Теләче туган якны өйрәнү музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Теләче туган якны өйрәнү музее latin yazuında])
Теләче туган якны өйрәнү музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Теләче районы
Урын Теләче
Теләче туган якны өйрәнү музее
Нигезләү датасы 1996
Урын 422080 ТР, Теләче районы, Теләче, Ленин ур., 29.
Директор Әлфия Шәйхулла кызы Билалова
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Теләче туган якны өйрәнү музее (рус. Тюлячинский краеведческий музей) — Татарстанның Теләче районы үзәге Теләче авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Теләче төбәге тарихы белән таныштыра.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елның 12 августында нигез салына. 1997 елданТР милли музее филиалы.

2011 елдан — муниципаль бюджет оешмасы. Музей бер катлы агач бинада урнашкан.

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы 149,7 кв. м. Музей фондында 3 840 саклау берәмлеге.

Экспозициядә этнография әйберләре, авыл хуҗалыгы, һөнәрче-кәсепчеләрнең эш кораллары, йортта ясалган җиһазлар, кирәк-яраклар, савыт-саба, милли чигү үрнәкләре күрсәтелә. Музейда челтәр, җәймә, ашъяулык, кулъяулык тупланмасы саклана. Татар йорты интерьеры торгызылган. 19501980 еллар арасындагы Теләче авылы тарихы яктыртыла. «Бөек Ватан сугышында теләчеләр» бүлеге бар. Теләче районы Түбән Саурыш авылында туган Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1944, 1946)[1] Габдулла (Абдулла) Мотыйгулла улы Мотыйгуллинга махсус почмак багышланган. Тамырлары Теләче районыннан булган ТАССР атказанган артисты җырчы Таһир Габдулла улы Якуповка (19461999) күргәзмә эшләнгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 167нче бит