Гөлгенә Зәйнуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлгенә Зәйнуллина latin yazuında])
Гөлгенә Зәйнуллина
Гөлгенә Гайсә кызы Зәйнуллина
Туу датасы:

1 июль 1962(1962-07-01) (61 яшь)

Туу җире:

CСҖБ, РСФСР, Балтач районы (Татарстан), Пыжмара авылы

Һөнәре:

актриса

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның атказанган артисты

Гөлгенә Зәйнуллина - актриса. 1962 елның 1 июлендә ТАССРның Балтач районы Пыжмара авылында туган. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, К. Тинчурин театрында эшли. 1989 елдан алып 2017 елның октябренә кадәр Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында артист булып эшли. 2009 елда Татарстанның атказанган артисткасы исеме бирелә.

Театрда сәхнәләштергән рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алинә — «Кызлар кызык итәләр» Т. Миңнуллин
  • Гузәл, Рәвилә - «Яшьлек белән очрашу» Т. Миңнуллин
  • Ләйсән - «Бәхетеңне кәҗә сөзсә» Г. Каюмов
  • Мөслимә - «Йөзек һәм хәнҗәр» Ю. Сафиуллин
  • Фәргәнә - «Бәхетле килен» Х. Ибраһим
  • Зәлимә - «Үги кыз» А. Әхмәт
  • Әтәч - «Яңа ел маҗаралары» Х. Ибраһим
  • Сәрия - «Әти диясем килә» А. Хәсәнов
  • Ана — «Ил» К. Тинчурин
  • Әсфирә - «Сау бул, дип, әйтә алмыйм» Ф. Абдуллин
  • Хор - «Сөеклем минем» Л. Дюрко, Х. Гәйнетдин
  • Камилә - «Кыз урлау» М. Кәрим
  • Тәңкәбикә - «Ай тотылган төндә» М. Кәрим
  • Әкълимә - «Җир уллары трагедиясе» Һ. Такташ
  • Фатыйма — «Бергенәм-Гөлгенәм» М. Садыкова
  • Кәкре борын — «Әптери солдат маҗаралары» Ш. Фәрхетдинов
  • Сүрия — «Шулай булды шул» Т. Миңнуллин
  • Зөләйха — «Яра» А. Гыйләҗев (М. Гыйләҗев инсценировкасы)
  • Мефистофель — «Соңгы төн» И. Юзеев
  • Гөлкәй - «Бакча караклары» З. Гыймаев
  • Нурзидә Мөбәрәковна - «Кияүле кызлар кияве» Т. Миңнуллин
  • Ана - «Бүре каны» Н. Гыйматдинова (Р. Галиев, З.Гыймаев инсценировкасы)
  • Шифабикә - «Тиле яшьлек» И. Абдуллин
  • Шамилә - «Алпамыш алпавыты» Т. Миңнуллин
  • Әби - «СыСыСыРда ясалган…нар» Л. Лерон

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]