Халыкара хатын-кызлар көне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халыкара хатын-кызлар көне latin yazuında])
Халыкара хатын-кызлар көне
Нигезләнү датасы 28 февраль 1909, 1922, 1949 һәм 8 март 1917
Сурәт
... хөрмәтенә аталган хатын-кыз
Әүвәлгесе National Woman's Day[d]
Кем истәлегенә хатын-кыз
Елның көне 8 март
Рәсми веб-сайт un.org/en/observances/womens-day(ингл.), un.org/ar/observances/womens-day(гар.), un.org/zh/observances/womens-day(кыт.), un.org/fr/observances/womens-day(фр.), un.org/ru/observances/womens-day(рус.) һәм un.org/es/observances/womens-day(исп.)
Нинди веб-биттә тасвирланган newworldencyclopedia.org/entry/International_Women's_Day(ингл.)
Һәштәге WomensDay һәм InternationalWomensDay[1]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 131 421
 Халыкара хатын-кызлар көне Викиҗыентыкта
Бангладеш байрагы Бангладеш Милли хатын-кызлар профсоюз үзәге оештырган "Халыкара хатын-кызлар көне" чарасы, ঢাকা Дакка, 2005.

Халыкара хатын-кызлар көнехатын-кызларның ирләр белән хокукый тигезлеге, кешеләр җәмгыятендә хатын-кыз хокукларын киңәйтүгә юнәлгән көрәштә халыкара сәяси чаралар үткәрү өчен билгеләнгән көн, һәр елның 8 март көненә төшә.[2]
Халыкара дәрәҗәдә истәлекле көн буларак 1977 елгы БМОның Генераль Ассамблеясендә резолюция кабул ителгәч билгеләнә башлый.

32 дәүләттә рәсми танылган. Кайберләрендә милли бәйрәм булып тора.

Халыкара хатын-кызлар көненен 8 март белән бәйле тарихын 1980 елларда тарихчы Рене Котэ (en) күрсәтеп чыга.[3] Эзләнүләре Канада байрагы Канадада 1984 елда La Journée internationale dês femmes ou les vrais dates des mystérieuses origines du 8 de mars jusqu'ici embrouillés, truquées, oubliées : la clef dês énigmes. La vérité historique. Montreal: Les éditions du remue ménage[4] китабында басыла.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АКШ байрагы АКШ суфражисткалары (en) сайлауларда тавыш бирү хокукы өчен демонстрация уздыра, февраль 1913.
1913 суфражисткалар рәсми процессиясе (en) игъланы, Вашингтон, 3 март 1913 ел,
28-нче АКШ президентлы Вудро Вильсон инаугурациясе алды көне.

Хатын-кызлар көне чарасын үзләренең хокукый тигезлеге өчен көрәшләренә халык игътибарын җәлеп итү өчен бер ысул буларак АКШ байрагы АКШның Американ хатын кызларының тавыш бирү хокукы өчен милли ассоциациясе (ингл. NAWSA) тарафыннан кулланыла башлый.

Шулай дип аталган чараларның беренчесе 1908 елның 3 маенда ( Чикаго), соңрак — 1909 елның 28 февралендә ( Нью-Йорк); һәм 1910 елның 27 февралендә ( Нью-Йорк)[3][5] булып уза, һәм соңрак та ул Милли хатын-кызлар көнен элеккечә февральнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә башлый[6].

АКШ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кушма Штатларда шундый милли феминист активизмы 1848 елның 19-20 июль көннәрендә Нью-Йорк штатының Сенека Фоллс(en) авылында узган хатын-кыз хокуклары конвенциясендә (en) кабул ителгән Хисләр декларациясеннән (en) кабызылып китә дип әйтеп була.[7][8]

Марта Хьюз Кеннон
Марта Хьюз Кеннон

"Барлык хатын-кызларның иң кәнәгатьсезләре — бар вакытын өйдә үткәрүче хатын-кызлар икәнен бик яхшы беләм. Пешерү, балаларны юу, киемнәрне әзерләүдән тыш башка нәрсә турында да уйлаган хатын-кызларны алыйк — ун очракның тугызында аларның уңышлы ана булуларын күрсәтә алырмын сезгә.""[9]
Марта Хьюз Кеннон (en), The San Francisco Examiner (en), 1896.[10]
Үз иренең дүртенче хатыны буларак туганнарына хәбәр итмичә никахка кергән мормон хатын-кызы, сайлауларда көндәшләр арасында үз хәләл җефетен дә җиңеп 1897-1901 Юта штаты кануннар чыгару ассамблеясе сенаторы буларак хезмәт итә.[11]

Нью-Йоркның Бишенче авенюсында (en) "Миллион хатын-кыз имзалары"н ташучы суфражисткалар парады, октябрь 1917.

