Беренче Май мәйданы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беренче Май мәйданы (Казан) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Беренче Май мәйданы
1 May square Kazan.JPG
Элеккеге исемнәр Иван мәйданы,
Спас мәйданы,
Александр мәйданы
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Вахитов
Почта индексы 420111
Якындагы метро стансасы Кирмән
Кисеп үтә
Кирмән урамы
Мәйданда Җәлил һәйкәле (с) һәм кирмәннең Спас капкасы

Беренче Май мәйданы (рус. Площадь 1 Мая) — Казанның тарихи үзәгендә, Вахитов районында, Казан кирмәненең көнчыгыш дивары ягында урнашкан истәлекле урын. Казанның иң борынгы һәм мөһим (үзәк) мәйданнарының берсе. Элекке исемнәре — Иван мәйданы, Спас мәйданы, Александр II мәйданы. Туристлар һәм яңа өйләнешүче парлар килә һәм фотога төшә торган урыннарның берсе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан ханлыгы заманында шәһәрнең үзәк сәүдә мәйданы булып хезмәт иткән. Биредән Казан ханлыгының төрле юнәлешләргә киткән төп юллары башланган.

1552 елда Казанны Явыз Иван басып алгач, әлеге мәйдан кирмәннең Спас капкасы исеме белән Спас мәйданы дип аталып йөртелә башлый.

XVI гасыр уртасында (Ходай) Алдыннан килүче Иоанн кәшишханәсе төзелгәч, Спас манарасы алдындагы мәйдан Иван (Иоанн) мәйданы исеме ала. Янәшәдә сәүдәгәрләрнең яклаучысы булган Могҗиза тудыручы Никола (рус. Никола Чудотворец) хөрмәтенә таштан Кунак йорты чиркәве (рус. Гостинодворская) төзелә. Спас манарасына терәп кызыл-кара төстәге хәрби чиркәү дә корылган була. Совет хакимияте фәрманы белән чиркәү җимертелгәч, аның урынын ТАССРның 10 еллыгына багышланган корылма ала.

XVII гасырда мәйданда таштан Кунак йорты (шәһәрнең туган якны өйрәнү музее, хәзерге ТР милли музее) корыла. Мәйдан тирәли таможня, сәүдәгәрләрнең йортлары һәм кибетләре тезелеп китә. Мәйданда патша фәрманнары укыла, тантаналар уздырыла, халык алдында җәзалаулар, шулай ук Аллаһ исеме белән судлар оештырыла.

1774 елда Пугачев яклы фетнәчеләр әлеге мәйданнан торып Казан кирмәненә туплардан аталар, ләкин кирмәнне кулга төшерә алмыйлар.

1882 елга кадәр кирмәнне шәһәрдән Спас капкалары алдындагы тирән ермак аерып торган. Ермак өстендә җыеп алына торган күпер булган. XIX гасыр ахырында ермакны күмәләр, күпер сүтеп алына.

1895 елның 30 августында (12 сентябрендә) Спас манарасы каршында Александр II гә һәйкәл ачыла (авторы — Петербург мигъмары академик В. О. Шервуд). Җиде метрдан биегрәк һәйкәлдә таҗ кидерү мантиясе кигән патша — азат итүче канун атрибутларына таянып тора итеп ясалган. Граниттан ясалган аскорманың дүрт ягында авызларына дан символы — гөлсар (венок) капкан канатлы Зилант фигуралары бастырылган, гөлсарлар бер-берсе белән гирляндалар ярдәмендә тоташтырылган булган. Шәһәрдә беренче электр станциясе корылгач та, биек баганаларга куәтле дугалы яктырткычлар урнаштырыла. Һәйкәл 1918 елда Совет хакимияте тарафыннан җимертелә.

1920 елның 1 маенда патша һәйкәленнән калган аслыкта «Хезмәт» («Ирекле хезмәт») монументы урнаштырыла. Соңрак аның урынына В. И. Ленин һәйкәле бастырыла.

1951 елда Ленин һәйкәле Казанның яңа үзәк мәйданы булган Ирек мәйданына күчерелә. Ленин һәйкәленнән бушаган аслыкка 1 майда Сталинга һәйкәл куела. Әлеге һәйкәл берничә ел тора.

1966 елның 3 ноябрендә мәйданда Советлар Берлеге Каһарманы шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл һәм Кормаш төркемендә катнашкан җәлилчеләргә барельеф ачыла.

1905-1907, 1917 елларда, шулай ук 1990 еллар башында мәйданда күп халык катнашында митинглар була.

Биналар һәм әһәмиятле объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1905 елның 28 маеннан шәһәр Думасы яныннан Кирмән (элекке Воскресенская) һәм Бутлеров урамнары буйлап Икенче тауга (хәзерге Волков урамы) кадәр электр көче белән хәрәкәт итүче трамвай йөри башлый.
Совет хакимияте елларында мәйданда 15нче машрут автобусының соңгы тукталышы була.
Хәзерге вакытта мәйданнан «Кирмән» метро тукталышында, троллейбус һәм автобусларның «Үзәк стадион», «Цирк» тукталышларында утырып китәргә мөмкин.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданнан Бауман урамына һәм Меңьеллык мəйданына төшү юлы — шәһәрдә йомры таштан салынган бердәнбер юл. 1980 елларның икенче яртысында Казанга КПСС ҮК сәркатибе Егор Лигачев килүгә әзерләнгәндә бер төн эчендә ташны асфальт белән каплыйлар. Берничә атнадан әлеге истәлекле урынны кире үз хәленә кайтарырга карар ителгәч, берничә ай дәвамында һәр ташны кулдан чистартырга туры килә.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Их именами названы улицы Казани. К.: ТКН, 1977.
  2. Әмиров К. Ф. Казань: Где это улица, где этот дом? К.: ТКН, 1995.
  3. М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: Скрипта, 2015. ISBN 978-5-99008-642-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани