Энҗе Камалиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Энҗе Камалиева latin yazuında])
Энҗе Камалиева
Туган телдә исем Камалиева Энҗе Фаррух кызы
Туган 27 июль 1975(1975-07-27) (48 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Тәберде
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган артисты - 2009, «Тантана» премиясе - 2012

Энҗе КамалиеваТатарстанның атказанган артисты (2009). «Тантана» премиясе лауреаты (2012).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камалиева Энҗе Фаррух кызы 1975 елның 27 июнендә Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Тәберде авылында туа. 1995 елда Казан театр училищесын, 2015 елда Казан (Идел буе) Федераль университетын тәмамлый.

1995 нче елның августында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына эшкә килә. «Тантана» театр фестивалендә «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулый. Җиңү китергән роле - Туфан Миңнуллинның «Нигез ташлары» спектаклендә Гөлҗиһан роле. Бу спектакльдә аның партнеры  иң тәҗрибәле һәм талантлы артистларының берсе Нуриәхмәт абый Сафин була.

Артистка 18 яшьлек кызларны да, 78 яшьлек карчыкларны да ышандырып уйный.

Рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Роза – "Сандугачлар килгән безгә" ( И.Юзеев, 1995 ел);
  • Сәрвиназ – "Уеннан уймак" (Ш.Зәйни, 1995);
  • Гөлнур – "Хыялдагы дөнья" (Ф.Галиев, 1995);
  • Куян – "Керпе малае дуслар эзли" (Р.Корбан, 1995);
  • Кызлар – "Башмагым" (Т.Гыйззәт, 1995);
  • Хезмәтче – "Мәкер һәм мәхәббәт" (Ф.Шиллер, 1995);
  • Шәфкать туташы – "Тайгак кичү" (И.Сәләхов, инс.Ф.Галиев, 1996);
  • Хәдичә – "Үп мине, Зәйтүнә" (Н.Кәримова, 1996);
  • Эльмира – "Яшен чаткысы" (Ш.Сарымсаков, 1996);
  • Мәрьям – "Бер күрешү үзе бер гомер" (Ф.Яруллин, 1996);
  • Таня – "Шау-шулы көн" (В.Розов, Ә.Хәйри тәрҗ., 1996);
  • Бурсык – "Кадерне белмәүче бурсык" (Н.Новосельская, 1997);
  • Аюгөл – "Мисс убырлы" (Ф.Галиев, 1997);
  • Зөһрә – "Үги кыз" (Ә.Әхмәт, 1997);
  • Кызлар – "Помада мәсьәләсе" (И.Богданов, 1997);
  • Талия – "Хуш, Хәйбүш" (И.Юзеев, 1998);
  • Ляля – "Түбә" (А.Галин, Ф.Галиев тәрҗ., 1998);
  • Тычкан баласы – "Кояш нуры" (А.Попеску, 1998);
  • Гашева Руфина – "Кызлар-йолдызлар" (Ш.Рәкыйпов, 1998);
  • Ут күз – "Борын-борын заманда" (Аманулла, 1999);
  • Гүзәл – "Дөреслекме бу?" (И.Бикбулатов, 1999);
  • Разыя – "Мәхәббәт өчпочмагы" (Ф.Галиев, 1999);
  • Авыл кызы – "Босния хатыннарына мәрсия" (Н.Араз, 1999);
  • Гүзәл – "Шүрәлеләр ни атлы?" (Г.Гыйлманов, 2000);
  • Өрәк кызлар – "Хикмәт бабай хикмәтләре" (А.Гадел, 2000);
  • Мәрьям – "Бер күрешү үзе бер гомер" (Ф.Яруллин. 2000);
  • Дорина – "Тартюф" (Ж.-Б.Мольер, Н.Исәнбәт тәрҗ., 2001);
  • Алып баручы, Кол – "Гүзәл Аппаксылу" (Р.Сәгъди. 2001);
  • Убырлы – "Светофорда кунакта" (Аманулла, 2002);
  • Чибәркәй – "32 нче март" (Р.Садриев, М.Сафин, 2002);
  • Шүрәлеләр – "Тапкыр егет" (Д.Аппакова, 2003);
  • Чеби – "Килмешәк" (Х.Ибраһим, 2003);
  • Илүзә – "Амазонка һәм Айдар" (И.Зәйниев, 2006);
  • Корделия - "Король Лир" (У.Шекспир, Н.Исәнбәт тәрҗ., 2006);
  • Камилә – "Ир, егет, чибәркәй һәм тәрәзә" (Рей Куни, Х.Ибраһим тәрҗ., 2008);
  • Алмабикә – "Ничек миллионер булырга?" (М.Гыйләҗев, 2009);
  • Саҗидә – "Галиябану" (М.Фәйзи, 2009);
  • Зөлфия – "Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз" (И.Юзеев, 2010);
  • Фәхрия – "Башмагым" (Т.Гыйззәт, 2010);
  • Фатыйма – "Зәйтүнәкәй" (Р.Батулла, 2011);
  • Гөлфәния – "Җиде кыз" (Н.Исәнбәт, 2011);
  • Куян – "Керпе малае дуслар эзли" (Р.Корбан, 2011);
  • Гөлҗиһан – "Нигез ташлары" (Т.Миңнуллин, 2012);
  • Енот, Куян – "Ак Барс маҗаралары" (Х.Ибраһим, 2012);
  • Луиза Ибәтовна – "Казан ятиме" (Р.Зәйдулла, 2014);
  • Җил иясе, Кара көчләр – "Айрыз батыр" (Р.Зәйдулла, Р.Әюпов, 2015);
  • Фатыйма – "Артист" (Р.Зәйдулла, 2016);
  • Гөлчирә – "Супер кияү" (Т.Миңнуллин, 2017);
  • Хәмдия – "Мәхәббәт күгәрченнәре" (В.Гуркин, Х.Ибрагим тәрҗ., 2018);
  • Com. F Президенты - "Питер Пэн" (Дж. М. Барри, Р. Нәҗмиев инсц.);
  • Сәлимә - "Корт" (Ф.Галиев, 2020)

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энҗе Камалиеваның тормыш иптәше ― Г. Кариев театры актеры Илфат Камалиев. Олы кызлары – Илүсә, икенчесе – Зөбәрҗәт.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]