АКШның Беренче бөтендөнья сугышында катнашуы дәвамында, ассоциация һәм бәйсез хатын-кыз хокуклары активистлары җәмгыятьнең игътибарын алга сөргән таләпләргә җәлеп итү тырышлыкларын вакытлыча туктатып калалар. Бу адым аркасында АКШ Конгрессы һәм штатларның кануннар чыгару ассамблеяләре (en) вәкилләре хатын-кызлар тавыш бирү хокукына ия булуга лаеклылыгын күрсәтүче тагын бер сәбәп дип күрәләр.[12]

Cәяси көрәшне туктатмыйча алып бару, уңайлы очракларда илнең төрле шәһәрләрендә йөрешләр оештыру аркасында, 1920 елның августында АКШ конституциясенә "хатын-кызлар ил буйлап сәяси сайлауларда тавыш бирү хокукын бирүче" 19 төзәтмәсе (en) 36 штат тарафыннан раслау алгач (соңгысы булып Теннесси, 18 август) гамәлгә керә.[12]

1920 ел башыннан NAWSA хатын-кыз хокукларын яклау мәсьәләсендәге эшчәнлеген Файл:LWV Logo.svg Кыз-хатын сайлаучылар лигасы (ингл. LWV) аша дәвам итә.

АКШта хатын-кызларның хакларын яклау өлкәсендә бүген иң активлардан берсе булган Файл:National Organization for Women logo.png Хатын-кызлар (хаклары) өчен милли оешма (ингл. NOW) 1966 елның июль аенда барлыкка килә.[13]

"Тигез хокуклар төзәтмәсе"нә каршы кампаниясе тамгасы

"Аерым Американ шәхесләр һәм гомумән кешеләр буларак хатын-кызларның хокуклары буенча аларга хас булган сайлау иреген һәм башка мөмкинлекләрен кулланырга рөхсәт итмәгән матдәләргә конкрет гамәлләр белән каршылык күрсәтү вакыты килә."
NOW Максатлары декларациясе[14]

1923 елда башланган "Тигез хокуклар төзәтмәсе"н (ингл. Equal Rights Amendment (ERA)) кабул итү өстәндә сәяси көрәш дәвам итә. 1972 елда АКШ Конгрессында кабул ителгән тексты АКШ конституциясенә рәсми төзәтмә буларак керү өчен канун буенча билгеләнгән вакыт өчендә кирәк булган 38 штатның канун чыгаручы ассамблеяләренең яклау тавышларыннан 35 генә җыела. Соңгы тапкыр ERA мәсьәләсе 2013 елның 5 март көнендә 113 җыелыш АКШ Конгрессына Сенатының 10 санлы уртак резолюциясе белән яңадан кертелә.[15][16]

Социалистларның халыкара чарасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клара Цеткин (сулда) һәм Роза Люксембург. 1910 ел.
8/03/1914 Халыкара хатын-кызлар көне плакаты;
Тәрҗемәсе: “Безгә хатын-кызларның сайлау һәм сайлана алу хокукын бирелүен тәләп итәбез. Хатын-кызлар көне, 8 март, 1914.
Хезмәткәрләр, әниләр һәм ватандашлар буларак үз бурычларын тулысынча үтәгән, дәүләткә һәм муниципалитетларга салымнарны түләргә тиеш булган хатын-кызлар бүгенгә кадәр юк-барга ышану һәм реакционер мәнфәгатьләр аркасында тигез иҗтимагый хокукларга ирешмәгән. Бу табигый кеше хокукы өчен көрәшү һәр хатын-кызның каты, бер дә үзгәрмәгән нияте булырга тиеш. Бу мәсьәләдә артка чигенү яки йомшару һич кабул итмәслек. 1914 елның 8 март көнендә сәгать 15тә урын алган 9нчы ачык хатын-кызлар ассамблеясенә килегез, хатын-кызлар һәм кыз балалар.” [17]

Бәйрәмне халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтү тәкъдиме 1910 елның 23 август — 3 сентябрь арасында Дания байрагы Дания башкаласы Копенгагенда узган Икенче социалистик интернационалның конгрессы (de) дәвамында 26-27 августта урын алган икенче Халыкара социалист хатын-кызларның конференциясендә кабул ителә. Еллык чара буларак Халыкара хатын-кыз көне билгеләү тәкъдиме белән американ социалистлар үрнәге белән рухландырылган алман социалисты Луиза Зиец (алман. Luise Zietz) чыга, социалист беректәше һәм соңрак коммунист лидеры Клара Цеткин (en) тарафыннан якланыла, тик бу конференция дәвамында махсус көн билгеләнми.[6][18] 17 илдән җыелган 100 хатын-кыз делегат, бу фикерне хатын-кызлар өчен тигез хокуклар, шулай ук сайлау хокукы өчен, көрәшүдә бер стратегия буларак куллануга килешә.[19]

