Камил Якупов (1925)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камил Якупов (1925) latin yazuında])

Камил Якупов
Туган телдә исем Камил Нургали улы Якупов
Туган 1925(1925)
Казан
Үлгән 2006(2006)
Милләт татар
Һөнәре опера җырчысы
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты

Камил Якупов - опера җырчысы (тенор-альтино).

Камил Якупов Казанда артист гаиләсендә туа. Җырга, музыкага булган сәләте үзешчән сәнгатьтә йөргәндә ачыла. Сугыштан соңгы авыр елларда, кулына ышанычлы һөнәр алыйм дип, яшь егет химия-технология институтына юл тота. Ләкин институт урынына ул консерватория бусагасын атлап керә һәм биш елдан соң опера сәхнәсенә менү бәхетенә ирешә. Камил Якуповта сирәк очрый торган тенор-альтино тавыш. Егет буйга зур булмса да, тырышлыгы, сәхнәдә үзен табигый тотуы, спектакльдә ләззәт табып уйнавы белән операда зур уңышларга ирешә. Бер-бер артлы аның репертуарында төп рольләр арта: Альфред («Травиата»), Ленский («Евгений Онегин»), Фауст («Фауст»), Мәхмүт («Башмагым»), Йосыф («Акчарлаклар»), Лотфи («Тальян моңы)» һ.б.

Камил Якупов солист булып сәхнәдә 1983 елга кадәр чыгыш ясый. Аннан соң режиссер ярдәмчесе, хор артисты булып эшен дәвам итә.

Татарстанның атказанган артисты исемен ала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]