Эчтәлеккә күчү

Алексей Брусилов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Брусилов latin yazuında])
Алексей Брусилов
Туу датасы

31 август 1853(1853-08-31)

Туу урыны

Тифлис, Россия империясе

Үлем датасы

17 март 1926(1926-03-17) (72 яшь)

Үлем датасы

Мәскәү, ССРБ

Иялек

Россия империясе
РСФСР
ССРБ

Хезмәт еллары

1872—1924

Дәрәҗә

кавалерия генералы, генерал-адъютант

Сугышлар/бәрелешләр

Рус-төрек сугышы (1877—1878)
Беренче бөтендөнья сугышы
Совет-поляк сугышы

Бүләкләр һәм премияләр
I дәрәҗә Изге Анна ордены
I дәрәҗә Изге Анна ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
III дәрәҗә Изге Анна ордены
III дәрәҗә Изге Анна ордены
Имза

Алексей Алексей улы Брусилов (рус. Алексе́й Алексе́евич Бруси́лов, 18531926) — рус һәм совет хәрби башлыгы, хәрби укытучы, атлы гаскәр генералы (1912 елдан), генерал-адъютант (1915 елдан). (18531926) — рус һәм совет хәрби башлыгы, хәрби укытучы, атлы гаскәр генералы (1912 елдан), генерал-адъютант (1915 елдан). Беренче бөтендөнья сугышында уңышлы һөҗүмне оештырган (Брусиловның фронтны өзүе), бу һөҗүмнең тактикасы хәрби дәреслеккә кертелгән.

Дворян нәселеннән. 1853 елның 19 (31) августында Тифлис шәһәрендә рус генералы гаиләсендә туган.

1867 елда Паж корпусына укырга кергән. 1872 елда аны тәмамлый, 16-нче Тверь драгун полкына чыгарыла; шул полк составында 1877—1878 еллардагы рус-төрек сугышында катнашкан. Сугышта күрсәткән батырлыклар өчен ул 3-нче һәм 2-нче дәрәҗәдәге Изге Станслав ордены һәм 3-нче дәрәҗәдәге Изге Анна ордены белән бүләкләнә. 1878—1881 елларда — полкның өйрәнү командасы башлыгы.

1883 елдан әфисәр атлы гаскәр мәктәбендә хезмәт итә, 1902 елдан — мәктәп башлыгы.

1906 елның 19 апреленнән — 2-нче гвардия атлы гаскәр дивизиясе башлыгы. 1909 елның 5 гыйнварыннан — 14-нче армия корпусының командиры. 1912 елның 5 декабреннән — Варшава хәрби округы гаскәрләре башлыгының ярдәмчесе. 1913 елның 15 августыннан12-нче армия корпусының командиры.

Брусилов һөҗүме картасы

1914 елның июненнән — 1916 елның мартына кадәр 8-нче армия командиры. Аның җитәкчелеге астында армия Галиция сугышында, Перемышль камалышында һәм Карпаты операциясендә катнашкан. 1916 елның 17 мартыннанКөньяк-Көнбатыш фронтның башлыгы.

Аның җитәкчелеге астында гаскәрләр австро-герман армиясенә каршы зур һөҗүмгә күчәләр. Бу һөҗүм тарихка Брусиловның фронтны өзүе дигән атама белән кереп кала һәм 1914—1918 еллардагы бөтендөнья сугышының күренекле вакыйгаларыннан берсе булып тора. Брусиловның һөҗүме нәтиҗәсендә бөтен Австрия - Маҗарстан гаскәре диярлек тар-мар ителгән, тик Алмания ярдәме генә Австрияне коткарган. Шул һөҗүм өчен Брусилов Георгий коралы белән бүләкләнә.

Февраль инкыйлабы вакытында Николай II тәхеттән төшерүне һәм Вакытлы хөкүмәтнең хакимияткә килүне яклаган.

1917 елның 22 маенда Вакытлы хөкүмәт тарафыннан Югары Башлык урынына билгеләнгән; уңышсыз булган «июнь һөҗүме»ннән соң Лавр Корнилов белән алыштырыла. Отставкадан соң Мәскәүдә яшәгән.

1920 елдан Эшче-Крестьян Кызыл армиясендә хезмәт иткән. 1923—1924 елларда — атлы гаскәрнең баш инспиктыры.

Алексей Брусилов 1926 елның 17 мартында Мәскәүдә үпкә ялкынсынуыннан вафат булган. Новодевичий монастыреның Смоленск соборы дивары янында хәрби хөрмәтләр белән күмелгән.

Сайланган Брусилов әсәрләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Брусилов А. А. Об одиночной подготовке всадника и коня в кавалерии // Военный сборник. 1897. № 9.
  • Брусилов А. А. Роль кавалерии в будущих войнах // Вестник русской конницы. 1906. № 1.
  • Брусилов А. А. Кавалерийский спорт // Вестник русской конницы. 1906. № 3.
  • Брусилов А. А. Воспоминания. — М.: Воениздат, 1963.
  • Брусилов А. А. Мои воспоминания — Минск: Харвест, 2003

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Беренче бөтендөнья сугышындагы Россияның Югары Башлыклары