Беренче тапкыр 1911 елның 19 мартында узган халыкара хатын-кызлар көне чараларында / Австро-Венгрия империясе, - Алман империясе, Дания байрагы Дания һәм Швейцария байрагы Швейцариядә бер миллионнан артык кеше катнаша. Австро-Венгрия империясендә 300 демонстрация уза, Венада хатын-кызлар демонстрациягә Париж коммунасы (en) корбаннарын искә алучы плакатлар белән чыга.[6] Хатын-кызлар сайлау һәм дәүләт вазыйфаларын башкару өчен сайлану хокукларын таләп итәләр, шулай ук эш урынындагы дискриминациягә каршы протест белдерәләр.[2]

/ Россия империясендә Халыкара хатын-кызлар көне беренче тапкыр шул чор Россиясендә кулланылган юлиан тәкъвиме буенча 1913 елгы февраль аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелгән (гамәлдәге григориан милади тәкъвим буенча — мартның икенче атнасы). Хатын-кызлар оештырган хезмәт ташлаулары, маршлар һәм башка протестлар 1914 елга кадәр дәвам итсә дә, 8 мартка берсе дә туры килмәгән.[3]

1914 елгы Халыкара хатын-кызлар көне якшәмбегә төшкән 8 март көнендә билгеләнә.[3][4] 1914 елгы чаралар - Алман империясендә "сайлау хокукы" тәләпләренә багышланган иде (1918 елда гына ирешелә).[4][20]

1917 елгы Россиядәге Февраль инкыйлабында роле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"23 февраль (8 март) Халыкара хатын-кызлар көне булуы сәбәпле, очрашулар һәм чаралар булачагы көтелгән иде. Тик бу ‘Хатын-кызлар көне’ инкыйлабның башлануын билгелиячәге уйга да килмәде. Инкыйлабка юнәлгән гамәлләр планлаштырылса да, көне билгеләнәде. Тик иртүк, киресенә фәрманнарына карамастан, берничә текстиль фабрикасы эшчеләре эш урынын ташлап адымнарын башкалар да якласын өчен үз делегатларын җибәрде… бу киң күләмдә аларның эшләрен ташлап чыгуга әверелде.. кешеләр урамнарга агылды."
Лев Троцкий[4]

1917 елда юлиан тәкъвиме буенча февральның соңгы якшәмбесендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Санкт-Петербург демонстрацияләре илдә Февраль инкыйлабын башлата.[2] Шул көнне Санкт-Петербург хатын-кызлары “Икмәк һәм тынычлык" шигаре белән чыга — Беренче бөтендөнья сугышын һәм Россиядә ашамлыклар дефицитын бетерүне таләп итеп урамга чыга.[3]

Октябрь инкыйлабыннан соң большевик Александра Коллонтай Владимир Ленинны чараны Советлар берлегендә рәсми бәйрәм буларак игълан итергә күндерә, ләкин 1965 елга кадәр ул эш көне буларак кала.

1917 Совет инкыйлабыннан соң, Совет республикасында рәсми чара буларак кабул ителүдән соң, бәйрәм күбесенчә коммунист һәм социалист илләрендә үткәрелеп килде. Кытай коммунистлары аны 1922 елда, испания коммунистлары — 1936 елда билгели башлыйлар.[21] 1949 елның 1 октябрьда Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүрияте нигезләнүеннән соң, 23 декабрь көнендә кабул ителгән дәүләт прокламациясе белән 8 мартка рәсми статус, хатын-кызларга исә бу көнне ярты көн генә эшләү хакы бирелә.[22]

Бөтендөнья чарасы буларак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче UN Women башлыгы Мишель Башелет
Халыкара хатын-кызлар көне:      рәсми бәйрәм      хатын-кызлар өчен бәйрәм      рәсми булмаган бәйрәм

Көнбатыш илләрендә Халыкара хатын-кызлар көне 1977 елда БМОның Генераль Ассамблеясе әгъза-илләрен 8 мартны Хатын-кыз хокуклары һәм дөньяда тынычлык урнаштыруга (en) юнәлгән халыкара истәлекле көн буларак игълан итергә чакыруыннан соң гына киң бәйрәм ителә башлый.[23]

БМОның Хатын-кызлар статусы буенча комиссиясе (en) әзерләгән "Хатын-кызларга карата дискриминацияне бетерү турындагы декларациясе"н (en) БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1967 елда кабул ителә, 1981 елда халыкара хокукый тәртипне билгеләүче "Хатын-кызларга карата дискриминацияне бетерү турындагы конвенциясе"(ингл. CEDAW) гамәлгә керә.

