Эчтәлеккә күчү

Әбүзәр Фәйзуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әбүзәр Фәйзуллин latin yazuında])
Әбүзәр Фәйзуллин

Ә.Ә. Фәйзуллин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Әбүзәр Әнвәр улы Фәйзуллин

Туу көне

7 апрель 1964(1964-04-07) (61 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Җәлил

Эшчәнлек еллары

1979 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

баянчы,
педагог

Кораллар

баян, аккордеон

Жанрлар

классика, халык көйләре

Коллективлар

Казан дәүләт консерваториясе

Хезмәттәшлек

«Сорнай» ансамбле

Бүләкләр

ТР атказанган артисты (1997)

Милләт

татар

Әбүзәр Фәйзуллин, Әбүзәр Әнвәр улы Фәйзуллин (Абузар Анварович Файзуллин; 1964 елның 7 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Җәлил бистәсе) — виртуоз баянчы, халыкара бәйгенең Гран-при иясе (1994), Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Татарстанның атказанган артисты (1997).

Әбүзәр Фәйзуллин

1964 елның 7 апрелендә Татарстан АССР Сарман районы Җәлил бистәсендә (версия: Әлмәттә[1]) туган. Әтисе Әнвәр, әнисе Зөлфия. Җәлил эшчеләр бистәсендә балалар музыка мәктәбен (1979, А.А. Владимиров, В.П. Булыгин сыйныфы), Әлмәт музыка укуханәсен (1983, А.А. Лапочкина сыйныфы), Казан дәүләт консерваториясен (1989, проф. Н.А. Черняев, Ю.А. Цагарелли курсы), Гнесиннар исемендәге институтның (хәзерге Россия музыка академиясе) аспирантурасын (1992, фәнни җитәкче В.Ф. Беляков) тәмамлаган.

1989 елдан Казан дәүләт консерваториясендә укыта, махсус баян сыйныфын, ансамбль, музыкаль башкару осталыгы һәм педагогика фәннәрен алып бара, 2002 елдан доцент, 2003 елдан халык уен кораллары кафедрасы мөдире. Казан шәһәренең Совет районы 4нче сәнгать мәктәбендә балаларга өстәмә белем бирә[2].

Репертуарында татар композиторлары: А. Ключарев, Х. Вәлиуллин, Р. Курамшин, М. Макаров һ.б. әсәрләре; И.С. Бах, С. Франк, С. Рахманинов, И. Стравинский, Ф. Мендельсон, Д. Скарлатти, И. Штраус, Х. Веберның орган һәм фортепиано өчен әсәрләре; В. Золотарев, В. Семенов, В. Гридин, Е. Дербенко, А. Кусяковның оригиналь әсәрләре.

Дирижерлардан: Ф.Мансуров, Р.Халитов, А. Шутиков, Р. Абязов, Е. Федоров, В. Цветков белән чыгышлар ясый.

Алманиядә, Австриядә, Иранда, Италиядә, Канадада, РФ шәһәрләрендә (Мәскәү, Чабаксар, Ижау, Сембер, Саранск, Уфа) һәм Татарстанда сольный концертлары була[3].

Әлмәт, Яр Чаллы, Чабаксар, Йошкар-Ола, Түбән Кама, Казан, Ижау музыка укуханәләрендә уку курслары һәм осталык дәресләре уздыра. Күп санлы халыкара һәм региональ бәйгеләрнең жюри эшендә катнаша[4][5]. Фәнни-эзләнү эше алып бара. Баян һәм аккордеон өчен эшкәртмәләре, укыту әсбаплары бар.

Шәкертләре арасында В. Киреев — баянчы-аккордеончыларның халыкара бәйгесе II премия лауреаты (Клингенталь, Алмания, 1993), Сәйдәш Фәхразыев — баянчы-аккордеончыларның бөтенроссия бәйгесе III премия лауреаты[6]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]