Зоя Космодемьянская урамы (Казан)
Күренеш
| 0°0′0″N 0°0′0″E | |
| Озынлык | 397 метр |
|---|---|
| Төбәк | Татарстан |
| Шәһәр | Казан |
| Район | Казанның 1-нче полиция бүлеге |
| Почта индексы | 420111 |
| Кисеп үтә |
Федосеев урамы |
Зоя Космодемьянская урамы (рус. улица Зои Космодемьянской) – Казанның Вахит районында урнашкан урам. Бехтерев урамыннан башланып, Тау өсте урамы белән кисешә һәм Федосеев урамы белән киселештә тәмамлана; «Нефтьчеләр бистәсе» барлыкка килгәнче Казансу буе урамы белән киселештә тәмәмланган булган. Кызылармияче-диверсант Зоя Космодемьянская (1923-1941) исемен йөртә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Октябрь инкыйлабына кадәр ике исем белән йөртелгән (Юшков тыкрыгы һәм Мәчеләр тыкрыгы), ләкин карталарда тик Мәчеләр тыкрыгы исеме генә очрый.[1][2] 1920-елларның икенче яртысында урамга язучы Максим Горький исеме бирелә, ә 1949 елның 25 маенда урамга хәзерге исем бирелә; Горький исеме исә элекке Зур Галактионов урамына бирелә.