Бүгенге көндә, халыкара дәрәҗәсендә хатын-кызлар хокукларын үстерү белән 2010 елда барлыкка килгән аерым БМО махсус агентлыгы ингл. UN Women шөгыльләнә.

Халыкара хатын-кызлар көненең рәсми БМО темалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел БМО темасы[24]
1996 Үткәнне бәйрәм итү, киләчәккә планнар кору
1997 Хатын-кызлар һәм тынычлык өстәле
1998 Хатын-кызлар һәм кеше хокуклары
1999 Хатын-кызларга карата көч кулланудан азат дөнья
2000 Тынычлык өчен берләшкән хатын-кызлар
2001 Хатын-кызлар һәм тынычлык: хатын-кызларның конфликтларны чишүе
2002 Бүгенге афган хатын-кызлары: чынбарлыклар һәм мөмкинлекләр
2003 Гендер тигезлеге һәм меңеллык үсеш максатлары
2004 Хатын-кызлар һәм КИВ/БИДС
2005 2005 елдан соң гендер тигезлек мәсьәләләре; иминрәк киләчәкне төзү
2006 Карарлар кабул итүдә хатын-кызлар урыны
2007 Хатын-кызлар һәм кыз балаларга каршы көч куллану өчен җәзасызлыкка нокта кую
2008 Хатын-кызларга һәм кыз балаларга ресурслар һәм мөмкинлекләр бирү
2009 Хатын-кызларның һәм ир кешеләрнең кыз балаларга һәм хатын-кызларга каршы җинаятьләрне туктату өчен берләшүләре
2010 Уртак хокуклар, уртак мөмкинлекләр: барысы өчен прогресс
2011 Технология, фән, мәгариф системасына һәм тренингларга ирешүдә тигезлек: хатын-кызларга кабул ителерлек эш мөмкинлекләренең ачылуга юл
2012 Авылларда яшәүче хатын-кызларга мөмкинлекләр ачу, фәкыйрьлекне һәм ачлыкны бетерү
2013 Бирелгән вәгъдә — вәгъдә булып кала: хатын-кызларга карата җинаятьләрне туктатырга вакыт
2014 Хатын-кызлар өчен тигезлек — барыбыз өчен прогресс
2015 Хатын-кызлар кулына көч бирү — кешелекне көчләндерү: Күз алдыгызга китерегезче![25]
2016 2030 елга — 50/50 Планетасы: Гендер тигезлелеккә басым[26]
2017 Үзгәрә торган эш дөньясында хатын-кызларның роле: 2030 елга — 50/50 Планетасы[27]
2018 Вакыты — хәзер үк: Авыл җирләрендә һәм шәһәрләшкән мохитләрдәге активистлар хатын-кызларның тормышларын үзгәртә[28]

2017 елгы Халыкара хатын-кызлар көне[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Украин ФЕМЕН (en) төркеме хатын-кызларны сексуаль эксплуатациясенә каршы секс-забастовкасына (en) чакыра.

