Баулы туган якны өйрәнү музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баулы туган якны өйрәнү музее latin yazuında])
Баулы туган якны өйрәнү музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Баулы районы
Баулы
туган якны өйрәнү
музее
Нигезләү датасы 1990
Урын 423930 ТР, Баулы, Һади Такташ ур., 19
Директор Ирина Алексей кызы Бәдертдинова
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Баулы туган якны өйрәнү музее (рус. Бавлинский краеведческий музей) — Татарстанның Баулы шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Шәһәр һәм район тарихы белән таныштыра.

Филиалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елның 9 гыйнварында җәмәгать башлангычында оештырыла. Музей оештыру эшендә фирка район комитеты сәркатибе Әнсәл Мирза улы Рәхмәнкулов башлап йөри. Музейның беренче директоры — Рәисә Михаил кызы Нурисламова. 1990 елның сентябреннәнТАССР Дәүләт музее филиалы. 2011 елның гыйнварыннан — муниципаль бюджет оешмасы.

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы — 420 кв. м. Музей фондында 16 882 (11 162 төп һәм 5 720 ярдәмче фондта) саклау берәмлеге. 1996 елга кадәр музейда вакытлы күргәзмәләр генә эшли. 1996 елда шәһәр һәм район тарихын ачып бирә торган төп экспозиция — «Баулы – минем туган як» экспозициясе ачыла. Экспозициядә татар, рус, чуаш, удмурт халкының көнкүреш әйберләре куелган. 1997 елда «Безнең төбәк табигате» экспозициясе ачыла. Район җирлегендә яшәүче хайваннар һәм кошларның токсидермик фигуралары урнаштырылган. Районда нефть табу һәм аны үзләштерү еллары яктыртыла. Якташлар — Советлар Берлеге Каһарманнары Ф. З. Шәрипов, И. Д. Зиновьев, Г. П. Евсеев турында мәгълүмат тупланган. Музей каршында «Тарих битләре». «Почемучка», «Сударушка» клублары эшли.

Экскурсияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Баулыга нигез салыну тарихы
  • Төбәк халкының мәдәнияте
  • Район 1941-1945 елларда
  • Баулы нефте тарихы
  • Туган як табигате

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]