Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее
Балык Бистәсе музее.jpg
Нигезләү датасы 1985
Урын 422650 ТР, Балык Бистәсе, Ленин ур., 46 А.
Директор Гөлфия Шириаздан кызы Гарипова
Сайт Музей сайты
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Музейдан фотосурәтләр.

Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее (рус. Рыбно-Слободский краеведческий музей) — Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәге Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Балык Бистәсе төбәге тарихы белән таныштыра.

Филиаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1985 елның 8 маенда җәмәгать башлангычында «Хәрби һәм хезмәт даны музее» буларак ачыла. Музейны оештыруда тарих укытучысы В. И. Шурыгин башлап йөри.

1992 елдан ТР милли музее филиалы.

2001 елдан музейның юнәлеше үзгәрә һәм «Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее» дип атала[1].

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы 135 кв. м. Фондта 5 843 саклау берәмлеге (1 200 - Бөек Ватан сугышы темасына). Музей Балык Бистәсе төбәгенең тарихы белән таныштыра. Экспонатлар арасында борынгы Чаллы шәһәрчегендә табылган, XIIXVI гасырга караучы казылма табылдыклар урын алган. Балык Бистәсенең балык тоту, зәркән эше, челтәр үрү һөнәрләре белән бәйле экспонатлар саклана. Бер бүлек Бөек Ватан сугышына багышланган. 9 якташ Советлар Берлеге Каһарманы Советлар Берлеге Каһарманы (Гыйззәтуллин М. С. (1925-1993), Давыдов С. В. (1918-1992), Меркушев А. М. (1918-1986), Русаков К. С. (1904-1996), Шәймәрданов З. Ш. (1923-1967), Гыйззәтуллин М. С. (1925-1993), Иванов В. К. (1918-1986), Сергеев А. Т. (1916-1979), Петухов И. П. (1914-1950), Рыжов М. И. (1922-1988)), Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Шәвәлиев Б. Г. (1925-1944) турында мәгълүмат тупланган. Экспозициянең бер өлеше районның билгеле шәхесләренә багышланган. Тукай бүләгенә лаек булган Р. Фәйзуллин, Р. Шәрәфиев, Р. Әхмәтҗанов турында күргәзмә ясалган. XVI Олимпия уеннарында (1956, Мельбурн, Австралия) каноэда ишү буенча бронза медаль алган, ике тапкыр дөнья чемпионы Г. И. Бухаринның шәхси әйберләре күрсәтелә. Этнография бүлеге рус, татар, керәшен халкының мәдәниятен чагылдыра.

Экскурсияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дәһшәтле сугыш юллары
  • Якташларыбыз – күренекле шәхесләр

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]