Элемтә тарихы музее (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Элемтә тарихы музее (Казан) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Элемтә тарихы
музее
Музей урнашкан техникум бинасы. Барый Галиев урамы, 3а
Музей урнашкан техникум бинасы.
Барый Галиев урамы, 3а
Нигезләү датасы 1988
Урын Казан, Галиев урамы, 3а
Директор Рәзинә Хәмзина

Татарстан Республикасы элемтә тарихы музее (рус. Музей итории связи Республики Татарстан, ингл. Tatarstan Communications History Museum) — Казанда 1988 елда ачылган музей. Казан телефон челтәренең 100 еллыгына багышланган. Музей күргәзмәсе республикада XIX гасырдан башлап бүгенге көнгәчә элемтә үсешен яктырта.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда беренче телеграф станциясе 1859 елның 28 декабрендә ачыла һәм Мәскәү белән даими элемтә булдырыла. Шәһәр эчендә беренче телефоннар 1881 елда барлыкка килә. Алар барлыгы 16 була.

Казанда шәһәр эче хөкүмәт телефон челтәре 1988 елның 15 ноябрендә эшли башлый һәм абонентларга 3 телефон станциясе аркылы хезмәт күрсәтелә. Беренче булып 72 телефон аппаратына 62 сан тоташтырыла.

Музей беренче мәртәбә 1972 елның сентябрендә Казан элемтә электротехникумының 40 еллыгына ачыла[1]. 2000 елда Казан шәһәр телефон станциясе музее белән берләштерелә. «Таттелеком» ААҖ балансында тора. 2005 елга кадәр Бауман урамында урнашкан була, 2005 елдан Казан элемтә электротехникумының (Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы, рус. Казанский техникум информационных технологий и связи, КТИТС) уку бинасында (Галиев урамы, 3а) урнаша[2].

Телефон. Швеция. 1896

Тупланма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей тупланмасында 5 000 экспонат бар. Алар арасында иң кызыклылары — 1896 елгы «Эриксон» телефон аппараты (Швеция), 1916 елгы һәм 1943 елгы Морзе телеграф аппаратлары, почта каретасы макеты, репродуктор «тәлинкәсе», төрле еллардагы радиоалгычлар һ. б.

Экспозиция 3 залдан тора һәм элемтәнең барлык төрләрен күрсәтә: почта элемтәсе, шәһәр һәм авыл элемтәсе, телефон һәм телеграф элемтәсе, шәһәрара элемтә, радио, TV.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани