И.И. Шишкинның музей-йорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/И.И. Шишкинның музей-йорты latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
И.И. Шишкинның музей-йорты
И.И.Шишкин музее.jpg
Нигезләү датасы 1962
Урын Алабуга, Яр буе урамы, 12
Директор Гөлзада Руденко
Сайт http://www.museum.ru/M1310

И.И. Шишкинның музей-йорты, рус. Дом-музей И.И. Шишкина (в Елабуге)Татарстанның Алабуга шәһәрендә урнашкан дәүләт музее. 1962 елдан бирле эшли. ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына керә. Музей күргәзмәләре XIX гасыр сәүдәгәр гаиләсе көнкүрешен сурәтли. Алабугада туган, балачак һәм үсмер елларын шунда үткәргән һәм туган шәһәренә еш кайтып йөргән бөек урыс рәссамы И.И. Шишкинның даирәсе турында мәгълүмат бирә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Иван Шишкин
И. Крамской. «И.И. Шишкин портреты», 1873
Алабуга, Яр буе урамы

Иван Иван улы Шишкин Вятка губернасы Алабуга шәһәрендә 1832 елның 26 (13) гыйнварында туган. Балачак һәм үсмер елларын шунда уздырган. Туган төбәкнең мәһабәт табигате, Чулман ярлары буйлап җәелгән куе урманнар аңа иҗатында илһам чыганагы булган.
1962 елда әтисе Иван Василий улы Шишкинның Тойма елгасының биек ярына салынган[1] ике катлы таш йортында И.И. Шишкинның мемориаль музей-йорты ачыла.
Музей экспозициясе йортның ике катында да урнашкан.

Музей[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче каттагы бүлмәләр анфиладасында (зур һәм кече кунак бүлмәләре, әтисенең эш кабинеты, ашханә һәм буфет) XIX гасыр сәүдәгәр гаиләсе көнкүреше тулысынча торгызылган.
Икенче катта рәссамның бүлмәсе, остаханәсе һәм ике залда картиналар галереясе урнашкан. Галереядә рәссамның кайбер сынлы сәнгать һәм графика эшләре (төп нөсхәләре) урын алган.

Зур кунак бүлмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зур кунак бүлмәсе (Кызыл бүлмә) йортта аерым әһәмияткә ия. Бүлмәгә XIX гасырның 30-40нчы елларында кызыл агачтан эшләнгән йорт җиһазы куелган — бүлмәнең икенче исеме шуннан. Диварларда гаилә дуслары В. Рязанов, А. Гине, П. Верещагин, А. Киселев картиналары эленгән. Әлеге кунак бүлмәсендә сәүдәгәр Стахеевлар, сәнәгатькәрләр Ушковлар, рәссамнар И. Осокин, К. Гун, бертуган Василий һәм Пётр Верещагиннар, Е. Ознобишин, кавалерист-кыз Н.А. Дурова очраша торган була.
Бүлмәдә музыка уен кораллары — фисгармония һәм гитара тора. Рәссамның абыйсы Николай Иван улы оста уйный, җырлый, шунлыктан әлеге өйдә оештырылган әдәби-музыка кичәләренең үзәгендә була.

Кече кунак бүлмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кече кунак бүлмәсендә гаилә әгъзалары үзләре ял итәргә яраткан: газета һәм китаплар укыйлар, шашка һәм кәрт уйныйлар, кул эше тоталар. Бүлмәгә матур итеп эшләнгән өй җиһазы, канделябрлар, овал көзге, һәртөрле уенчыклар куелган.

И.В. Шишкинның эш кабинеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәссамның әтисе, 2нче гилдия сәүдәгәр Иван Василий улы Шишкин (17921872) икмәк белән сәүдә иткән. Эш кабинетындагы язу өстәле өстендә — аның рәссам В.П. Верещагин ясаган портреты (1862). Портрет янәшәсендә хатыны Дарья Роман кызының, кызлары Александра, Анна, Екатерина, Ольганың фотосурәтләре эленгән.
И.В. Шишкин берничә ел рәттән Алабугада шәһәр головасы булып сайлана. Үз проекты буенча һәм үз акчасына шәһәрдә агачтан суүткәргеч суза. Болгар ханлыгы истәлеге булган «Шайтан шәһәрчеге»н төзәттерә. Ананьино мәдәниятенә нигез салган Ананьино каберлеген ачуда катнаша (1855), шуның өчен Мәскәү археология җәмгыятенә мөхбир-әгъза итеп сайлана. Кабинет диварында И.И. Шишкин сурәтләгән «Ананьино каберлеге» картинасы эленгән. Эш өстәлендә И.В. Шишкин язган «Алабуга шәһәре тарихы» (1871) китабы куелган. Улының сынлы сәнгать белән кызыксынуын белгәч, әтисе аның өчен сәнгать буенча китаплар, рәссамнарның биографияләрен яздырып кайтарта.

