Таһир Якупов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таһир Якупов latin yazuında])
Таһир Якупов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Таһир Габдулла улы Якупов

Туу көне

13 май 1946(1946-05-13)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Казан

Үлү көне

2 ноябрь 1999(1999-11-02) (53 яшь)

Үлү урыны

РФ, ТР, Казан

Эшчәнлек еллары

1963—1982

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

халык җырлары, романслар

Коллективлар

Татар дәүләт филармониясе
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты

Таһир Якупов, Таһир Габдулла улы Якупов (1946 елның 13 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан1999 елның 2 ноябре, РФ, ТР, Казан) — танылган татар җырчысы. Халык җырларын башкарып танылган. 19631973 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясенең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солист-вокалисты, 19731982 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада төркеме җырчысы. Татарстан АССР атказанган артисты (1977).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таһир Якупов 1946 елның 13 май таңында Казанның Яңа Бистәсендә (версия: хәзерге Татарстан урамы, 64нче йорт каршындагы йортта[1]), эшче Габдулла белән Фатыйма Якуповлар гаиләсендә дөньяга бишенче бала булып аваз салган. Бертуганы Асия. Әтисе Габдулла — чыгышы белән хәзерге Теләче районы Карачтау авылынннан.

80нче татар мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә җыр дәресләре укытучысы Әхмәт Хәйретдинов Таһирның музыкаль сәләтен сизеп ала. Дүртенче сыйныфта укыган чагында “Балалар өчен тапшыру”лар оештыручы журналист, олимпиадалар вакытында, дистәләгән җырчы бала арасыннан Таһирны сайлап ала. Таһир Татарстан радиосы аша “Чишмә җыры”н (М. Җәлил сүзләре, Җ. Фәйзи көе) башкарды.

Ләкин Таһирга музыкаль белем алырга мөмкинлек булмый. 8нче классны тәмамлагач, 144нче заводка эшкә керә.

1963 елда Таһирны конкурс аша Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җырчы-солист итеп эшкә алалар. Ул ансамбльнең хор төркеменә кушылып та, аерым да чыгышлар ясый башлый. Беренче чыгышларыннан ук Таһир Якупов тыңлаучыларның күңелен яулап ала.

Җырчы буларак, Таһир Якуповны тамашачы бик тиз үз итте. Аның катнашында булган концертлар һәрчак тулы заллар белән үтә иде. Ул кем белән генә эшләмәсен, тамашачы концертка Таһир Якуповны тыңларга йөрде. 1977 елда татар музыка сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен Таһир Якуповка Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә штат кыскарту дулкынына (Флёра Сөләйманова, Закир Сафин, тагын 10-15 артист белән) эләгеп, эштән китәргә мәҗбүр була, аракы белән дуслаша. Үзе укыган 80нче мәктәп янәшәсендә хатыны белән стаканлап көнбагыш, берәмтекләп сигарета сатарга мәҗбүр була.

Таһир Якупов 1999 елның көзендә вафат булды.

Популяр җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әйт, дускаем, әйт
  • Моңлы гармун
  • Кашың кара
  • Ырынбур яшьләре җыры
  • Олы юлның тузаны
  • Эзлим рәйхан гөлләрен
  • Камәр
  • Юлчы җыры
  • Ай-ли, гөлкәем
  • Акчарлак
  • Туган авылым урамы
  • Аккошлар
  • Гөлнарым
  • Мин килермен каршыңа
  • Сәяхәтче җыры
  • Күрешербез әле
  • Карачтау авылы көе
  • Серле күзләр
  • Наласа авылы көе[2]
  • Син кайда идең (Рөстәм Яхин)


Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Гүзәл (2001 елда вафат), эштән кыскартылганчы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә сөйләм жанрында эшләгән. Балалары булмаган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]