Санкт-Петербургта 1917 елда хатын-кызларның ашамлыклар дефицитына каршы юнәлгән протестлары Россия инкыйлабын башлаткан чараларының йөз еллыгы 2017 елда булачак. Бу вакыйгалар 2 (15) март көнне Россия императоры Николай II тәхеттән ваз кичүенә китерә. Бу уңаеннан 2017 елның 8 мартта халыкара бәйрәм итүләр һәм постановкалар планлаштырылган. Украин хатын-кызлары башлаган FEMEN халыкара феминист туры гамәлләр хәрәкәте (en) туган илләренең "хатын-кызларын тетрәндерергә, иҗтимагый яктан җанландырырга; 2017 елда хатын-кызлар инкыйлабын оештырырга" әзерләнә.[29] Бу көнне глобаль хатын-кызлар забастовкасына (en), башкалар арасында Халыкара секс тармагы хезмәткәрләре берлеге (en) дә секс-забастовкасы (en) белән катнашырга чакыра.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. (unspecified title)Национальная ассоциация студенческого спорта.
  2. 2,0 2,1 2,2 UN WomenWatch: International Women's Day – History. UN.org. 2013-02-21 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Today is International Women’s Day. Take Back Halloween! (2013-03-08). 2014-01-26 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Cote, Renée (1984) La Journée internationale dês femmes ou les vrais dates des mystérieuses origines du 8 de mars jusqu'ici embrouillés, truquées, oubliées : la clef dês énigmes. La vérité historique. Montreal: Les éditions du remue ménage.
  5. United Nations page on the background of the IWD. Un.org. 2012-03-08 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 6,2 Temma Kaplan, "On the Socialist Origins of International Women's Day", Feminist Studies, 11/1 (Spring, 1985)
  7. Elizabeth Cady Stanton Dies at Her Home., New York Times (October 27, 1902). 31 октябрь 2007 тикшерелде. «Mrs. Elizabeth Cady Stanton died at 3 o'clock yesterday afternoon at her home in the Stuart Apartment House, 250 West Ninety-fourth Street. Had she lived until the 12th of next month she would have been 87.»
  8. Though it is popularly known as the first-ever women's rights convention, the Seneca Falls Convention was preceded by the Anti-Slavery Convention of American Women in 1837 held in New York City, at which women's rights issues were debated, especially African-American women's rights.
    Калып:BullGordon, Ann D.; Collier-Thomas, Bettye (1997). "Introduction". African American women and the vote, 1837–1965. University of Massachusetts Press. pp. 2–9. ISBN 1-55849-059-0. 
    In June 1848, male-organized National Liberty Party Convention in New York discussed the rights of women, at which presidential candidate Gerrit Smith established a party plank of women's suffrage.
  9. Оригинал: "Somehow I know that women who stay home all the time have the most unpleasant homes there are. You give me a woman who thinks about something besides cook stoves and wash tubs and baby flannels, and I'll show you, nine times out of ten, a successful mother."
    Рус тәрҗемәсе: "Меньше всего семейного счастья приходится на долю женщин, все время проводящих дома. Возьмите любую женщину, чьи интересы не ограничиваются приготовлением пищи, тазиками для мытья и детским бельем, и я покажу вам, что в девяти случаях из десяти — это успешная мать."
  10. (ингл.) "Pioneer, Polygamist, Politician: The Life of Dr. Martha Hughes Cannon", Mari Grana/ Globe Pequot, 2009, 224 p.
  11. (ингл.) Martha Hughes Cannon Documentary produced by KUED
  12. 12,0 12,1 (ингл.) Library of Congress. American Memory: Votes for Women. One Hundred Years toward Suffrage: An Overview, compiled by E. Susan Barber with additions by Barbara Orbach Natanson. Retrieved on May 28, 2009.
  13. (ингл.) Murray, Pauli (1987). Pauli Murray: The Autobiography of a Black Activist. 
  14. (ингл.) National Organization for Women (NOW). Harvard University Library Web Archive Collection Service. 29 October 2013 тикшерелгән.
  15. S.J.RES.10 -- Proposing an amendment to the Constitution of the United States relative to equal rights for men and women., archived from the original on 2015-09-04, retrieved 2014-03-08 
  16. Democrats re-re-re-reintroduce Equal Rights Amendment ... but shhhh, don't tell anyone. Daily Kos, March 7, 2013
  17. (ингл.) Give Us Women’s Suffrage (March 1914). German History in Documents and Images. 2014-01-26 тикшерелгән.
  18. History of International Women's Day. United Nations. May 26, 2012 тикшерелгән.
  19. About International Women's Day. Internationalwomensday.com (March 8, 1918). 2013-03-08 тикшерелгән.
  20. Women's Suffrage. Inter-Parliamentary Union. 2014-01-26 тикшерелгән.
  21. Nelson, Jinty. International Women's Day: a centenary to celebrate. History Workshop Online. August 28, 2011 тикшерелгән.
  22. Anniversaries of important events. China Factfile. Chinese Government. әлеге чыганактан 2015-03-12 архивланды. August 28, 2011 тикшерелгән.
  23. WomenWatch: International Women's Day. Un.org. 2012-03-08 тикшерелгән.
  24. WomenWatch: International Women's Day. Un.org. 2013-02-21 тикшерелгән.
  25. International Women's Day | UN Women – Headquarters. UN Women. February 11, 2015 тикшерелгән.
  26. International Women's Day 2016. February 18, 2016 тикшерелгән.
  27. International Women’s Day 2017. UN Women. әлеге чыганактан March 8, 2017 архивланды. 8 March 2017 тикшерелгән.
  28. Time is Now: Rural and urban activists transforming women’s lives
  29. (укр.) Femen: "Ми даємо чиновникам і політикам, проср...тися" 2011 елның 27 март көнендә архивланган., Табло ID (September 20, 2010)