Февраль инкыйлабы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Февраль инкыйлабы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нева проспектында демонстрация
Инкыйлаби хәрбиләр тарафыннан кулга алынган офицерлар
Петроградта урам бәрелешләре

1917 елгы Февраль инкыйлабы шулай ук Февраль буржуаз-демократик инкыйлабы, Февраль түнтәрелеше (рус. Февра́льская револю́ция) — Николай IIны тәхеттән төшерү белән тәмамланган инкыйлаб, нәтиҗәдә Русия Империясендә монархия бәреп төшерелгән.

Февраль инкыйлабы төп сәбәпләре: югары хакимиятнең сәяси кризисы, либераль-буржуаз даирәләрнең патша чикләнмәгән хакимияте белән канәгатьсезлеге һәм Беренче Бөтендөнья сугышында хәрби җиңелүләр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай II тәхеттән баш тартуы, 2 март, 1917

23 (8 март) февраль көнне Петроградта Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан башланган җыелышлар[1] Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясенең Беренче бөтендөнья сугышында катнашу аркасында азык-төлек җитмәве сәбәпле стихияле рәвештә сугышка каршы митинглар башлана, ул эш ташлаулар һәм демонстрацияләргә, казаклар вә пүлисә белән бәрелешләргә, 24—25 февральдә исә гомуми эш ташлауга әверелеп киткән.

"23 февраль (8 март) Халыкара хатын-кызлар көне булуы сәбәпле, очрашулар һәм чаралар булачагы көтелгән иде. Тик бу ‘Хатын-кызлар көне’ инкыйлабның башлануын билгелиячәге уйга да килми иде. Инкыйлабка юнәлгән гамәлләр планлаштырылса да, көне билгеләнмәгән иде. Тик иртүк, киресенә фәрманнарына карамастан, берничә текстиль фабрикалары эшчеләре эш урынын ташлады һәм адымнарын башкалар да якласын өчен үз делегатларын җибәрделәр… бу киң эш ташлауга әверелде... кешеләр урамнарга агылды."
Лев Троцкий[2]

26 февральдә гаскәрләр белән бәрелешләр, 27 февральдә гомуми эш ташлау кораллы күтәрелешкә әверелеп киткән, гаскәрләр күпләп баш күтәрүчеләр ягына үтә башлады.

Баш күтәрүчеләр шәһәрнең мөһим урыннарны, хөкүмәт тәшкиләтләрне кәнтрүл астына алганнар. 2 (15) март көнне Николай II энесе Михаил файдасына тәхеттән ваз кичте, ләкин Михаил тәхеткә менәргә җөрьәт итмәгән һәм хакимиятне Вакытлы хөкүмәткә тапшырган.

Дәүләт Думасының Вакытлы комитеты төзелгән. Эшче һәм солдат депутатлары шурасы сайланды. Вакытлы комитет Вакытлы хөкүмәтен төзгән. Бер үк вакытта диярлек инкыйлаби-демократик көчләре параллель хакимият органын (Петроград шурасы) булдырганнар — бу ике хакимиятлелек буларак мәшһүр вазгыятькә китерде.

1 (23) март көнне Мәскәүдә, март ае дәвамында бөтен илдә яңа хакимият урнаштырылды.

Февраль инкыйлабы Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2 (15) март көнне Казанда эшче һәм солдат депутатларның берләшкән утырышы җыелган, ул үзенең рәисен һәм президиумын сайлаган. Шул ук көнне Казан шәһәр думасы утырышы булды, ул Петроградта үткән вакыйгаларны танырга булды һәм Казан халкын демонстрацияләрдән һәм хәлне кискенләштерергә мөмкин чараларда катнашудан тыелып калырга өндәде.

4 (17) март көнне иртә белән инкыйлаби көчләрнең җиңүен алдан ук хәл иткән солдатлар күтәрелеше башланды. Беренчеләр булып 94-нче запас полкының гаскәрләре чыкты, аларга 95- һәм 164-нче җәяү полкалары һәм 2-нче артбригадасы кушлыды. 5 (18) мартына каршы төндә Казан хәрби бүлгесе сәргаскәре Сандецкий, башка генералларны һәм Казан губернаторы Пётр Боярскийны кулга алганнар. Казан гарнизонының вактылы хәрби комитәсе булдырыла, рәисе булып полковник Григорьев сайланган. Солдатлар күтәрелеше 10 (23) март көнне Солдатлар депутатлары Шурасы булдыруы белән тәмәмланган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Архив русской революции (под ред. Г. В. Гессена). М.: Терра, 1991. В 12-ти томах.
  • Пайпс. Р. Русская революция. Кн. 1. Агония старого режима. М., 2005.
  • Katkov G. Russia, 1917. The February Revolution. London, 1967.
  • Moorhead A. The Russian Revolution. New York, 1958.
  • Дякин В. С. ОБ ОДНОЙ НЕУДАВШЕЙСЯ ПОПЫТКЕ ЦАРИЗМА «РЕШИТЬ» ЗЕМЕЛЬНЫЙ ВОПРОС В ГОДЫ ПЕРВОЙ МИРОВОЙ ВОЙНЫ. (Цели и характер так называемой ликвидации немецкого землевладения в России).
  • Гайда Ф.А. Либеральная оппозиция на путях к власти (1914 — весна 1917 г.). — М.: РОССПЭН, 2003. — 432 с. — ISBN 5-8243-0309-6.
  • Николаев А.Б. Государственная дума в Февральской революции. — Рязань, 2002. — 302 с. — (Новейшая российская история. Исследования и документы. Том 2.). — ISBN 5-94473-002-1.
  • Роберт Уорт Антанта и русская революция. 1917-1918 = Robert Warth "The Allies and the Russian Revolution". — М.: Центрполиграф, 2006. — 276 с. — ISBN 5-9524-2511-9.
  • Солженицын А. И. Размышления над Февральской революцией // Ленин в Цюрихе. Рассказы. Крохотки. Публицистика. — Екатеринбург: У-Фактория, 1999. — С. 591—634. — 752 с. — (Зеркало — ХХ век). — ISBN 5-89178-101-8.


  1. UN WomenWatch: International Women's Day – History. UN.org. 2013 елның 21 февраль көнендә тикшерелгән.
  2. [1]