Фәнзилә Сабирова
Фәнзилә Сабирова | |
![]() | |
Туганда бирелгән исеме: |
Фәнзилә Миңнехөрмәтулла кызы Сабирова |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
курчак театры актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1989 – х. в. |
Бүләк һәм премияләр: |
«Тантана» премиясе - 2017«Тантана» премиясе - 2020 |
Фанзиля Сабирова |
Фәнзилә Сабирова, Фәнзилә Хөрмәт (Миңнехөрмәтулла) кызы Сабирова (кыз фамилиясе Әхмәдиева, 1967 елның 21 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Кама Тамагы районы, Олы Кариле) — Татар дәүләт «Әкият» курчак театры актеры (1989 елдан), Татарстанның атказанган артисты (2005). «Тантана» премиясе лауреаты (2017, 2020).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1967 елның 21 июнендә Татарстан АССР Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында туган[1]. Энесе Фәннур, сеңлесе Лениза. Казан театр укуханәсен (1989, ТАССР һәм РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров курсы), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының курчак театры актеры бүлеген (2004) тәмамлаган.
1989 елдан Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында хезмәт итә, театрның татар бүлегенең әйдәүче артисты.
2004 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура һәм актер осталыгы кафедрасында курчак театры өчен артистлар укыта.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Утыз ел эшләү дәверендә төрледән-төрле характердагы илледән артык курчак уйнаткан[2]. Перчатка курчаклары, таяк курчаклары, марионеткалар, планшет курчаклары белән эш итә. Аның курчаклары чын татарча бик матур сөйләшәләр.
Уйнаган рольләренең кайберләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Әкият» театрында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гөлчәчәк — «Котбетдин маҗаралары» Н. Гернет
- Елгыр, бүре малае — «Бүре җиләге» Ркаил Зәйдулла
- Шүрәле малае, Кыз — «И, кызык Шүрәле!..» Гөлшат Зәйнашева
- Сөмбел — «Камыр-Батыр» Сәлах Хөсни
- Юха елан, Карчык, Кыз — «Җылантау» Туфан Миңнуллин (Казанның меңьеллыгына багышлана)
- Су пәрие малае — «Бардым күлгә, салдым кармак» Рафис Корбан
- Сарык — «Кәҗә белән Сарык әкияте» Габдулла Тукай – Гәрәй Рәхим
- Ләйсән — «Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә» Зөлфәт Хәким
Татар драматурглары әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә усал җәнлекләр, шук-шаян малайлар (травести) рольләрен бик теләп башкара.
Театр коллективы белән Курчак театрларының халыкара фестивальләрендә — Канн (2000, Франция); Адана, Бурса, Искешәһәр, Измир (Төркия); Бакы (Азәрбайҗан); Алматы, Актүбә (Казакъстан); Самар, Уфа, Улан-Удэ, Яр Чаллы («Рабочая лошадка» фестивале) һ. б. — катнаша.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2005 — Татарстанның атказанган артисты
- 2017 — «Тантана» премиясе — Р. Зәйдулланың «Бүре җиләге» спектаклендәге Елгыр роле өчен.
- Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале лауреаты
- 2020 — «Тантана» премиясе[3]
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ире Айдар (вафат), Биектау районы Бикнарат авылыннан[4]. Кызлары: Алсу, Ләйсән, Динә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Сабирова Фанзиля Минехурматулловна(үле сылтама). theatreinform.ru(рус.)
- ↑ Фанзиля Сабирова. afisher.info(рус.)
- ↑ "Тантана" онлайн узды, төп җиңүчене билгеләмәделәр. Азатлык радиосы, 27.03.2020
- ↑ Аккошлар язмышы(үле сылтама). «Сәхнә», 2017 ел, 2 март
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- З. Гыйльметдинова. Фәнзилә Сабирова. «Сәхнә», 2013 ел, май, 12-13нче бит.
- «Курчакларның да буйсынырга теләмәгәннәре бар». «Шәһри Казан», 23.10.2014
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Әкият» курчак театры сайты
- Олы Кариле авылы якташлар җәмгыяте
- Фәнзилә Сабирова белән әңгәмә (видео, 4:33)
- Фанзиля Сабирова отмечает 30-летие творческой деятельности (видео, 2:33)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- 21 июнь көнне туганнар
- 1967 елда туганнар
- Кама Тамагы районында туганнар
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Татар артистлары
- Татарстан артистлары
- Татарстанның атказанган артистлары
- Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар
- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар
- «Әкият» театры актерлары
- «Тантана» премиясе лауреатлары