александр Фёдорович Керенский) (22 апрель (4 май) 1881(18810504), Сембер, Русия империясе11 июнь 1970, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары) — Русия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Вакытлы хөкүмәтнең рәис министры.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ата-анасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе — Фёдор Михаил улы Керенский (1841/18421911). Пенза дини урта уку йорты отличие белән тәмамлый, аннан соң Казан университетының тарих-филология университетында югары белем ала. Казанда Фёдор Керенский Надежда Адлерга өйләнә.

Коллегия киңәшчесе дәрәҗәсенә ирешкәч, Фёдор Керенский Сембергә ирләр гимназиясе директоры вазифасына эшкә билгеләнә. Керенский укучыларының иң танылган берсе Владимир Ленин булган.

Керенский гаиләсендә биш бала булган: Надежда, Елена, Анна, Александр һәм Фёдор.

1889 елның маенда Фёдор Керенский Ташкәнткә Төркестан өлкәсе уку йортларының баш инспекторы директоры вазифасына эшкә билгеләнә. Шул ук елда Александр Ташкәнт гимназиясендә укый башлана. 1899 елда ул алтын медаль белән гимназияне тәмамлана һәм Петербург универстиетының юридик факультетына укырга керә.

Сәяси карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1905 елда Керенский «Канлы якшәмбе»нең корбаннарга булышлык комитетында катнашкан. 1905 елның октябрьдан «Буревестник» бюллетень өчен яза. Шул ук елның 21 декабрьдә аның квартирада тентү ясыйлар һәм пистолетны табалар. Тентү нәтиҗәсендә эсерлар хәрби дружинада булу шик буенча арестка салына; 1906 елның апрелендә, дәлилләр булмаганлыктан, азат ителә һәм Ташкәнт шәһәренә сөргенгә җибәрелә. Шул ук елның сентябрьдә ул Петербургка әйләнеп кайта.

1912 елда Сарытау губернасы Вольск шәһәреннән Дәүләт Думасына сайлана. Социалист-революционерлар партиясе сайлауларны бойкотлый, шуңа күрә Керенский эсерлар партиясеннән чыга һәм «трудовиклар» фракциясенә керә. 1915 елдан Дәүләт Думасында «трудовиклар» фракцияне җитәкли.

1917—1918 еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәрби министр Керенский һәм аның ярдәмчеләре: полковник Владимир Барановский, генерал-майор Григорий Якубович, Борис Савинков, Александр Керенский һәм полковник Георгий Туманов (август 1917)

1917 елның 2 мартында Вакытлы хөкүмәтнең юстиция министры урынын ала. Вакытлы хөкүмәтнең сәяси тоткыннарның азат итү, Польша бәйсезлеге, Финляндия конституциясе торгызу турында карарлар кабул итәргә булыша. 1917 елда яңадан эсерлар фиркасенә керә.

1917 елның 5 маеннан — Вакытлы хөкүмәтнең хәрби һәм диңгез министры. 22 маенда ул Михаил Алексеев урынына Алексей Брусиловны Югары хәрби Башлык постына билгели. Хәрби министр постында Керенский рус армиясенең һөҗүме оештырылу өчен зур көч сала. Һөҗүм 18 июльдә башлана, ләкин ул уңышсызлыкка дучар була.

1917 елның 8 (21) июненнән — Вакытлы хөкүмәтнең министр-рәисе. 12 июньдә фронтта үлем җәзасы торгызыла; яңа акчалар («керенкалар») чыгарылалар. 19 июньдә Югары хәрби Башлык постына Лавр Корнилов билгеләнә; Корнилов фетнәсеннән ул арестка салына.

Октябрь инкыйлабы вакытында Керенский Петроградтан качып китә һәм уңышсызлы булган Керенский — Краснов фетнәне җитәкли. 1917 елның ахырында Петрогад һәм Новгород тирәсендәге авылларда тора. 1918 елның июньдә, серб офицеры дигән булып, Русиядән китә.

Эмиграциядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елдан Франциядә яши; 1922—1932 елларда «Дни» газетасында мөхәррир булып эшли. Гитлер Францияне басып алу чакта, Америкага качып китә. Анда ул күп еллар Нью-Йорк һәм Стэнфорд университетына Русия тарихы буенча лекцияларны укый.

1968 елда ССРБга килүгә рөхсәтен алырга маташкан.

А. Керенский 1970 елның 11 июнендә Нью-Йоркта вафат була. Җирле Рус православ чиркәве Керенскийны Русия империясе җимерелүдә гаепле кеше дип санагач, аңа җеназа укуыннан баш тарта, шуңа күрә ул Лондонда күмелә.

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Record #56694714 // VIAF — 2012.
  2. 2,0 2,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform — 2011.
  3. Internet Movie Database — 1990.
  4. Gran Enciclopèdia CatalanaGrup Enciclopèdia Catalana, 1968.
  5. 5,0 5,1 5,2 Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе һ.б. Record #118721909 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  6. Nationalencyklopedin — 1999.
  7. Encyclopædia Britannica

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]