Ашханә һәм буфет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ашханә уртасында зур аш өстәле урнашкан. Буфет ягында борынгы шкаф, кулъюгыч, җиз самоварлар, Гарднер һәм Кузнецов заводларында эшләнгән фәгъфур аш-су җиһазларын күреп була. Диварларда Мәкәрҗә ярминкәсеннән махсус кайтартылган күкеле һәм бүдәнәле сәгать, Спас иконасы эленгән.

Беренче кат коридорыннан бормалы, тар эчке баскычтан икенче катка күтәрелергә була.

Рәссамның бүлмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүлмә мохите И.И. Шишкин ясаган «Алабугадагы бүлмә күренеше» (1850 еллар) рәсеме буенча торгызылган. Уңда — киң агач ятак, сулда — комод, урындык, апасы бәйләгән корама келәм белән капланган сандык. Диварларда 1850 елгы янгыннан исән калган автопортретлары эленгән.

Остаханә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүлмәдә рәссам үзе исән вакыттагы, XIX гасырның 60-80нче елларындагы мохит торгызылган. Диварда рәссамның беренче хатыны — Евгения Александр кызы (18471874) һәм икенче хатыны — Ольга Антон кызы (18501881) һәм алардан туган кызлары Лидия (18691931) һәм Ксения (1881-?) фотосурәтләре эленгән. Мольбертка И.И. Шишкинның «Ылыслы урман» этюды куелган.

Картиналар галереясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галереядә рәссамның графикасына зур урын бирелгән. И.И. Шишкин озын иҗат гомерендә ун меңнән артык рәсем, мең офорт (бакырда гравирлау), 68 литография, 39 цинкография ясаган. Музей фондында 50дән артык офортның төп нөсхәсе саклана. Экспозициягә 15е куелган: «Әрәмә өстендә болытлар», «Урман ызанында», «Абага», «Шувалов паркында чыршылар», «Басу» һ.б. Галереядә сынлы сәнгать әсәрләреннән, күбесенчә, рәссамның башлангыч чор иҗатында ясалган эшләре урын алган. Иң беренче ясаган картинасы — «Урып-җыю». 1861 елда Алабугага кайткач, романтизм рухында ясаган берничә этюдын күрергә мөмкин: «Шалаш», «Басудагы тегермән», «Ак пулат», «Кече манара». 70нче еллар реализм ысулындагы иҗатыннан «Каен әрәмәсе», «Инеш» картиналары, 90нчы еллар лиризм ысулындагы «Дача» картинасы белән танышырга мөмкин.

Рәссамның иҗади мирасының бик аз өлеше генә Алабугадагы йорт-музеенда саклана, калганнары дөньяның иң эре музейларында (Третьяков галереясе һ.б.) куелган.

И.И. Шишкин һәйкәле. Алабуга
«Шишкин буалары»
  • 2007 елда «Шишкин буалары» дип йөртелгән буалар тезмәсе (тирә-яктагы ландшафты белән) Алабуга шәһәренең 1000 еллыгына торгызыла.
  • Гыйнвар аенда яшь рәссамнарның «Мин Шишкин кебек ясыйм» исемле республика бәйгесе уздырыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Елабуга. Путеводитель. СПб.: Издательство «Маматов», 2015. ISBN 978-5-91076-065-7
  2. Алабугада Иван Иванович Шишкин музей-йорты. Юл күрсәткеч (төзүче Н.И. Курылева). Алабуга, 2009.(рус.)
  3. Елабуга купеческая на старинных фотографиях (төзүче Н.М. Вәлиев). Казан, 1995.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1850 елгы янгыннан соң өр-яңадан салынган йорт