Лилия Низамиева (1973)
Лилия Низамиева | |
![]() | |
Туганда бирелгән исеме: |
Лилия Рашат кызы Низамиева |
---|---|
Туу датасы: |
15 декабрь 1973 (51 яшь) |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актеры |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1997 – х. в. |
Бүләк һәм премияләр: | |
Илнар һәм Лилия Низамиевлар |
Лилия Низамиева, Лилия Рашат кызы Низамиева (1973 елның 15 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма артисты, Яр Чаллы (1997—2001 елларда) һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы (2002—2004 елларда, 2007 елдан) театрлары актрисасы. Татарстанның театр әһелләре берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган артисты (2019).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1973 елның 15 декабрендә Казан шәһәрендә туган. «Драма театры актеры» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен (2015 елдан Казан дәүләт мәдәният институты) тәмамлаган (1997).
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1997—2001 елларда — Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли.
2002—2004 елларда, 2007 елдан — Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында хезмәт итә.
2012 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында педагогик эшчәнлеге башланып китә. Хәзерге вакытта Казан театр училищесындә «актер осталыгы» курсы алып бара[1].
Башкарган кайбер рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сания — «Тутык кыңгырау» (Фәнәвил Галиев, режиссер Илфат Камалиев)
- 2016 — Маһирә ханым (табибә) — «Ак чәчәкләр» (Габдрахман Әпсәләмов, режиссер Ренат Әюпов).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кияүдә. Ире Илнар Җиһангир улы Низамиев, Кариев театры артисты, ТР атказанган артисты (2012).
Өлкән уллары Искәндәр (1999 елның 12 декабрендә Казанда туган), 2021 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2023 елның гыйнварыннан бирле эшли[4]. Казан театр училищесында укыта. Искәндәрнең хатыны Алия (Кама Тамагы районыннан).
Кызлары Айсылу ― Казан музыка училищесының фортепиано бүлеге студенты.
Кече уллары Исмәгыйль, киноларда төшкән (мәсәлән, 2020 елда «Зөләйха күзләрен ача»[d] сериалында Юзуф Валиев), 2025 елда IX классны тәмамлый[5].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Низамиева Лилия Рашатовна, преподаватель. 2022 елның 18 гыйнвар көнендә архивланган. Казан театр училищесы сайты(рус.)
- ↑ Лилия Низамиевага «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Кариев театрының ВКонтакте сәхифәсе
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Татарстанның атказанган артисты исеме ...Лилия Низамиевага бирелде. Татар-информ МА, 30.01.2020
- ↑ Низамиев Искандер Ильнарович
- ↑ Лилия Йосыпова. «Актер һөнәрен сайлап, бәхетлеме син, диләр». «Ирек мәйданы», 27.03.2025, № 12 (755). ― Б.6-7
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Лилия Низамиева. Кариев театры сайты
- Илнар һәм Лилия Низамиевлар. ВКонтакте сәхифәсе
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- 15 декабрь көнне туганнар
- 1973 елда туганнар
- Казанда туганнар
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Әлифба буенча актрисалар
- Татар артистлары
- Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган артистлары
- Кариев театры актерлары
- Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актерлары